Зарыгып көтеп алган изге Рамазан аебыз үтеп тә китте.
Бу изге айда җәйге көннәрнең кызулыгы дә сүрелеп торды. Аллаһы тагалә безгә уразада хәлләре китмәсен дип ярдәмен кылды.
Без, сөенешеп, Көшкәтбаш авылы мәчетенә тәрәвыйх намазына йөрдек. Яшьләребезнең, укучы балаларның да йөрүе сөенеч булды. Аллаһы тагалә кабул итсен!
Йокылар аз гына тиде. Раббыбыз ярдәм итте: түздек. Тәрәвыйх намазыннан төнге уникеләрләрдә, беренче киткәч кайтабыз. Ятып йокларлык вакыт калмый, сәхәргә әзерләнергә кирәк. Бик күңелле итеп Кадер кичен үткәрдек. Ифтар мәҗлесе оештырдык. Киләсе елга да сау-сәламәт килеш шушы көннәрне күрсәк идек.
Быелга Изге Рамазан аен озаттык:
"Әлвәәдәгъ, әлвәәдәгъ,
Әлфиракъ, әлфиракъ
Йәә шәһри Рамәдән" - дидек.
Нәкыйпова Фәүзия Барый кызы.
Көшкәтбаш авылы.
Фото: http://www.igelek.ru/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев