Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Гафу итегезче әткәйне»...

... Зөфәр зираттан чыгу белән үзе яратып йөри торган Мулла дугаена ашыкты.

Аңа ялгыз гына калып, уйларын тәртипкә салырга кирәк иде. Әтисенең әйтеп калдырган васыяте күңеленә бик нык тәэсир итте шул.

– Улым, – диде әтисе, – үләр алдыннан Зөфәрне янына чакырып. – Сиңа әйтер сүзем бар: Аллаһны ярат. Ул биргән гомерне ярат. Үкенечле гамәлләр кылма. Гаиләң өчен кулыңнан килгәнне дә, килмәгәнне дә эшлә. Иң үтенеп әйтә торган сүзләрем шушы: күршеләр белән  тату яшә, рәнҗетмә. Үзең беләсең, улым, мин зур хата кылдым. Ялгышып тавыгын тибеп очырган өчен иң якын күршем белән дошманга әверелдем. Гаеп миндә түгел дия-дия үчләштем. Күпме ярамаган сүзләр әйттем. Шушы үч күрше белән ике арага биек койма ясатты. Бер-беребез белән аралашудан туктатты. Хәтта сезне, балаларны да, дуслаштыртмады. Юктан гына башланган низагны күпертәсе түгел иде миңа, аңлашу юлларын табасы иде. Бик соң аңладым шул ялгышымны. Менә хәзер бик үкенәм дә, ләкин гафу сорарга күршем исән түгел. Аллаһтан кичерүен сорап, елый-елый күпме догалар кылсам да күңелемдәге әрнүләр һич кимеми. Минем ялгышларны кабатлый күрмә, балам. Әниең белән минем өчен догачы бул...

Шушы сүзләрдән соң озак та тормады, әтисе мәңгелеккә күзләрен йомды.

...Ташлыкта бик озак уйланып утырды Зөфәр. Бөтен дөньяга ишетелерлек итеп: «Әй, кешеләр, күршеләрегезне рәнҗетмәгез, аларның хакларына кермәгез, ачуланышсагыз да вакытында гафу итешә белегез», – дип кычкырасы килде. – Пәйгамбәребез (с.г.в.) бит әйтеп калдырды: «Үлгәннән соң күршең сине яхшы кеше иде дисә, яхшы кеше булып китәрсең, әгәр начар кеше дисә, начар кеше булып китәрсең». Әйдәгез, шушы фани дөньяларда яхшы кешеләр булып яшик!»

... Һәм Зөфәр ныклы карарга килеп, зур-зур адымнар белән өенә таба юнәлде. Ул инде нишләргә кирәген белә иде: хәзер кайтып, күршесе белән ике арадагы биек койманы сүтәчәк, аның урынына матур итеп кечкенә генә ишеге дә булган койма корачак. Әтисе өчен күршеләренең балаларыннан гафу үтенеп, кичкә аларны чәйгә чакырачак...

Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин,

«Балтач нуры» мәчете имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев