Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселман кызы

Автобуска янып-пешеп мөселман кызы килеп керде. Үзенең самими карашы һәм әлеге маршрутка өлгергәненә чиксез шатлануы күзләрендә чагыла иде. Кайберәүләрнең үзенә төбәлгәнен сизгән кыз, оялып кына башын иде.

Белмим, кемнәр ничектер, әмма минем янәшәмдә баручыларның аңа сокланып карауларын сиздем. Тик, кем белән бәхәскә керим икән, дигәндәй кырыс кына карашлы ханымга гына нидер ошамады, күрәсең. Һәм ул мөселман кызын баштанаяк "тикшереп" чыкканнан соң:
- Сез бик яшь бит әле. Нигә болай төренеп йөрисез? - дип куйды.
- Без бит мөселманнар. Шуңа да Аллаһ кушканча яшәргә тырышабыз, - дип, тыныч кына сүзен башлады кыз. - Изге Коръәнебездә Нур сүрәсенең 31 нче аятендә: "Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар һәм гәүрәтләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын һәм тәпиләрен ачсалар ярый...", - диелгән. Шуңа да моны бер кагыйдә, канун итеп кабул итеп, аңа буйсынабыз. Башкача эшләргә хакыбыз да юк. Монда, син яшь, кияүгә чыккач ябарсың, лаеклы ялга чыккач төренерсең, дигән сүзләр булырга тиеш түгел. Моңа һәр кыз бала үзе килә. Һәм бу аның өчен файдага гына. Яулык хатын-кызны чикли, кимсетә, диюләре дә дөрес түгел. Яулык аны бары саклый гына.

- Ничек саклый инде ул сезне? Төренеп йөрисез шунда, - дип бәйләнүен дәвам итте ханым.
Ә сез күз алдыгызга гына китереп карагыз әле. Кайбер хатын-кызлар, күп кенә яшь кызлар кыска итәк, күкрәкне ача торган күлмәкләр киюләре сәбәпле, ир-атларның игътибарын үзләренә җәлеп итә. Кызганычка, кайберәүләр әлеге гамәлләре белән башларына кайгы да ала.

Исламда ир-ат хатын-кызга хөрмәт белән карарга, сөйләшкәндә йөзенә карап сөйләргә тиеш. Ул хатын-кызга ниндидер әдәпсез тәкъдимнәр ясаудан ерак тора. Үзенең матурлыгын, нәфислеген каплаган хатын-кыз үзенә беренче чиратта шәхес итеп карауларын таләп итә. Киемнәре, үз-үзен тотышы һәм сөйләшүе белән ул ир-ат алдында хөрмәткә лаек зат буларак хисаплана.

- Барыбер болай йөреп, егетсез дә, ирсез дә каласыз бит. Капланып йөргәч, кем күрсен сезнең матурлыкны? - ди әңгәмәдәш, өстән карарга тырышып.
Яулыклы кыз елмаеп куйды.
- Нигә алай дисез? Мәсәлән, мин инде кияүдә. Үземне ярата, хөрмәт итә, авыр чакларда таяныч булучы мөселман егетен тормыш юлдашы итеп сайладым. Мине кияүгә алганда ул беренче чиратта минем эчке дөньяма, Ислам кануннары буенча яшәвемә, Аллаһка мөнәсәбәтемә игътибар итте. Бик күп мөселман кардәшләрем белән дә шулай ук. Кияүгә дә алмыйлар, дигәннән көләсем килә. Бик кызык тоела бу миңа. Әгәр дә мөселман кызы Аллаһ кушканча яши, Аңа гыйбадәт кыла, үзен әхлак кысаларында тота икән, нигә әле аңа үзе кебекләр игътибар итмәскә тиеш?! Бер дус кызымның әтисенә бер үк вакытта ике егет кызының кулын сорап килде. Ахыр чиктә, кыз үзенең йөрәгенә якын булган егетне сайлады. Һәм бүген дә үкенми. Ә кире борылган егет үпкәләми, чөнки бу кызның хокукы иде.

- Ә мин сездә әти-әни кызларын үзләре теләгән кешегә генә бирәләр һәм кыз телиме-юкмы, ата-ана кушканча эшли, дип белгән идем, - диде ханым, беркадәр югалып калып.
Мөселман кызына бу сүзләр көлке тоелганы сизелде.

