Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач мәдрәсәсендә белем алдык без….

Инде хәбәр ителгәнчә, кичә районыбызда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин эшлекле сәфәр белән булды.

Аны Балтач район мөхтәсибе, Республиканыӊ баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев озатып йөрде. Районда дини эшләрнеӊ торышы, мәктәпләрдә әхлак дәресләрен хәзерге заман тәлапләре кысаларында укыту мәсьәләләренеӊ торышы һәркемдә кызыксыну уятты. Карадуган урта мәктәбенеӊ бу өлкәдә 20 елдан артык тәҗрибәсе бар, райондагы бу матур башлангыч та нәкъ шушы мәктәптән юл алган. Мөфти хәзрәтләре белән килгән делегация ислам дөньясында билгеле кешеләрдән төзелгән: Ильяс хәзрәт Зиганшин - Казан шәһәренеӊ 1000 еллык исемендәге мәдрәсә ректоры, Мифтахов Фәрит - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья Татар Конгрессыныӊ Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе, Рөстәм хәзрәт Хайруллин мөфти урынбасары, Хайдаров Ләззәт Татарстан Республикасы Президент Аппаратыныӊ эчке эшләр Департаменты баш киӊәшчесе, Фирдус Галиуллин - мөфти ярдәмчесе. Аларныӊ һәрбересе, дәресләрдән соӊ фикер алышуларда катнаштылар, мөгәллимәләргә рәхмәтләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Татарстанныӊ икенче читеннән, Чирмешән районныннан килгән кунаклар үзләренеӊ соклануларын белдереп, бу өлкәдә балтачлылардан күп алымнарга өйрәнәсе бар икән әле дип, соклануларын белдерделәр.
Балтач мәдрәсәсе чыгарылыш шәкертләренә дипломнар тапшыру да үзе үк гыйбрәт. 70-80 яшьлек апалар һәм абыйлар, көннәрен һәм кичләрен мәчеткә килеп белем алганнар. Алган гыйлемнәренеӊ саллы икәнен Дәүләт имтихан алу комиссиясе дә билгеләп үткән. Хәзер туплаган белемне тормышта үзеӊә ныклап файдаланырга һәм тирә-яктагыларга акыллы итеп җиткерәсе генә кала.
Җыелыш ахырында, Нөнәгәр авылыннан 50 елга якын гомерен халыкка башта дөньяви, аннан дини белем бирүгә багышлаган Дания апа Кәлимуллина Татарстан Диния нәзәрәтенеӊ «Халыкка хезмәте өчен» медале белән бүләкләнүе һәркемдә соклану тудырды, «куйган хезмәт юкка чыкмый икән» дигән фикер белдерелде.
Көне буе барган чараларда Арча, Саба, Әтнә, Кукмара һәм Теляче районнарнын баш имамнары да катнашты, соӊыннан мөфти хәзрәтләре аларныӊ һәрберсе белән күзгә-күз әӊгәмә үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250