Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шубан авылы имамы Гаптерәис Мөҗипов халык күңеленә манара күтәрүгә алына

Шубан элек-электән мөселман гаиләләрендәге гореф-гадәтләрне саклап яшәргә тырышкан, дини йолаларны да онытмаган авыл булып торган. Шөкер, хәзер ике Шубанда да мәчет манаралары әллә каян балкып, тирә-юньгә ямь биреп тора, күңелләрне нурландырып азан тавышы яңгырый.

Мәчет авыл җиһазы түгел. Ул эшләргә, халыкка иман юлын, җәннәткә бару юлларын күрсәтергә тиеш. Ә моның өчен халык белән уртак тел табып, аларны иманга күндерә алырлык сәләтле, талантлы, кешеләр күңеленә манара күтәрә алырдай имам кирәк. Бәхетләре бар шубанлыларның. Авылга имам булып Гаптерәис Мөҗипов кайтты. Аның дин юлына аяк басуына хатыны Флера абыстай «гаепле». Һөнәре буенча мөгаллимә булган ханым пенсиягә киткәнче үк намазга баса, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга килә. Иренә дә җайлап-ипләп ахирәткә күчү көннәре килгәч Аллаһ каршында җавап тотасын аңлата. Нәтиҗәдә, оҗмах юлын якынайткан гамәл - биш вакыт намаз аның көндәлек ихтыяҗына әверелә. Әкренәкрен Коръән-Кәримнең татарча басмаларын укый, догалар өйрәнә башлый. Балтачта «Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы» исемендәге мәдрәсәнең кичке бүлеге ачылгач, ике дә уйламый шунда укырга керә. «Укуның артыгы юк», дигән фикер белән Флера ханым да икенче елын мәдрәсә талибәсе була. Икесе дә аны уңышлы тәмамлап диплом алалар.
Гаптерәис мулла чын-чынлап халык күңеленә манара күтәрүгә алына. Авылда хәзер олуг бәйрәмнәрне, Корбан, Рамазан гаетләрен мәчеттә зурлап үткәрәләр. Юбилей, туган көннәр, бәби туйлары хәмерсез, Коръән ашы итеп үткәрелә. Аларны хәзрәтебез күңелгә кереп калырлык истәлекле итеп оештыра, үзе алып бара. Күп ир-егетләребез хәмердән баш тартып, сәламәт яшәү рәвешен хуп күрә. Җомга намазларына өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә даими йөри. Хәзрәт Балтач мөхтәсибәте оештырган бер генә чарадан да читтә калмый. Әйтик, җәен мөселман балалар сабан туенда имамнар берән-сәрән генә күренсә, ул бәйгенең уртасында кайный. Егыла-егыла капчык киеп тә йөгерә, чүлмәк тә вата, тыпырдап биеп тә җибәрә, мөнәҗәтләр дә укый.
Хезмәттән тәм табып яшәргә өйрәнгән тынгысыз хәзрәт яңа һөнәрендә дә гел изге гамәлләре белән таң калдыра. Нәтиҗәсе - Татарстан Диния нәзарәтенең рәхмәт хатлары һәм «Халкыбызга хезмәте өчен» медале. Мәчеттә кичләрен соңга кадәр ут яна. Флера абыстай авыл хатын-кызларына гарәп графикасы кагыйдәләрен аңлатып, укырга, язарга өйрәтә. Авылда Коръәнне гарәп телендә укучылар шактый хәзер.
Түбән Шубан хатын-кызларын мәдрәсә белемле Гөлнур Зарипова укыта. Авылга онытылган гореф-гадәтләр, традицияләр кабат кайта. Күпләр хәзер малны мөселманча суя, Корбан аенда корбан чалдыра, бала тугач гакыйка корбаны да чалына. Бу вакытта, әлбәттә, мулла чакырыла, ә хәзрәт андый чакта бик теләп ризалаша, яңа йорт җиткергәннәр иң элек йортта азан әйтеп, Коръән укыта. Мәчет юлы - сафлык, рухи пакьләнү юлы ул. Үз өйрәтүләренең хаклыгына чын күңелдән инанган хәзрәт, абыстайлар булганда бу юлдан халык өзелмәс, авылларыбыз өстендә моңлы азан тавышы тынмас.
Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА Шубан төп мәктәбенең әхлак мөгаллимәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250