- Сез әллә кызны бикләп куеп, үз ихтыярына каршы килеп, ирекләрен кысалар һәм аның фикерен тыңлап та тормыйлар дип белдегезме? - дип, сорауны яудыра башлады кыз. - Сезнең Ислам турындагы фикерләрегез башта мине гаҗәпкә калдырса, инде бу фаразлауларыгыз көлке тудыра. Бездә беркемне дә үз ихтыярыннан тыш кияүгә бирмиләр. Динебездә, гомумән алганда, көчләү юк. Бу теләсә нинди шәригать канунына кагыла. Кеше гамәлне үз теләге белән башкарса гына, ул ихластан, Аллаһ ризалыгы өчен эшләнгән була. Тагын шул ук яулыкка килик. Хатын-кыз, миңа ирем яулык бәяләргә куша, үземнең бер дә болай йөрисем килми, ди икән, димәк, йә әле ул моңа әзер түгел, йә яулыкның тиешлеге, кирәклеге, фарызлыгы турында аңа дөрес аңлатмаганнар. Элеккеге сөйләшүгә кайтыйк. Мәсәлән, мөселман егете белән кызы бүгенге күп кенә яшьләр кебек уку йортларында танышып китәләр икән, икесе дә бер-берләрен күңелләре белән якын итсәләр, егетнең әти-әнисе кызны, кызныкылар егетне үзләренең балалары өчен хәерле дип күрсә (ә бу күп очракта шулай була), егет ата-анасы белән кызның кулын сорарга килә. Никах дигән әһәмиятле мәҗлес уза. Туганнар, якыннар, дуслар җыела. Яшь парны бер-берләрен табулары белән котлап, Аллаһ алар өчен хәерлесен генә бирүне сорап, дога кылына. Ә инде кәләшнең әтисеннән кызын сорап килүчеләр булса, ата кеше беркайчан да, кызының риза булмаячагын белә торып, үз теләге буенча гына хәл итми. Аның өчен кызының һәм сөекле тормыш иптәшенең фикере мөһим урын алып тора. Ә инде үзенең кызына нәрсә хәерле, нәрсә яман икәнен белүче ата кеше, һәрвакыт үзенең белдеклелеге, тормыш тәҗрибәсе белән эш итә. Кызына бәхет кенә теләүче әти аны теләсә кемгә биреп җибәрми. Әгәр хәтерләсәгез, элек кыз өчен җаваплы булучы, (Исламда ул "вәли" дип йөртелә) безнең мисалда, әти кеше, байлыкка кызыгып, кызын әллә кемнәргә дә бирергә риза булган. Ә Ислам өчен мондый гамәл ят.

Шушы бәхәскә кереп китүенә инде үкенә башлаган ханымга янәшәдәгеләрнең тискәре карашы ташланды. "Бәйләнмәгезче кызга", "Тыныч кына бара белмисезме әллә?" - диеште алар. Ә яулыклы кыз килеп кергәндә нинди ягымлы күзләр белән караса, шундый ук самимилек белән ишеккә таба атлады. Киләсе тукталышта төшеп калырга тиешле иде ул. Үзен сораулары белән түбәнсетергә теләгән ханымга борылып: "Сезнең тормышта бар да яхшы булуын һәм үзегезне борчыган сорауларыгызга җавап табуыгызны телим", - дип саубуллашты. Ә тегесе бер сүз дә эндәшмичә, бер ноктага гына төбәлгән иде. Кызның күзләре, карашы, адымы, үз-үзен тотышы автобус салонындагыларда бары горурлык хисләре генә тудырды. Тукталышка килеп җиткәч, төшәм генә дигәндә, аның кулларына берәү йомшак кына орынды. Бу ишек янындагы урындыкта утыручы мөселман карчыгы иде. Ул елмаеп яулыклы кызга карады. Аны кызның Исламны шулай дөрес итеп аңлатуы һәм ханым алдында югалып калмавы гаҗәпләндергән һәм горурландырган иде. Шуңа да әбинең күзләрендәге яшь бөртекләрен күреп кыз ничектер каушап китте.

Чыганак: tatar-islam.ru
Фото: http://newfashiondreams.com/beautiful-hijab-wear-collection-2015-for-muslim-girls/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250