Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Һәрбер эш нигезле булуы шарт

3 апрель көнне Балтач үзәк мәчетенә җыелган авыл имамнары очрашуы бүгенге яшәеш белән турыдан-туры бәйле мәсьәләләргә багышланган иде.

Очрашуда катнашкан Балтач район прокуроры Зефер Абитов үзенең чыгышында дәуләт регистрациясенә бәйле һәм мөһим, авыл имамнарын борчыган юнәлешләргә тукталып, Законнарның үтәлешен тәэмин итү бурычларына тукталды.
Ниндидер бәла-каза килгәндә, хокук нормалары эчендә эзләп алына торган зыянны кайтару өчен хуҗа (шәхси яисә юридик зат) булуы шарт. Мәчетләребез халык тырышлыгы белән салынган һәм бу тудырылган байлык исемсез булырга тиеш түгел. Бу очракта мәчетләр салынган җир мәйданнары һәм мәчет биналары дәүләт регистрациясе узарга тиеш. Бу чараларны башкаруда эзлеклелек һәм булышлык турында авыл имамнары каршында ООО «Земля» ширкәте башлыгы Габделхай Бариев, район теркәү палатасы җитәкчесе Сафиуллин Ильдар чыгыш ясады. Районда пожар куркынычсызлыгын тэәмин итү буенча күзәтчелек бүлеге башлыгы Рәдиф Ахатов үзенең чыгышында таләпләр буенча биналарда янгынга каршы приборларның булуы һәм аларның төзек тотылышына игътибарны юнәлтте.
Район прокуроры эшләнәчәк эшләрдә авыл җирлекләре башлыкларының кызыксынуы булырга һәм аларның, булышырга теләге булган башка кешеләрнең дә ярдәменә таянырга кирәклеген әйтеп узды. Җыелышта шулай ук динебезгә ят агымнар вәкилләренең, ислам диненнән файдаланып, халыклар арасында төрле низахлар килеп чыгуга юл куелырга тиеш түгеллеге ассызыклап әйтелде. Җыелышны Балтач Үзәк мәчете баш имамы Рамил Бикбаев алып барды.
Фото: http://dumrt.ru/tt/node/11033

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250