Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шалтыратыгыз, жавап булачак

Бүген Татарстанда телефоннан аралашучылар өчен яңа проект эши башлады.

"Мөселман ышаныч телефоны" эшчәнлеге Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "2014 елны дини традицияләрне торгызу елы" кысаларында тормышка ашырыла. (843) 202-4-202 телефон номерын җыеп, исламга кагылышлы сорауларны бирергә мөмкин. . Шулай УК шалтыратучыларга психологик һәм юридик ярдәм күрсәтү каралган.
Әлеге проектның максаты - социаль киеренкелекне киметү, халыкка исламга кагылышлы дөрес мәгълүмат җиткерү, традицион дини кыйммәтләрне пропагандалау һәм мигрантларның күчеп килгән җирлеккә яраклашуына булышу.
Проект кысаларында өч белгеч эшләячәк: мөселман психологы, шәригать буенча эксперт һәм юрист. Белгечләр шалтыратучыларга рус һәм татар телләрендә җавап бирә ала. Хатын-кыз шалтыратучыларга хатын-кызлар, э ир-ат шалтыратучыларга ир-ат белгечләр җавап бирәчәк. Киләчәктә, таҗик һәм үзбәк телләрендә җавап бирерлек белгечләрне җәлеп итеп, чит җирләрдән күчер яшәүчеләргә да ярдәм күрсәтү каралачак.
Фото: http://rt.rbc.ru/tatarstan_topnews/04/04/2014/915747.shtml

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250