Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәмаиль ясарга өйрәнәм дисәң...

Балтач үзәк мәчетендә моннан бер ай элек шәмаильчеләр курсы ачылды. Алдан-ала белдерүләр язып чакырмасалар да, бер-берсеннән ишетеп, дистәгә якын кеше килә.

Өйрәтүчеләре Гүзәл Рамил кызы Сәйфетдинова – Балтач кызы. Югары белемле дизайнер. Гүзәлдән бу шөгыль белән ничек кызыксына башлавы турында сорыйм.

–Университетта укыганда укытучым шәмаильләр буенча конкурс үтә, әйдә, шунда катнаш әле дип тәкъдим итте. Шәмаильче Рөстәм Батров курсларына язылдым һәм бик яратып шөгыльләнә башладым. Конкурста җиңү дә яуладым әле. Укып бетереп, Балтачка кайткач, сәнгать мәктәбендә рәсем буенча укытучы булып эшли башладым. Үзәк мәчеттә үткән бер чарада шәмаильләр ясау буенча мастер класс күрсәткән идем, биредә курслар оештыра алмыйсыңмы диделәр. Кызыксынучылар шунда ук табылды. Ишетеп килгән тугыз кеше белән октябрь башыннан өйрәнүләрне башладык.

Кызыксынулары көчле булганмы, беренче төркемгә килүчеләр бик сәләтле булды, бер айлыкны ике атнада өйрәнеп беттеләр, үз куллары белән берсеннән-берсе матур шәмаильләр ясадылар, – ди ул.

Дәвамлы шөгыль булсын, кызыксынучылар арта барсын, дияргә генә кала. Инде бүген үк белми калдым диючеләр бар икән.

Гүзәл бу курсларны хатын-кызлар өчен үткәрә. “Көндез генә түгел, кичен дә оештыру мөмкинлеге бар. Курсларга язылучыларның теләге, мөмкинлеге буенча оештырачакбыз. Киләсе курслар 2 ноябрьдән башлана. Барлык сораулар буенча миңа 89178693482 телефоны аша шалтыратсыннар иде”, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шамаиль