Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөфти Балтачка нигә еш килә

Һәр айныӊ беренче пәнҗешәмбе көнне районыбыз авылларныда хезмәт куючы имамнар Балтач үзәк мәчетенә фикерләшергә җыелалар.

Ике дистә елга якын дәвам итүче мөһим чара имамнар өчен дини тәгълимәтебезне төпле итеп алып барырга зур ярдәм итә. Һәр айны нинди дә булса яӊалык белән танышалар, фикерләшәләр. Ә инде кунакларныӊ олысы - мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин килсә, бу инде мөселманнарга икеләтә шатлык. Беренчедән, ул һәр килгәнендә күпләрне борчыган сорауларга нигезле җаваплар бирә, туры юлдан бару өчен үзенеӊ фикерләрен белдерә. Икенчедән, Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләребездә эшнеӊ торышы белән якыннан таныша. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинныӊ бүгенге сәфәре дә Бөрбаш авылындагы пансионатны караудан башланды. Мөфтине Балтач имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәр район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Гәйнетдинов каршы алдылар.
Бүгенге көндә Бөрбаш авылында 40 кешегә исәпләнгән пансионатны реконструкцияләү бара. Әлеге пансионат азкеремле гаиләләрдәге мәктәп яшендәге малайларны тәрбияләү максатыннан төзелә. Проект пансионатта бушлай яшәтүне, ашатуны һәм белем алуда ярдәм итүне күз алдында тота.
Балтач үзәк мәчетендәге очрашуда мөфти хәзрәтләре Диния нәзәрәте буенча эшкә хисап кына тотмыйча, алда торган бурычларга киӊ тукталды. Иӊ беренчесе, динебезгә һәм мәсхәбебезгә тугры калу мәсьәләсенә зур игътибар бирергә чакырды, бүгенге көн тәләпләре, дигән булып, сафсата сатуларга иярмичә, бердәм булырга чакырды. Алда республикабызныӊ дини тормышында зур вакыйга - булачак сайлаулар мәсьәләсе буенча да үз фикерен белдерде. Җыелышны алып барган район мөхтәсибе, Татарстан Республикасы Диния нәзәрәтенеӊ Баш казые Җәлил хәзрәт үз чыгышында имамнарны, гомүмән фикерләгән кешеләрне шөкер итәргә чакырды, кешеләргә бирелә торган бәяләребез урынсыз булмасын, дисәк, ашыкмасак иде, диде ул. Булачак сайлауларда имамнарыбыз актив катнашыр, аларныӊ бүгенге көндә җәмгыятьтә тоткан урыны бик югары, дип белдерде ул. Мөфти белән бергә Балтачка аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Совет районы мөхтәсибе, казый Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәфәр кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250