Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Талашуның зыяны

Ислам дине үзара тарткалашуны катгый тыя. Динебез башкаларны мыскыл итүдән тыелырга өнди.

Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) Әбү Бәкер (р.г.) белән сөйләшеп утырган, алар янына бер кеше килә дә, Аллаһ илчесенә төрле ямьсез сүзләр әйтә башлый. Мөхәммәд (с.г.в.) аңа каршы берни дә дәшми, бәхәскә керми. Әмма бераздан Әбү Бәкернең түземлеге бетә: «Җитте сиңа! Син Аллаһ илчесе белән сөйләшәсең, ничек аңа шундый ямьсез сүзләр әйтәсең?!»
Шулчак Рәсүлебезнең кәефе кырыла, ул торып баса да, әлеге бәхәсле урынны калдырып китә. Әбү Бәкер аның артыннан ашыга: «Аллаһ илчесе! Мин ялгыш эшләдемме? Түземлегем җитмәде минем».
Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) аңа болай дип җавап кайтара: «Әбү Бәкер, без әлеге ямьсез сүзләргә түзгәндә, арабызда фәрештәләр булды. Ләкин инде бәхәскә кергәч, фәрештәләр безне ташлап киттеләр, шайтаннар килделәр. Ә мин шайтаннар арасында нәрсә эшлим?»
Ни өчен талашу хәрәм санала соң? Чөнки бәхәстән соң бик зур каршылыклар, сугышлар, кан түгүләр булырга мөмкин. Күп җинаятьләр нәкъ менә юк-бар бәхәстән соң кылына. Ә ураза тотканда талашуны уразаң бозылуга тиң дип карарга кирәк.

Фото: http://womensland.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250