Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Тәүбәгә юл ачык

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер хәдистә менә шундый хәл турында сөйли: "Безгә кадәр яшәгән кавемнәр арасында шундый кеше бар иде, ул үз гомерендә 99 кешене үтергән. Соңыннан тәүбәгә киләсе килеп, үзенә җавап алу өчен иң күп гыйбадәт кылучыны эзләгән.

Аңа: "Менә бу авылда күп гыйбадәт кылучы бар, син аннан сора", - дип җавап бирәләр. Ул аның янына бара да: "Әгәр дә бер кеше 99 кешене үтергән икән, Аллаһы Тәгалә аның тәүбәсен кабул итәме?" - дип сорый. Теге кеше аңа: "Юк", - дип җавап бирә. Мондый җавап алган адәм: "Мин инде 99 кешене үтердем, 100 булсын", - дип, бу кешене дә үтереп китә. Соңыннан ул иң күп белүче кешене эзли башлый. Аңа бер галимгә барырга киңәш итәләр, юлны күрсәтәләр. Ул бу галимгә килгәч: "Әгәр дә бер адәм 100 кешене үтергән икән, Аллаһы Тәгалә аның тәүбәсен кабул итәме?" - дип сорый. Галим: "Әлбәттә, тәүбәгә юл бар. Аллаһы Тәгалә каршына тәүбә белән кайтуны беркем дә тыя алмый. Әгәр дә син моны телисең икән, торган урыныңнан, бандитлар, фасыйхлар арасыннан, чиста, пакь җиргә чыгып кит. Аллаһы Тәгаләгә ышана торган кешеләр белән гыйбадәт кыл, башка беркайчан да бу җиргә кире кайтма", - ди. Һәм бу кеше галимнең киңәшен тыңлап, башка урынга чыгып китә.

Дөньяда әле бер изгелек тә кылмаган кеше, үз теләге белән изгелек кыла торган кешеләр янына китә. Тик юлда әҗәле җитеп, үлеп кала. Аның җанын алырга рәхмәт һәм газап фәрештәләре киләләр. Рәхмәт фәрештәләре: "Бу безнең җан, аны без алырга тиеш. Чөнки ул изгелек юлына бара иде", - диләр. "Юк, бу кешене без алып китәргә тиеш, чөнки ул үз гомерендә бер изгелек тә кылмаган", - ди газап фәрештәләре. Аллаһы Тәгалә шул вакытта бер фәрештәне җибәрә. Ул фәрештә: "Сез үлчәп карагыз, бара торган юлы күпме калды һәм үткән юлы ничә чакрым.
Кайсысына якын булыр, шул фәрештәләр алып китәр", - ди. Үлчәп карагач, изгелеккә якынрак була һәм аны рәхмәт фәрештәләре алып китә".
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Алдагы кавемнәрнең кыйссаларында гакыл ияләренең бик хикмәтле сүзләре бар", - ди ("Юныс" сүрәсе, 111нче аять). Галимнәр мөселманнарны өч төркемгә бүлгәннәр.

Беренчесе - Аллаһы Тәгалә газаплаучы, җәһәннәм утына ыргытучы дип уйлаучылар. Болар адашкан кешеләр, чөнки Аллаһы Тәгалә - рәхмәт иясе. Ә газапка Ул тормышта рәхмәткә ирешмәгәннәрне генә дучар итә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте газапка караганда 10 мәртәбә артыграк.
Икенчеләр - Аллаһы Тәгаләне гафу итүче дип уйлаучылар. Кеше гомер буе намаз укымаган, гыйбадәт кылмаган, аракы эчкән, зина кылган, ә үзен: "Тәүбә кылмыйча да Раббым гафу итәр", - дип тынычландыра.

Өченчеләр - Аллаһы Тәгаләнең сөекле коллары. Алар турында Раббыбыз: "Дөреслектә, золым кылып, үзләренең хаталарын аңласалар, бу хатаны башка кабатламасалар, хәрәмнәрдән туктасалар, Аллаһы Тәгалә янына тәүбә белән кайтсалар, Аллаһы Тәгалә аларның үкенүләрен кабул итүче", - ди.

Раббыбыз - Үзенең рәхмәтләрен бу кешеләргә бирүче.

Югарыда язылган кыйссаларны өйрәнеп, ишетеп, укып, безгә гыйбрәт алырга кирәк. Бу хәдистән без, иң беренче чиратта, тәүбәгә килү турында уйларга тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә юлын да, җаен да, мөмкинлеген дә бирә. Әҗәлебез җиткәнчегә кадәр тәүбәгә килергә ашыгыйк.

Бу хәдис безгә кеше үтерүчене аклар өчен сөйләнелмәгән. Чөнки Исламда кеше үтерүчегә җәза - ул үлем. Хәтта Согуд Гарәбстанында гел мөселманнар яшәсә дә, үтерү очраклары бу илдә дә бар һәм җинаятьчене бөтен кеше алдында үтерәләр. Тик ул тәүбәгә килсә, кылган гамәленә чың күңелдән үкенсә, Кыямәт көнендә ниндидер җәзасын алса да, бәлки Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер. Хәдиснең дә асылында һәр кеше тәүбәгә килә ала, Раббысының рәхмәтенә өмет итә ала дигән мәгънә ята.

Безнең нинди гамәлләр кылуыбыз кем арасында яшәвебезгә дә бәйләнгән. Татарларда шундый әйтем бар: "Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың". Шуңа күрә мөселман кешесе мөселманнар арасында яшәргә тиеш. Мөселманнар белән кәсеп кылырга, мөселман кешедән гыйлем алырга, үзара дус булырга.

Шулай ук бу хәдистәге тагын бер дәрес - ул гыйлем иясенең дәрәҗәсе гыйбадәт кылучыныкыннан берничә мәртәбә зуррак икәнен күрсәтә. Чөнки ул гыйлемгә таянып, дөрес аңлатмалар, киңәшләр бирә. Бу безнең өчен бик мөһим.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250