Бәрәкәтле, бәхетле, сәгадәтле ай - изге Рамазан да узып бара.
Аллаһ Раббыбызга инанган һәркем аның каршындагы вазыйфаларын үтәргә, Рамазанның һәр көнендә күбрәк изгелек эшләп калырга тырышты. Инде барлык мөэмин-мөселманнар өчен дә зур бәйрәм - Ураза гаете килеп җитте.
Хөрмәтле райондашлар! Балтач мөхтәсибәте барыгызны да шушы бәйрәм белән котлый. Шушы гает көнен сөенеч-шатлык, догаларның кабул була, гөнаһларның гафу кылына торган көнен зурлап, тәһарәтләнеп, госелләнеп үткәрергә, кылган гамәлләребез белән үзебез, гаиләбез иминлеге өчен Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савапларын алырга насыйп иләсә иде.
28нче июль көнне районның барлык мәчетләрендә дә Ураза гаете бәйрәме була. Балтач үзәк һәм «Раиф» мәчетләрендә ул 3 сәгать 45 минутта иртәнге намазны уку белән башлана. Гает намазын сәгать 5тә укый башлыйбыз.
Ураза гаетенә рәхим итегез, хөрмәтле дин кардәшләребез!
Фото: http://olpictures.ru/kartinki-uraza-bayyram.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев