Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде...

Һәрбер сорауга җавап табарга ярдәм итәбез

— Ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде. Кичә мин өйлә намазын укыганда, дүртенче рәкәгатьтән соң, онытылып китеп, өченче рәкәгать дип уйлап, киләсе рәкәгатькә басканмын. Аннары гына моның бишенче рәкәгать икәне башыма килде. Мин намаздан чыгып, аны кабаттан укыдым, чөнки нишләргә кирәк икәнлеген белмәдем. Бу мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итсәгез иде.

— Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! Һәр намазның фарызы бар, әгәр фарыз укылмый икән, намаз намаздан китми. Дүртенче рәкәгатьтән соң әттәхияткә утырып, әттәхият укылган булса, бу очракта дүрт рәкәгать намаз үтәлгән була. Әгәр дә дүртенче рәкәгатьтән соң, өченче рәкәгать, дип торып басып һәм баскач бишенче рәкәгать икәне аңлашылса, шундук утырырга кирәк була. Әгәр дә рөкуг кылганчы әттәхияткә утырып әттәхият укыганнан соң сәһү сәҗдәсен укып намазын төгәлли икән, намаз үтәлгән була. Әгәр дә бишенче рәкәгатьтә рөкуг һәм сәҗдә кыла икән, бу очракта намаз кайтарып укыла. Әлбәттә, мондый очраклар була, бу «Гыйбадәте исламия» китабында җентекләп аңлатылган. Һәрбер мөсел-ман кешегә гыйлем алу — фарыз, намаз уку — фарыз булган кебек, намазның менә бу нечкәлекләрен белү шулай ук һәрбер мөселман кешегә дә тиешледер. Шуның өчен мәчетләргә барып, мәдрәсәдә гыйлем туплап, шушы нечкәлекләрне өйрәнү һәр мөселман кешегә тиешледер.

Сорауларга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев