Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөселманга джинсы чалбары кияргә ярыймы

Динебез белән өстән-өстән генә таныш кешеләр ислам дине күп нәрсәләргә каршы, дигән фикердә яшиләр. Әмма динебез бик күп нәрсәләрне рөхсәт иткәнен яхшылап белмибез.

Бары динебез хупламаган яисә кире каккан әйберләр генә харам, дип атала һәм аларны куллану ярамый. Киемгә килгәндә дә нәкъ шушылай. Исламда кием кеше гәүдәсенеӊ гәүрат өлешләрен капларга, аны салкыннан һәм эсседән сакларга тиеш, ә аныӊ нинди булуы турында әйтелмәгән. Ә шулай да киемнеӊ үтә күренмәле булмавын, гәүдәнеӊ гәүрәт өлешләрен капларга һәм силуэтын ачык күрсәтергә тиеш түгеллеген яхшы беләбез. Киемнеӊ шул илдә яшәүчеләрнеӊ гореф-гадәтләренә, тормыш итүенә дә бәйле икәнен без аӊларга тиешбез.

Моннан чыгып, без джинсы тукымадан тегелгән киемнәрне кияргә ярый, дибез. Әмма, төрле мода буенча, төрлечә тегелгән чалбарлар кыска булып гәурат урыннарны капламаса, яисә тәнне яисә ботларны кысып торса, бу очракта бу киемнән тыелырга кирәктер, бу очрак мәкрух буладыр.

Кыскача әйткәндә, кия торган киемнәребез кысып тормасын, тәнебез үтә күренә торган булмасын һәм бу киемне кигән кеше үзенеӊ тышкы кыяфәте белән җәмгыятьтә тискәре фикер тудырырга тиеш түгел.

Ә Аллаһы Тәгалә яхшырак белүче.

 

Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөфтие

dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе