Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шөкер, динебез нык!

Телефон шалтырый. Китапханә мөдире Розалия апа икән. Китапханәгә чакыра, авылдашыбыз Наҗия апа хаҗ хәлләре турында сөйләячәк.

Кичке сәгать җидене көтеп алдык. Ә китапханә ишеген ачып җибәрсәк, зур матур өстәл, ә өстәлдә нигъмәтләр. Табын артына узабыз. Түрдә Наҗия апа, янында авылыбызның ихтирамга лаек әбиләре - озак еллар эшләп лаеклы ялда булган Роза, Рәйханә, Рәмзия апалар. Алар янәшәсендә өч бала әнисе, авылыбызның иң уңган ханымнарының берсе булган Розалия апа. Авылыбыз Фәүзия абыстай белән дан тота. Ул Коръән укыганда, вәгазьләр сөйләгәндә тамакка төер утыра, күзгә яшь килә. Рәмзия апа да аның кызы, Наҗия апа да аның туганы. Кем соң ул Наҗия апа диярсез? Олыгаеп кына мәдрәсә бетергән, үз тырышлыгы белән хаҗга барып кайткан. Хәзергесе көндә авылыбызның яшьләренә дин таләпләрен, Коръән серләрен, намаз уку тәртипләрен өйрәтүче бердәнбер шәхес. Мәҗлесебезне Наҗия апа Коръән аятьләре белән башлап җибәрде һәм хаҗ хәлләре турында сөйләде. Без барыбыз да йотлыгып аны тыңладык, сораулар бирдек. Үзебез өчен бик күп мәгълүматлар җыйдык. Розалия апаның тәмле бәлешләрен, барлык сый-нигъмәтләрен авыз итеп чәй эчтек.
Мәҗлескә килгән һәрберебез күтәренке күңел, эчке бер рәхәтлек кичереп, мәхәлләбездә динебез нык, арабызда яшьләр тагын да күбрәк булсын иде дигән теләкләр белән өйләребезгә таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250