Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фәрештәләр дә гыйбадәт кыла

Күңеле дөрес нияттә булган мөселман кешесе үзенең бөтен гомерен гыйбадәттә үткәреп, җәннәт иясе була ала.

Гыйбадәт дигән сүзне кайбер галимнәр киңрәк мәгънәдә аңлата. Аларча ул үз эченә Аллаһ яраткан, яшерен һәм ачыктан-ачык булган һәрбер изге гамәлне ала, монда төп шарт исә – кеше гыйбадәтне Раббыбыз ризалыгы өчен яхшы нияттән эшләргә тиеш. Шунысы да бар, гыйбадәт Аллаһы Тәгалә яки Аның илчесе Мөхәммәд (с.г.с.) билгеләгән сыйфатта гына була ала. Ул ике төрле була: эчке һәм тышкы гыйбадәт. Тышкы гыйбадәткә намаз, корбан чалу, ураза тоту, Коръән уку, сәдака бирү, зәкят түләү керә. Эчке гыйбадәт ул – күңел гыйбадәте: Аллаһ турында фикерләү, зикер кылу, Аны олылау, Аңа ихласлык һәм тугрылык күрсәтү. Бу гамәлләр тыштан караганда күренми. Гыйбадәтләр кебек үк, гөнаһлар да ике төрле була. Кешедәге тәкәбберлек, хөсетлек кебек сыйфатларны башкалар күрә алмаска мөмкин.

Аллаһ Раббыбыз Коръәндә, кешеләрне һәм җеннәрне Үзенә гыйбадәт кылсыннар өчен бар иттем, ди. Шул гыйбадәтләре белән Ул безне сыный да. Адәм баласы Аллаһ кушканча яшәргә һәм Аның ризалыгы өчен Ул тыйганнан тыелырга тиеш. Көненә биш вакыт намаз уку, рамазан аенда ураза тоту һәм башка Аллаһ кушкан гамәлләрдән тыш, гаиләне тәэмин итү, балалар тәрбияләү дә гыйбадәт була. Әгәр дә ир-ат, үзендә җаваплылык тоеп, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен иртән акча эшләү һәм шуның белән гаиләсен туендыру нияте белән эшкә чыгып китә икән, бу да – гыйбадәт. Уразага керәм дип сәхәр ашарга яки бераз ял итеп алам да Коръән укыйм дип ният кылса, ул да гыйбадәткә керә. Раббыбыз ризалыгы өчен хәрам әйберләрдән тыелса да, гыйбадәт санала. Шулай булгач, дөрес нияттә булган мөселман кешесе үзенең бөтен гомерен  гыйбадәттә үткәреп, җәннәт иясе дә була ала. Аллаһ, ике арада булган вәгъдәгезне үтәсәгез, Мин дә үземнең вәгъдәмне үтәрмен, ди.

Кешеләр генә түгел, иманлы җеннәр дә, безнең кебек үк, намаз укый, ураза тота һәм калган бөтен фарыз гамәлләрне үтиләр. Фәрештәләр дә гыйбадәт кыла. Аллаһы Тәгалә аларны бар иткәч үк, бертуктаусыз сәҗдә кылып, тәсбих тартып Аллаһны мактап торалар һәм кыямәт көнендә, и Раббыбыз, без сиңа хакыйкый гыйбадәт кыла алмадык, дип әйтерләр ди. Көне-төне гыйбадәттә булсалар да, алар борчылып торалар. Ә адәм баласы исә биш вакыт намаз укуны да авырсына.Коръәндә, бөтен мәхлүкат та Аллаһны мактый, кешеләр аларның зекер-тәсбихларын аңламый, ишетми генә, диелә.Кошлар, хайваннар, үсемлекләр дә гыйбадәттә.

Ярлы сәхәбәләр пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нән бервакытны: «Йә Рәсүлулла, бай сәхәбәләр безнең шикелле намаз укый, ураза тота, әмма байлыкларыннан сәдака бирәләр. Ә без нишлик?» – дип сорыйлар. Пәйгамбәребез аларга, сәдака ул акча гына түгел, сөбханаллаһ, әлхәмделилләһ дип әйтүегез дә, бер-берегезгә ярдәм итүегез, яхшылыкка өндәвегез, начарлыктан тыюыгыз да, хәтта берәрегезнең хатыныгыз белән якынлык кылуы да сәдака, диде. Кешенең үзенең шәһвәтен канәгатьләндерү ничек сәдака булсын дигәч, пәйгамбәребез аларга, әгәр дә кеше бу гамәлне зина аша кылса, гөнаһ языла, гөнаһтан тыелам дип, өйләнсә, саваплы була, дип җавап бирә. Кеше дөрес ният белән, үземне зинадан, хәрамнан сак-лыйм дип өйләнсә, ул да гыйбадәттән санала.

Теләсә нинди игелекле эш өчен савап языла. Кешеләр арасын төзәтү, аларны яхшылыкка өндәү – яхшы гамәл. Кем шуны Аллаһ ризалыгы өчен дип аңлап эшләсә, савабы тагын да зуррак була. Моны яхшырак аңлау өчен тормыштан бер мисал китерик. Күрше хатыны берәр көнгә сездән балаларын карап торырга сорый. Синең өчен ул – мәшәкать, әлбәттә. Әмма үтенечне кире кагарга кыенсынып, алып каласың. Теләр теләмәс, икеләнеп эшләвеңә караганда, йа Раббым, Синең ризалыгың өчен балаларны карап торам, дип ниятләп алып калсаң, савабы зуррак.

«Аллаһ каршында иң сөекле гамәл – кечкенә генә булса да дәвамлы булган гамәл» дигән хәдис бар. Монда сүз бөтен гамәлләр турында да бара. Әйтик, сез төнлә торып тәхәҗҗүд намазы укый башладыгыз ди. Ике-өч көн укыдыгыз да оныттыгыз, йә иренәсез. Алар өчен савап языла, әмма Аллаһ каршында дәвамлы гамәл хәерлерәк. Елга бер сәдака бирүгә караганда, көн дә унар сум гына булса да сәдака бирү Аллаһ каршында сөекле гамәл санала.

 

Равил хәзрәт Бикбаев,

якташыбыз, Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вәгазьче мөнбәре