Ширектән сакланыйк!
Бер уйлаганда, Ислам динендә ширек тоту булырга да тиеш түгел: динебез Аллаһның барлыгына һәм берлегенә корылган, иман шарты - Ләәә иләәһә илләллаһу Мүхәммәдүр расулуллаһи, шуны искәртеп тора.
Икенче коллык - телевизор колы булып беттек (үзем дә шул исәптә). Ялгызлык галәмәтедер инде, шул "ящик" эшләп тормаса, дөнья тукталган кебек. Ә нәрсә күрсәтәләр соң безгә? Була шундый көннәр, кайсы каналны ачсаң да, колдун да шаман, экстрасенс та багучы. Беренче каналда күрәзәче Ванга турында сериал үтте генә, Джуна турындагысы чыкты. "Домашний" каналында изге Матрона тормышын күрсәткән "Чудотворица" чыкты. Тапшыруларның исемнәре эчтәлекләре турында әйтеп тора: "Битва экстрасенсов", "Гадалка" һ.б. Кайчак уйлап куям: бу программалар безне юлдан яздыру өчен махсус эшләнә микән әллә? Ник дисәң, ул багучылар, сихерчеләр шундый күккә чөеп мактала: медицина ярдәм итә алмаган авыруларга алар булыша, полиция ача алмаган җинаятьләрнең төбенә төшүче дә экстрасенслар, танылган шәхесләр, дәүләт башлыклары алар янына киңәшкә йөриләр икән. Изге Матрона чын могҗизалар эшли икән: 27 ел бала таба алмаган хатын Матрона чиркәвенә килә, иконасын үзе белән йөртә башлый һәм шуннан соң 47 яшендә исән-сау кыз таба. Бу тапшыруның нигезендә кызыл җеп булып төп идея ята: христиан дине көчле, изгеләре күп, алар ярдәм итә. Менә Матрона рак белән чирләүче 10 яшьлек малайны коткара, аның мөселман динендә булган әнисе христиан диненә күчкән, имеш. Шулай ук "тәмләп" НТВ каналы да актриса Матлюба Алимованың Мария исеме белән чукынып, чиркәүдә шәмнәр кабызып йөргәнен күрсәтте. Тагын бер тапшыруда җырчы Азизаның Анна исеме белән чукынып, христиан диненә күчүне күрсәттеләр.
Мондый тапшырулар, минемчә, безнең диндәшләребезне бераз "тешләп", "чеметкәләп" тору өчен эшләнә. Иманы зәгыйфьрәк кешеләр өчен бу тапшырулар зарарлы дип уйлыйм. Андый кешеләр икеләнә башлый: Аллаһ бер булгач, кайсы диндә булсаң да барыбер түгелмени? Кайберәүләр әлеге экстрасенсларга, багучыларга, йолдызнамәләргә ышана башлый. Бәла килгәндә, күрәзәчеләргә, төрле им-томчыларга да китеп бара. Ә бу эшләр инде дин юлыннан тайпылу дигән сүз.
Ярар, телевизорны карамасак та була. Тормышыбызда ширек тоту мисаллары җитәрлек. Төрле амулетлар, талисманнар көченә ышану дисеңме, ырымнар, юрамалар, йолалар… Әле үзебезнең йолалар бер хәл - карга боткасы, сабантуйлар (эчү бәйрәменә әйләнмәсә) иманга зыян китермидер. Әллә кайдан чит йолалар гадәткә керә. Изге Валентин көне, кытайлардан кергән Фэн-шуй, көнбатыштан кергән Хеллоуин, чыршы бәйрәме. Мәчеткә йөргән, намаз укыган өлкәннәр һәм яшьләр, билгеле инде, бу бәйрәмнәрдә катнашмый. Ә балалар, оныклар рәхәтләнеп йөри. Кечкенә балаларны ата-аналары үзләре ширек тотарга өйрәтә түгелме? Хәзер шундый мода китте, һәр республикада Кыш бабай резеденцияләре төзелде. Россиядә - Дед мороз, Татарстанда - Кыш бабай, Удмуртиядә - Тол бабай.
Менә тагын яңа ел җитә. Былтыр шушы вакытта кибеттә бер әбинең фарфор кәҗә алуын күрдем. "Кәҗә елы килә бит, ел мамыклы, сөтле булсын әле", - дип, кәҗәне сыйпаштыра-сыйпаштыра сөйләнә үзе. Шуны күрү көлке дә, кызганыч та булды. "Еллар иминлеге турында намазлыгыңа утырып сора", - диясем килде.
Чечня сугышына кадәр туристик юллама белән Төньяк Кавказга барган идем. Безне ниндидер изгеләр тавына, изгеләр чишмәсенә алып бардылар. Чишмә буенда бер агачка игътибар иттем. Ул төрле чүпрәк кисәкләре белән бизәлгән иде. Безне озатып йөрүче: "Кем бу агачка чүпрәкне, тасманы кулъяулыклар элеп теләк теләсә, алар кабул була", - диде. Мин дә элдем, чөнки бүгенге белемнәрем юк иде, моны ширек кылу дип һич тә уйламадым. "Радикулит булдырмый торган" кара ташка да утырдым, "изге" чишмәдән су да эчтем. Нинди беркатлылык, нинди гафиллек! Бу урын элекке тау-ташларга, суга, агачларга табынучы кавемнең изге урыны булгандыр. Инде хәзер Мәккә-Мәдинәдә булып кайткач, 4 ел Коръән уку курсларына йөргәч, күп нәрсәгә күз ачылды. Әл-Хәрам мәчетендә, изге Кәгъбә каршында да, фәкать Аллаһка башлар иелә, догалар кылына. Иманы нык кешегә күрәзәчеләр дә, талисманнар да, йолдызнамәләр дә кирәкми. Чөнки ул белә: бөтен нәрсә безгә Аллаһыдан бирелә - иминлек, ризык, кайгы да, шатлык та. Киләчәкне дә бер Аллаһ кына белә, нинди хәлләр булырга тиеш, алар һичшиксез булачак, нинди хәлләр Аллаһ тарафыннан насыйп ителмәгән, алар булмас. Шуның өчен һәр намаз ахырында: "Лә хәүлә вә лә кууәтә иллә билләхил галийил гәзыйм. Мәшә Аллаһы кәәнә вә мә ләм йәшә ләм йәкүн", - дип әйтәбез.
Зөһрә Вәли,
Ижау шәһәре,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев