Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазанның беренче көнендә

Безнең авылга әле мондый матур Рамазанның килгәне юк иде. Һәрхәлдә, илле елдан артык яшәп, мин мондыйны хәтерләмим.

Әйе, дөрес аңладыгыз, сүзебез Рамазан ае турында. Ничә дистә еллар өзеклектән соң, ниһаять, бездә дә беренче тәравих намазы укылды. Бу бит инде яңалык түгел, яшәеш, гап-гадәти күренеш дияр кайберәүләрегез. Тик авылында азан әйтер кешесе, мәчет төзибез дигәндә барып сыгыныр эшмәкәре, мәрхәмәтле үз бае булмаган авылда һәм... төзелеп тә бетмәгән мәчеттә укылды ул. 60 хуҗалыклы авылдан иллегә якын кеше килү минем хаклы булуым, бу хәлнең гайре табигый булуы турында сөйли ләбаса.
Моннан ике ел элек, райондагы кайбер авыллардан егерме еллап соңлап һәм районда иң соңгысы булып мәчет төзергә тотындык без. Тотындык дигәч тә, бу хакта сүз чыгуга һәркем: "Спонсорыгыз бармы? Сезнеке кебек кечкенә авыл халкыннан җыйган акчага гына бүген мәчет төзеп булмый", - дип күңелне сүрде. Дөресен әйтим, үзебез дә ышанмаган, әллә инде җыйналган акчаларны кире таратыйкмы икән, дигән чаклар күп булды.
Изге эшкә теләктәшләр табыла икән ул. Күп еллар бездә рәис булып эшләгән район башлыгы Рамил Нотфуллинга мөрәҗәгать итеп ялгышмаган булып чыктык . Үзе, туганнары саллы матди ярдәм күрсәтсә, күргән саен Рамил Рәшитович мәчет хәле белән кызыксынып торды, әллә ничә мәртәбәләр килеп, эш барышын карап, төзәтмәләр кертте. Бүген хуҗалыкны җитәкләүче улы Айнур төзелешне кызулатучы да, эшләүчеләргә хезмәт хакы түләүче дә булды - төзелеш хуҗалык аша алып барылды. Күршеләребез - Иске Салавыч халкы, мәхәллә картлары да безне мәчетле итү өчен бик тырышты. Үзебезнекеләр дә хезмәте белән дә, хәл кадәренчә акчалата да өлеш кертте. Ничә мәртәбә өмәләр генә үткәрелде! Без бер белмәгән кешеләр дә, кем төзелеш материалына, кем хезмәтенә акча алмый сокландырды.
Түбә астына кереп, манарасына ай куелгач, күңелгә Корбан Гаетенә өлгерә ахры, дигән җылы уй йөгергән иде. Яз көне электр энергиясе кертергә килгән егетләр: "Ничек тә тәравих укырлык хәлгә китерегез, мондый мәчетне буш тотсагыз..." - дип коткы салып китте. Кыр эшләре кичеккәч, инде бу яшерен өмет таралган иде. Уразага берничә көн кала авылдашыбыз Айдар (бөтен оештыру эшләрен башкаручы ул), халыкны мәчет идәне астына балчык кертергә чакырды. Көне-сәгате белән егермедән артык кеше килеп, аны тәмам идән җәярлек хәлгә китергәннәр иде. "Юк, берничек тә өлгерә алмыйлар", - дигән идек, авылдашлар Рафаэль, Наил, Рифат, кичке тугызларга кадәр эшләп, бу кадәресен дә башкарып чыктылар. Инде беренче тәравих намазы укыла дип авылдашлар чакырулы, әле мәчеттә ир-егетләр мәш килә. Ул арада (бер тиен акча түләнмәгән килеш) аппаратураларын алып, таныш түгел көйләүче егетләр килде, түшәм эшләүчеләр материалга заказ алып китте, кайлардандыр эскәмияләр дә алып килделәр, паласлар да табылды, хатын-кызлар идән-тәрәзә юарга кереште... Үзенең яшен дә онытып, ул көнне авылны ике-өч әйләнгән (өстәвенә көтү чираты да аларда) ветеран укытучы Рауза апабыз инде тәравих укучыны - имамны да табып куйган булып чыкты. Күрше Салавычтан чыгып, бу изге эшне үтәргә ризалашкан Әмир, студент егет Фәрдус, Габделфәрт абыйларга рәхмәт белән мөлдерәмә иде күңелләр.
...Авыл өстендә беренче азан яңгырый, - әй, аның матурлыгы! Күрше Салавычка кадәр яңгырап ишетелгән (аппаратуралар көчле һәм мәчетебез дә тау өстендә). "Безнең азан тавышы түгел бу, мәчетегез ачылдымы әллә?" - дип тә шалтыратканнар. Әнә шулай уртак бәйрәмгә әйләнде бу көн.
Иртәгесен инде түшәм эшләүчеләр килде. Берсе икенчесенә һич комачауламый икән, алар китүгә, түбәноч кызлары менеп, ялт итеп җыештырып та куя, инде бүген яңгыр да сибәләп тора, килүче булмас дисәк, ул көнне дә тәравихка килүчеләр алдагы көннән бик азга гына кимрәк иде.
Авылга мәчет инде күптән кирәк булган икән, диештек. Әле ул чакта дини йолаларны үти белә торган намаз картларыбыз исән иде бит, әлеге бәйләнеш өзелмәгән, дәвамлы булган булса, бүгенге кебек имам эзлисе дә булмас иде. Хәер, соңгы көннәрдәге вакыйгалар әле без өметсез түгел икән бит, дияргә нигез бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250