Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рамазан аенда дөрес туклану мөһим

Күп кенә илләрнең мөселманнары, шул исәптән Татарстан мөселманнары да, 28 июньдә уразага керде. Ураза вакыты тәүлегенә егерме сәгатьләп дәвам итәчәк.

Табиблар дөрес тотылган ураза нәтиҗәсендә организм ял итә алуы, зыянлы матдәләрдән азат ителүе, иммун системы ныгуы сәбәпле ифтар, сәхәр вакытларында ашау-эчүнең сыйфатына әһәмият бирү кирәклеген әйтә. Табибә, мөслимә Мәликә Ямгурова сөйләвенчә, ризакларның җиңелчә булуы кулай. Уразаның рухи яктан булган әһәмиятен дә ассызыклады.
"Беренче чиратта, уразаны Аллах ризалыгы өчен тотабыз, аның төп файдасы - Аллаһка гыйбадәт кылуда, ягъни без фарызны үтибез. Калганнары өстәмә буларак килә, әлбәттә, ураза ихтыяр көчен ныгыта, чөнки без көннең якты өлешендә ашаудан-эчүдән тыелырга тиеш, сабырлыгыбызны тәрбияли. Ә теләсә кайсы шундый тыелу дисциплинага өйрәтә, кеше үзен контрольдә тота башлый", ди ул.
"Майлы ризыклар ашамаска"
"Иң мөһиме - лимонад, торт кебек синтетик ризыклардан баш тартырга. Майлы әйберләр ашарга кирәкми.
Пәйгамбәребез ифтарда да, сәхәрдә дә хөрмә һәм су белән тукланган. Кояш баегач хөрмә белән авыз ачабыз да ахшамны укыйбыз, аннан соң инде ашыйбыз. Әгәр хөрмә булмаса, су белән авыз ачарга мөмкин.
Ашалган ризыклар җиңелчәрәк булса әйбәт. Мисалга, яшелчәләрдән салат (зәйтүн маенда ясалганы кулай), ботка, җиләк-җимешләр, чикләвекләр куллану яхшы булачак. Ифтарга шулай ук карабодай, дөге, балык, ит мөмкин.
Әлбәттә, күп су эчәргә кирәк. Мәсәлән, ашаганнан соң ярты сәгать үткәч чишмә суы яки фильтрдан үткәрелгән су эчәргә була. Кайнаган суда файдалы матдәләр калмый. Чәйгә караганда су эчү мөһимрәк. Суга бал салып эчү дә әйбәт", дип сөйләде Мәликә Ямгурова.
"Сәхәрдә катык, эремчек әйбәт"
"Ярдәм" мәчетендәге хатын-кызлар клубында Рамазан аенда туклану мәсьәләсенә багышланган очрашуда табиб Ринат Галимов әйтеп узганча, Рамазанда шулай ук аш, ботка, яшелчә, җиләк-җимешләр ашарга киңәш ителә. Сәхәрдә, аеруча, катык, эремчек кебек ризыклар файдалы дип сөйләде ул.
"Иртә белән торгач организмны көне буена җитәрлек сыекча белән тәэмин итәргә кирәк. Ярты литрдан да азрак эчәргә ярамый, күбрәк булса тагын да яхшы.
Иртә белән катык, кефир, эремчек, әйрән кебек әчкелтем сөтле ризыклар файдалы. Итне кич белән ашау әйбәтрәк, иртә белән ит киңәш ителми. Ипи мәсьәләсендә чүпрәсезне эзләү мөһим", дип сөйләде Галимов. Табиб шулай ук йөкле хатыннарга, имезүче әниләргә ураза тотмаска киңәш итте.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=9882
Фото: http://gurmaniya.uz/a-znaete-li-vi/1473

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250