Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сабыр итү һәм тәмуг утыннан котылу ( 4 нче кисәк, тәмам)

Кадерле мөселман кардәшләрем!

Беләсезме, Кыямәт көнендә бу кешегә Аллаһ ни дип әйтәчәк? Ул аңа:
"Хәзер инде хуҗасына аның мөлкәтен кире кайтар", - диячәк. Ул кеше әйтер:
"Ий Аллаһ, Ул дөнья инде тәмам булды, хәзер - икенче дөнья. Аңа бирәсемне мин хәзер каян алыйм инде?" Шунда Аллаһ фәрештәләргә әйтер:
"Аны Тәмуг чокырларының берсенә ташлагыз!" Фәрештәләр аны Тәмугка ташлар һәм әйтер:
"Әнә шул чокырның төбенә кара!" Ул кеше Тәмуг төбендәге шул чокырга карар һәм аның төбендә аңа ышанып тапшырылган шул әйберне күрер. Шуннары аңа әйтерләр:
"Хәзер инде син шунда төш тә, аны алып килеп хуҗасына бир!" Бу кеше Тәмуг төбендәге шул чокыр төбенә таба барыр, аңа анда барып җитәр өчен генә дә җитмеш ел вакыт кирәк булыр. Кайберләре, гомумән, анда барып та җитә алмас.
Шуңа күрә дә кешеләр арасындагы милек мәсьәләләрендә Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә игътибарлы булырга кирәк.
Тагын бер тарихый хәл белән танышып узыйк.
Бер сәүдәгәр вафат булган. Ул гомере буе намазын калдырмаган, уразасын җиренә җиткереп тоткан, зәкятен түләгән, хаҗ да кылган булган. Вафатыннан соң бер дусты аны төшендә күргән һәм аннан сораган: "Син Аллаһ белән очрашкач, Аның каршындагы дәрәҗәң ничек булды? Синең белән анда ничек мөгамәлә иттеләр?" Ул кеше әйткән:
"Аллаһ мине җәзага тартты". Дусты, аптырап, аннан сораган:
"Син бит намазыңны да вакытында укып бардың, уразаңны да тиешенчә тоттың, зәкят тә бирдең, хаҗ да кылдың. Нигә сине җәзага тарттылар соң?" Аның бу соравына әлеге кеше болай дип әйткән:
"Аллаһ миңа сораулар бирде, ә мин Аның сорауларына җавап таба алмадым. Ул миннән: "Ни өчен син товарыңны үлчәгәнгә кадәр үлчәүләреңнең төгәллеген көйләмәдең?" - дип сорады. Бу мәсьәләгә шул рәвешчә җентекләп карау минем башыма да килми иде".
Ә хәзер өйләребез янындагы базарларга карыйк. Анда кемдер алдаша, кемдер урлаша, кемдер ялганлый, ә кемдер талый. Ә бит Аллаһы Тәгалә әйткән:
"Кем караклык кыла - ул кеше безнең беребез түгел".
Үлчәүләрдә алдаган мошенникларга карагыз. Аллаһы Тәгалә алар турында менә нәрсә ди:
"Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч - каты газаптыр. Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алса, үлчәүне тутырып, мул үлчәп ала. Башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә, киметеп үлчиләр. Әйә, ул кешеләр Олуг Кыямәт көнендә терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы? Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисап өчен басып торыр" ("Мүтаффифин (Киметүчеләр)" сүрәсе, 83:1-6).
Кадерле мөселманнар!
Аллаһ Рәсүленең (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) Әбу Һүрайра исемле сахабәсе (радияллаһу ганһу) сөткә су өстәгән бер кешене күргән һәм аңа шулай дигән:
"Раббың сиңа сөттән суны киредән аерып бирергә кушкач син Аңа ни дип җавап бирерсең? Син Аңа нәрсә дип җавап бирә аласың?"
Йә Аллаһ! Безне Сиңа илтүче туры юлдан аерма! Рәхим-шәфкатеңнән аерып, безне берүзебезне генә калдырма! Безне Синдә генә, бары тик Синдә генә мохтаҗлыкта әйлә!
Татарстан Республикасы мөфтие
Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН ,
"Шура"
Фото: http://dumrt.ru/node/13983
Мәкаләнеӊ алдарак чыккан өлешләре:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250