Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Зәйтүн мае нәрсә бирә

Зәйтүн агачы, зәйтүн мае(оливковое масло), зәйтүн җимешләре кешеләргә Аллаһның бәя биреп бетергесез бүләге. Аның файдасын галимнәр әле яңа гына ачалар.

Аллаһу Сөбханә вә Тәгалә әйтә: «Ул сезгә күктән су иңдерә. Сез аны эчәсез һәм ул су белән игеннәр, төрле җимешләр үстерә. Фикерли белгән кешеләргә бу вакыйгаларда Аллаһны тану өчен дәресләр бар. (16:11) «Синай тавында үсә торган зәйтүн агачын бар кылдык. Ул агач ашаучылар өчен май һәм тәмләткеч. (23:20)

Пәйгамбәребез(с.г.в.) әйтте: «Зәйтүн маен кулланыгыз һәм аны тәнегезгә сөртегез! Чөнки аның чыганагы — мөкатдәс агач».

Зәйтүн агачы, зәйтүн мае(оливковое масло), зәйтүн җимешләре кешеләргә Аллаһның бәя биреп бетергесез бүләге. Аның файдасын галимнәр әле яңа гына ачалар.

Бу майның файдалары нәрсәдән гыйбарәт соң? Зәйтүн мае составында алмашы булмаган, организмга бик кирәкле май кислотасы омега-6 (линолиевая кислота) бар. Бу кислота хәзерге заманда еш таралган атеросклероз, йөрәк-кан тамыры авыруларын кисәтү чарасы булып тора.

Зәйтүн маенда Е, А, Б һәм К витаминнары һәм макро, микроэлементлар бар. Бу майны организм бик җиңел үзләштерә һәм ул, эчәкләргә йомшак тәэсир итә, үт куыгыннан тоткарланган үтне, вак ташларны куа һәм канда холестеринның күләмен киметә.

Зәйтүн мае үзенең составы буенча күкрәк сөте составына бик якын. Шуңа күрә балаларны күкрәк сөте белән имезүдән аерганда аны ризыкка салырга була.

Бу май организмның картаю процессын да тоткарлый. Британия галимнәре фикеренчә, зәйтүн мае күкрәк бизе, эчәктәге яман шеш авыруларына каршы бик көчле кисәтү чарасы булып тора. Алар ул майны ракны кисәтә торган диета составына кертергә тәкъдим итәләр.

Гарвард университеты профессоры (АКШ) Фрак Сакс: «Ябыгу өчен бөтен рационда кулланылган майларны зәйтүн мае белән алмаштырырга кирәк. Шул вакытта симерү авыруын эффектив рәвештә дәваларга була»,- ди.

Диетологлар фикеренчә, үз сәламәтлеге хакында кайгырткан һәр кешенең рационында көн саен 1 аш кашыгы (20-30 мл) зәйтүн мае булырга тиеш. Зәйтүн мае авыруларны кисәтү чарасы гына булып тормый. Бу май белән бик күп авыруларны дәвалап та була.

Зәйтүн мае йөрәк-кан тамыры, артроз, остеохондроз, шикәр диабетын, экзема, бавыр, ашказаны, эчәк авыруларын дәвалау чарасы да булып тора. Дәвалану өчен, берәр аш кашыгы зәйтүн маен ашар алдыннан, җылы суга кушып иртә һәм кичен эчәргә кирәк. Шул ук күләмдәге майны салатларга да кушып ашарга була.

Зәйтүн мае үт юлларын да киңәйтә. Үт куыгын һәм юлларын шлаклардан чистарту өчен бер ашкашыгы зәйтүн маен, соңыннан баллы лимон согын эчәргә тәкъдим ителә. Чистарту процессы көнгә 2 мәртәбә, ашарга 2 сәгать кала үткәрелә.

Зәйтүн мае бөер, сидек юлларының да эшчәнлеген стимуллаштыра. Зәйтүн мае идеаль косметик чара да булып тора һәм аны төрле тире авырулары вакытында да кулланалар. Ул бигрәк тә кул-аяк табаны тиресе ярылган вакытта файдалы.

Харисова Галимә «Кара тмин һәм зәйтүн белән дәвалану» китабыннан алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зәйтүн мае