Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Туганың таш белән атса да, аңа аш белән кайтар.

Аллаһ Тәгалә һәркайсыбызны әниләребезнең карыннарында юктан бар кылды.

Аллаһ Тәгалә әйтте: "Аллаһ сезне аналарыгызның карыннарыннан бер нәрсә белмәгән хәлдә чыгарды. Сезгә ишетү өчен колак, күрү өчен күзләр һәм йөрәкләр бирде. Бәлки сез рәхмәтле булырсыз" ("Умарта корты", 78).
Бер карында яралган, бер карында үзенең тәүге ризыгын тапкан кешеләр карыннан җир өстенә килгәч тә бер-берсенә карындаш булып калырга, бер-берсен кайгыртып яшәргә тиешләр. Чөнки алар бер атадан, бер анадан туганнар, шуңа да "туганнар" дип аталалар.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә Үз хакыннан һәм әти-әни хакыннан соң туганлык хакын искә алды: "Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне тиңләмәгез. Ата-анагызга һәм туганнарыгызга игелек кылыгыз" ("Хатыннар", 31 аять).
Сөекле пәйгамбәребез беренче көненнән кешелекне туганлашып яшәргә, якыннарыңның кадерен белергә чакырды. Динебезнең бу сыйфатын мөселманнар гына түгел, хәтта пәйгамбәребезгә дошманлык күрсәтүчеләр дә инкяр итә алмадылар. Мәккә җитәкчесе Әбү Суфьян пәйгамбәргә каршы көрәш өчен ярдәм сорап Рум императоры Ираклий янына баргач, патша аннан: "Мөхәммәт сезне нәрсәгә чакыра?" - дип сорады. Әбү Суфьян: "Бер Аллаһка гыйбадәт кылырга, берәүне дә Аңа тиңдәш итмәскә чакыра. Намаз укырга, бер-береңә тугры булырга, бер-береңне кичереп яшәргә һәм туганлык җепләрен сакларга куша", - диде (Бохари, Мөслим риваятьләре).
Пәйгамбәр Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәч тә, аның янына кешеләр җыелды. Ул аларга: "Мөселманнар, бу шәһәр безнеке булачак. Әйдәгез, имансызларны куабыз", - дип патшалыкка омтылмады, властька ыргылмады. Бәлки үзенең әүвәлге мөраҗәгатендә: "Кешеләр, бер-берегезгә сәлам бирегез, ризыклар белән сыйлашыгыз, туганлык җепләрен бәйләгез һәм төннәрен кешеләр йоклаганда намаз укыгыз, сәлам белән җәннәткә керерсез", - диде (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).
Туганлыкның нәрсә икәнен пәйгамбәребез кечкенәдән яхшы белде. Ата назын күрмәде, алты яшендә әнисен югалтып бабай кулында, абыйлары карамагында үсте. 8 яшендә бабасы да вафат булып, әтисенең абыйсы Әбү Талиб өенә күчте. 40 еллап абыйсының изгелеген тоеп яшәде. Үсеп ныгыгач Әбү Талибның улы Галине үз тәрбиясенә алып, очын-очка ялгап яшәүче абыйсына ярдәм итте. Аллаһ аңа пәйгамбәрлек вазыйфасын тапшыргач та, иң элек җәннәт юлына үз туганнарын өндәргә чакырды.
Туганлык бетү - ил бәласе.
Кайбер кешеләр: "Минем туганнар, ничек телим - шулай яшим", - дип, туганнарына булган мөнәсәбәтен үзенең шәхси эше дип саныйлар. Бу зур хата. Әлеге җинаятьнең бәласе бөтен халык өстенә төшә. Элгәре заманнарда әти-әниләр балаларын туганары белән начар яшәүчеләрдән ерак торырга өйрәткәннәр. Пәйгамбәребезнең оныгы Хөсәенның ул Гали үз баласына: "Улым туганлык җепләрен өзүче белән дус була күрмә, чөнки Аллаһ андыйларны үз Китабында өч урында каргаган", - дип кисәтә.
Бүген җәмгыять кеше үтерү, наркотиклар куллану, угрылык кебек нәрсәләрне җинаять дип белгән кебек, туганлык җепләрен өзүне дә милләт фаҗигасы итеп күрергә тиеш. Әүвәлге заманнарда мөселманнар җыелышып дога кылыр алдыннан, имам кешеләргә борылып: "Арабызда туганнарын рәнҗетүчеләр булса чыгып китегез, без хәзер Раббыбызга дога кылабыз, туганнарын рәнҗетүчеләргә күк капкалары ябык", - дип әйтә торган булган. Ни өчен алар туганнары белән тату яшәмәүчеләрдән курыкканнар, чөнки туганыннан ваз кичкән кешедән, Аллаһ ваз кичә. Пәйгамбәребез: "Туганлык Аллаһының гарешендә эленеп тора һәм: "Кем мине саклый, аның белән Аллаһ була. Кем мине өзә, аннан Аллаһ өзелә", дип әйтә", - диде (Мөслим риваяте).
Туганлык - ризыкны арттыра, гомерне озынайта...
Ике туган бер карында яралганнар, бер карында үзләренең беренче ризыкларын тапканнар. Бер күкрәк сөтен имеп, бер ананың кочагында үскәннәр. Күкрәктән арелып, әни тезеннән төшкәч тә, ризык эзләү аларны җир буйлап чәчкәч тә, туганнарның бер-берсенә якын калулары - аларның тормышларына, ризыкларына бәракәт бирә. Пәйгамбәребез: "Арагыздан берегез ризыгы киң һәм гомере озын булуын теләсә, туганлык җепләрен ныгытсын", - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Туганнарың белән тату яшәп ризыгың киңәя, гомерең озыная. Кызганыч, бүгенге көндә күпме кешеләр байлык артыннан куып, ризыкларын арттырам дип, үз туганыннан баш тарталар, араларын өзәләр. Төрле низагларга кереп, якыннары белән тәмам әрләшеп, судлашып бетәләр... Өч көнлек дөнья малын арттырам дип, кеше үз башына туганының рәнҗешен ала. Туган хакына кереп, байлык артмый, бетә икәнен аңламый, бичара. Моннан бер гасыр элек Риза Фәхреддин хәзрәтләре үзенең "Җәвамигул-кәлим шәрхе" китабында шундый юлларны китерә: "Бүген күпме балалар, аталары вафат булгач, аталарын җирләгәннән соң күз яшьләрен дә сөртергә өлгермичә атадан калган мал-мөлкәтне бүлү өчен мәхкәмәләргә чабалар. Нәтиҗәдә туганнар арасы бозыла, әтинең исеме, нәселе, фамилиясе пычрана, һәм бу байлык атадан балаларга бүләк ителгән бер кайгы-хәсрәт кенә булып кала", - ди.
Хәтерлим, мәктәптә укыганда без төсле телевизор сатып алдык. Бөтен туганнар безгә акча җыештылар. Әти машина яллап Чаллыга китте, әни бәлеш салды, өйгә туганнар җыелыштылар. Элек, зур әйбер алу бер бәйрәм кебек була иде. Ике туган абыйлар яңа өйгә чыккач та, әти аларга акча бирде. Хәзер туганнардан акча сорап торасы юк, башка "туганнар" ярдәмгә ашкынып торалар. Өйдән дә чыгасы түгел, интернетны ачып "акча кирәк" дип яз гына, шундук "Деньги мигом", "Быстро деньги", "Миг кредит" кебек "хәйрияче туганнар" ярдәмгә килеп җитәләр. Туганнар белән җыелышып әйбер алу, урам белән йорт күтәрү кебек нәрсәләр бетеп килсә дә, кредит алганда үз туганын поручитель итеп кертеп, соңыннан бар әҗәтен аның сыртына калдыручылар аз түгел. Ничарадан-бичара күпме әби-бабайлар мәчет-чиркәүләргә елап киләләр. Оныклары алар исеменә кредит алып, болары процентка чумып, хәер сорашып йөриләр. Ә бит туган рәнҗеше бик тиз кайта. Кеше үз явызлыгының ачы җимешләрен бу дөньяда да, ахыйрәткә күчкәч тә татый. Ләкин, ике гөнаһның җимеше аеруча тиз өлгерә: пәйгамбәребез: "Явызлык кылу һәм туганлык җепләрен өзүнең газабын Аллаһ бу дөньяда бирергә ашыктыра, ахыйрәткә дә калдыра" (Әбү Даут, Тирмизи, Хәким риваятьләре).
Йөрешсәң генә туган.
Кайбер кешеләр мәчет юлына баскач, үзләренең туганнарыннан бераз читләшә башлыйлар. Әлбәттә, дингә килгәч, диннән ерак кешеләр белән аралашу өчен сәбәпләр кими. Өстәлгә аракы куелган туйлар, туган көннәр, тәпи юулардан мөселман кешесе ерак тора. Неужели, безне берләштереп торучы сәбәпләр шул шешәле мәҗлесләр, кәеф-сафа корулар гына инде? Пәйгамбәребез: "Кем Аллаһка һәм ахыйрәткә иман китерде, үзенең кунагын хөрмәт итсен, туганлык җепләрен ныгытсын, сөйләсә хәерле сүз сөйләсен, яки дәшмәсен", - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Әгәр безне кайчандыр шешә берләштерә алса, күңелебездәге иманыбыз безне бергә җыя алмый мени? Коръән уку, дога кылу, вәгазь сөйләү, исем кую ашлары, корбан мәҗлесләре... Җыелу өчен күпме сәбәпләр бар, теләк кенә кирәк. Әллә ни зур сәбәбе булмаса да, кичен эштән соң, туганың янына ярты сәгатькә генә кереп чыксаң да, аның да, синең дә күңелләр күтәрелә.
Туганнар арасында булган җылы хисләрне һәрзаман ныгытып, яхшыртып тору тиеш. Ярар, без болай да туганнар инде, - дип, туганың белән еллар буе күрешмәсәң, аралашмасаң, хәлен белмәсәң, туганлык хисләре сүнеп тә китә. Шуңа күрә кешеләр һәрзаман күрешеп, йөрешеп яшәргә тиешләр. Пәйгамбәребез: "Якын туганың белән дә араңны өзсәң, ул якын булмас. Ерак туганың белән дә аралашып торсаң, ул ерак булмас", - диде (Хәким риваяте).
Ачык чырай, назлы сүз белән каршы алса рәхәт, әмма...
"Адәм баласы хатадан хали" түгел диләр. Туганнарның да була төрлесе. Кайберләре ачык күңелле, алар белән гел аралашып торасы килә. Кайберләренең үзләренең дә, тормышларының да тәртипләре юк. Үзләреннән дә игелек күрмисең, син кылган игелеккә дә рәхмәт ишетмисең. Әлбәттә, туганнар үзәра тату яшәгәндә, алар белән кунакка йөрешү, аралашулары үзе бер нигмәт. Ләкин, мөселман кешесе үзен ачык чырай, мул табыннар белән каршы алучы туганын генә түгел, аны дус күрмәүче туганы белән дә арасын сакларга тырышырга тиеш. Туганың сиңа таш белән атканда, аңа аш белән кайтара алсаң, менә бу Аллаһ каршында чын изгелек була. Пәйгамбәребез: "Җавап йөзеннән генә туганлыкны саклаган кеше чын туган була алмый, ә аны туганнары ташласалар да, ул аларны ташламаган кеше чыннан да туганлык җепләрен саклаучы була", - диде (Бохари риваяте).
Пәйгамбәребез Әбүзар исемле сәхабәсенә дә: "Туганың синнән йөзен чөерсә дә, аның белән туганлашып яшә", - дигән вәсыять бирә (Табәрани риваяте).
Буыннар арасындагы туганлык.
Динебез янәшәңдә булган, күзең күргән, син белгән туганнарыңны тану гына түгел, буыннар арасындагы туганлыкны да сакларга чакыра. Һәр кешенең нәсел-нәсәбе бар. Нәсел синнән соң килүче балаларың, оныкларың, торыннарың... Нәсәбең ата-бабаңнарың. Син нинди нәселдән килдең, шәҗәрә агачың сине кайларга илтеп, кемнәр белән тоташтыра? Бүген күпләр, бигрәк тә яшьләр, нәсәп-шәҗәрәләр белән бөтенләй кызыксынмыйлар. Әгәр борыңгыларың сиңа кирәк булмасалар, бала-оныкларыңа син дә кирәк булмассың. Тар һәм караңгы ләхетләрдә дога көтеп, тилмереп ятканда балаларың сине искә алсыннар, сиңа дога кылсыннар дисәң, бүген үз бабай-әбиләреңә дога кылу кирәк. Нәрсә чәчсәң, шуны урасың. Туганлык орлыкларын чәчсәң, аның җимешләре татлы һәм дәвамлы булачак. Пәйгамбәребез: "Нәсәпләрегезне өйрәнегез, шуның белән туганлык җепләрегезне бәйләрсез. Туганлыкны ныгыту гаиләдә мәхәббәтне булдыра, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта", - диде (Тирмизи, Әхмәт, Хәким риваятьләре).
Раббым, безгә туганнарыбыз белән дус һәм тату яшәп, ризык һәм гомерләребезне арттырырга насыйб итсен. Сынаулы вакытларда бер-беребезгә ярдәм итешеп, куанычта сөенешеп, матур итеп яшәүләрне язсын.
Фото: http://www.shiizm.ru/1700

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250