Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәт мөселманнары белән очрашты

22 нче октябрь көнне укытучылардан торган Балтач районы делегациясе Әлмәт районына кунакка килде. Әлеге делегацияне Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкләде.

Кунакларны Кичучат авылы урта мәктәбендә каршы алдылар. Монда Балтач һәм Әлмәт районы әхлак дәресе укытучыларына бөек якташыбыз, галим Ризаэддин Фәхреддин әсәрләренә таянып эшләнелгән ачык әхлак дәресе күрсәтелде. Алтынчы сыйныф укучылары галимнең "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәпләре" әсәрләреннән өзекләр укыдылар, якташыбызның иҗатын һәм мирасын яхшы белүләрен дәлилләделәр.
"Бер ел элек Әлмәт районы укытучылары делегациясе безгә әхлак дәресләрен укыту буенча тәҗрибә тупларга килгән иде. Мин Әлмәткә берничә тапкыр килеп, сездә бу юнәлештә эш башланганны күреп сөендем һәм үз районым укытучыларын сезгә алып килергә булдым. Бергә кул тотынып эшләгәндә нәтиҗәгә ирешербез. Киләчәк буынны тәрбияләү - иң саваплы эш һәм ул озакламый үз җимешләрен дә бирәчәк", - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев ачык дәрестән соң укытучылар өчен түгәрәк өстәл эшен башлап җибәргәндә. Ул укытучыларга әхлак дәресләрен файдалы итеп алып барыр өчен үзенең нәсыйхәтләрен дә бирде. Шулай ук Балтач районы делегациясе Р.Фәхреддин исемендәге мемориаль музей белән дә танышты.
Кунаклар Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетен карадылар. Монда эшләп килүче Әлмәт ислам мәдрәсәсенең ирләр бүлеге белән таныштылар. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт һәм мәдрәсә эшчәнлеге турында сөйләде.
Җәлил хәзрәт Фазлыев көндезге бүлектә укучы шәкерт егетләр белән аралашты, аларга нәсыйхәтләрен җиткерде. Шулай ук Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов кунакларны шәһәребезнең үзәк мәчетендә чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә малайлар өчен оештырылган "Тәхфиз" Коръән ятлау мәктәбе белән таныштырды. Монда Коръәнне тулысынча яттан белүче хафиз укыта.
Киләсе тукталыш - Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлеге булды. Монда кунаклар көндезге бүлектә укучы шәкерт кызлар белән аралаштылыр, кызлар өчен оештырылган "Тәхфиз" Коръән ятлау мәктәбе белән таныштылар.
Очрашу азагында Җәлил хәзрәт Әлмәт районында балаларны әхлакый тәрбияләү өчен барлык мөмкинлекләр булдырылганын ассызыклады һәм район җитәкчелегенә, Әлмәт мөхтәсибәтенә, Әлмәт ислам мәдрәсәсенә, мәгариф идәрәсенә һәм Кичучат мәктәбе коллективына рәхмәтләрен җиткерде.
Фото: http://tatar-congress.org/yanalyklar/edep-ehlak-terbiyase-buencha-ukular/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250