Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чын кардәш булып яшик!

Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбызны, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с.)гә салават һәм сәламнәребезне җиткерәбез. Тәкъва бәндәләрдән булып яшәргә тырышыйк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дә тәкъвалык сыйфаты белән бизәсә иде.

Тышкы кыяфәтләребез, телебез аерылып торса да, без барыбыз да - Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) өммәте. Безне бер Коръән берләштерә. Без Изге китабыбыз кушканча гыйбадәт кылабыз. Максатыбыз да бер - оҗмахка керү, Аллаһы Тәгаләнең газабыннан котылу.

Элек сәхабәләребезнең ничек яшәгәнен карасак, аларның кар­дәшлекне саклауларын күрер­без. Бер-берсенең бәхетенә, бай­­лыгына, уңышына алар көн­ләшеп карамаган. Киресенчә, кардәшләре өчен шатланганнар гына. Бәйрәмнәргә дә сөенеп, бер-берсен котларга ашыгып килгәннәр. Ә инде башка мөселманга кайгы яисә чир килсә, ярдәм кулы сузганнар. Бәлки аларның үзләренә караганда ныграк кайгырганнар. Шулай итеп без сәхабәләрдән үрнәк алып яшәргә тиеш.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр бер мөселман икенче мөселманның ярдәмендә булса, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәм итәр", - диде. Ягъни, башка кешегә ярдәм кирәк булганда: "Бу намаз түгел, хәзер Ураза ае түгел, аның фазыйләте юк, савабы аз", - дип уйларга тиеш түгелбез. Чөнки бу вакытта бөтен галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә Үзе ярдәм итәчәк.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр бер мөселман икенче кардәшенә кайгысын җиңеләйтергә ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә бу кешене кыямәт көне кайгысыннан имин кылыр", - ди. Ә кыямәт көненең кайгысы - җәһәннәм, Аллаһы Тәгаләнең ачуы, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) өммәтенә кертмәү. Көндәлек тормышта кар­дәш­ләреңә кылган яхшылыгың, ярдәмең болардан котылырга мөм­кинлек тудырачак.

Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Әгәр бер мөселман икенче мөселманның гаебен яшерсә, Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә аның гаепләрен яшерер", - ди. Ягъни, гамәл дәфтәренә язып барылганнарын сөртеп, юк итәр.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә: "Ал­лаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, җән­нәтенә ашыгыгыз. Ул җәннәтнең киңлеге җирләр һәм күкләр кадәр булыр", - ди ("Әл-Гыймран" сүрәсе, 134 аять). Ә җәннәт тәкъва булганнар өчен әзерләнгән. Андыйлар Раббыбыз биргән маллардан, кәсепләрдән, байлыктан өлеш чыгарырлар. Ягъни бай чакта байларча, ярлы булган чакта ярлыларча. Тәкъва кешеләр ачу килгән чагында ачуларын тота белерләр һәм Раббыбыз ризалыгы өчен гафу итәрләр. Бу кешеләрне Аллаһы Тәгалә тәкъвалар һәм мөхсиннәр ди, Ул андыйларны ярата.

Аллаһы Тәгалә безгә тәүфыйк һәм һидәят насыйп итсә иде. Бер-беребезгә чын кардәш булып яшәргә язсын. Башкаларга ярдәм кулы сузып, кирәк чакта гафу итеп яшик.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.
Язма Ижевск шәһәрендә нәшер ителә торган «Яӊарыш» гәҗитеннән алынды. 2014 ел, 2 сентябрь саны.
Фото: http://www.islam.ru/content/obshestvo/5909

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев