Хезмәт

28 июльдә Балтачта хәләл ярминкә узачак

Бу көнне, Ураза гаете уңаеннан, Татарстандагы бердән-бер булган "Балтач" Хәләл индустриаль паркына хәләл товарлар җитештерүчеләр җыелачак.

Россия, Татарстан эшкуарлары ит һәм сөт ризыклары, кондитер эшләнмәләр, авыл хуҗалыгында җитештерелгән товарларны тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Шулай ук бу көнне концерт була, конкурслар, хәйрия акцияләре оештырыла, дөрес туклану хакында вәгазьләр дә сөйләнеләчәк.
"Хәләл күргәзмә. Балтач -2014" ярминкәсен "Хәләл" индустриясе милли ассоциациясе, ТР МДНнең "Хәләл" стандартлар комитеты, "Балтач" хәләл индустриаль паркы уздыра, дип яза Интертат.ру.
Фото: http://islamic-finance.ru/news/2010-11-19-699

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: