Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Нәрсә ул – игътикяф?

Рамазанның соңгы ун көнендә, 7 июльдән алып 17 июльгә кадәр, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Тынычлык" мәчетендә игътикяфта тора.

Татарстан Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 июльдә тәравих намазыннан соң ул игътикяфка керде. 17 июльдә исә Ураза бәйрәме намазын үткәрәчәк.
Камил хәзрәтнең Рамазан аенда игътикяфка керүе беренче мәртәбә түгел. Узган ел да Рамазанның соңгы көннәрен ул Татарстаныбызга бәрәкәт, халкыбызга тынычлык, иминлек, үсеш сорап, догалар кылып, Коръән укып мәчеттә уздырган иде.

Игътикяф (берәр изге урыннан, мәчеттән чыкмыйча, берникадәр вакыт гыйбадәт кылып яшәү) кылучы кеше турында Рәсүлүллаһ (саләллаһу галәйһи вәссәләм) болай дигән: "Игътикяф гөнаһларны тоткарлар (иясен барлык гөнаһлардан саклар) һәм барлык яхшылыкларны да кылган кебек аңа (игътикяф кылучыга) саваплар язылыр" (Ибн Мәҗа, "Сыйам", 67).

"Игътикяф" сүзенең мәгънәсе "көтү, нәрсәнедер дәвам итүне" аңлата. Шәригатьчә игътикяф бер ир кешенең җәмәгать мәчетендә (игътикяф нияте белән) торуы. Яисә хатын-кызның өй мәчетендә (өендә намаз кыла торган урында игътикяф нияте белән) торуы.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфнең күркәмлекләре турында "Ураза" дигән китабында болай дигән: "Игътикяф кешенең үзен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен аерымлавы дигән сүз. Шулай итеп, кол үзен дөнья эшләреннән өзеп, Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Исламның бөек затларыннан берсе Ата (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: "Игътикяф кылучының хәле бик әһәмиятле ихтыяҗы белән бер зур кешенең ишеге төбендә торып: "Ихтыяҗымны үтәмичә, бу ишек төбеннән китмәм", - дигән кешенең хәленә охшый. Игътикяф кылучы кеше исә иң зур кешенең ишеге төбендә утырган, аннан ярдәм сорап килгән. Бу - гамәлләрнең иң хөрмәтлесе".

Игътикяф кылучы кеше барлык вакытын намаз укуга багышлый. Башка вакытларда исә мәчет эчендә намазны көтеп утырганы өчен хөкеме намаз укыган кебек булыр. Игътикяф кылучы кеше үзен дөнья керләреннән арындыра. Рухи дөньясын баету белән шөгыльләнә. Аның йөрәге нурлана, йөзендә коллык ишарәләре балкый башлый.
Чыганак: Шәһри Казан газетасы сайтыннан
Фото: http://bms.24open.ru/images/b114fb7ca267bcb4d42bd5a7837adb94

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250