Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Намаз уку – Исламның шарты

Аллаһы Тәгалә безгә иң олы гыйбадәтне - намаз кылуны насыйп итте. Намаз уку - Ислам диненең төп шартларының берсе, мөселманнар өчен фарыз гамәл.

Күп кеше намаз турында без барысын да беләбез дисәләр дә, галимнәр бу турыда кат-кат әйтергә, сөйләргә, искә төшерергә кушалар. Чөнки безнең янда акылыбызны томаларга әзер торган шайтан бар. Шайтан башка гыйбадәтләрне зуррак итеп күрсәтергә, намаз кылуны икенче рәткә калдырырга мөмкин. Габдулла Ибн Габбас: "Намазның гакыл белән кылган өлеше генә кабул була", - ди. Бу нәрсәне аңлата? Намазда булганда безнең башка нинди генә уйлар керми? Базарга барабыз, машина сатабыз, өй салабыз, сыер савабыз һ.б. Шайтан намазның 90% савабын урлый.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәди­сендә: "Аллаһы Тәгалә көн саен 12 рәкагать намазын саклаган кешеләргә җәһәннәм утын хәрәм кылды", - ди. "Бу 4 рәкагать өйләгә чаклы, 2 рәкагать өйләдән соң, 2 рәкагать ахшамнан, 2 рәкагать ястүдән һәм ике рәкагать иртәнге намаздан соң", - дип сөйли Рәсүлебез. Без 5 вакыт намазыбызны укыйбыз икән, бу сөннәт гамәлне дә һич калдырмыйча башкарырга тырышыйк.

Шайтан безне адаштыра, бу гыйбадәтләрне оныттырырга тырыша. Мәсәлән галимнәр шундый мисал китерә. Имамга ияреп намаз кылабыз. Шулвакыт имам ялгыша. Кемдер: "Имам ялгышты бугай", - ди. Бөтен җәмәгать басып тора, сүрәне белсәләр дә, күңелләрендә шик. "Имам кайда ялгышты икән?" - дип уйлый башлыйбыз. Ни өчен? Чөнки без имамга ияреп кенә намаз укыйбыз, ә күңелебез белән дөнья эшләрендә, башка җирләрдә йөрибез. Үзебез генә намаз кылганда да еш кына шулай була. Шайтанның бу котыртуыннан, безне алдарга тырышуыннан сакланыйк. Намаз укыганда, фикерләребез, акылларыбыз чиста булсын.

Намазның нинди зур гыйбадәт икәнен һәр мөселман да белә. Мәчетләребез дә дин кардәшләребез бергә җыелып, җәмәгать намазлары укысыннар өчен төзелә. Дуслар белән очрашырга, каядыр барып ял итеп кайтырга вакыт та, мөмкинлек тә табабыз. Һәр мөселман көнгә бер тапкыр булса да, мәчеткә килеп, җәмәгать намазын укыса, күп савапка ирешер иде, иншәАллаһ.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Аллаһы Тәгалә мөфтие.
«Яӊарыш» гәҗите сайты.
Фото: islam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250