Хезмәт

“Аллаһ хозурында айларның саны уникедер...” Һиҗри ай календаре тарихы

Мөселманнар куллана торган ай календаре "һиҗри" дип атала.

Реклама

Бу сүз Һиҗра "күчеп китү" сүзеннән алына. Ягъни мөселманнарның һәм Пәйгамбәребезнең кәферләр тарафыннан эзәрлекләү сәбәпле, Мәккәдән Мәдинә шәһәренә күчеп китүедер. Бу хәл 622 елда башлана һәм Мәккә алынганчы 630нчы елга хәтле дәвам итә. Һиҗри календарь, 635 елда, икенче хәлиф Гомәр ибн Әл-Хаттаб (р.г.) тарафыннан, Пәйгамбәребезнең вафатыннан 3 ел үткәннән соң кертелә. Сәбәбе, Ислам дәүләте киңәйгәннән киңәя бара, әмма мөселманнарның үз календарьлары булмый. Рәсми документларда, хатларда тарихны күрсәтергә кирәк, шулай ук тарихны өйрәнгәндә дә календарь бик мөһим була. Шул сәбәпле Басра шәһәренең әмире Абу Муса Әл-Әшгари (р.г.) хәлиф Гомәргә мөселманнарның үз календарьларын булдыруның кирәклеге турында хат яза. Гомәр моның белән килешә, ләкин сорау туа: кайсы вакыйгадан саный башларга? Берәүләр Пәйгамбәребезнең туган көненнән, яки үлгән көненнән алып диделәр, икенчеләре пәйгамбәрлек вазыйфасы йөкләнгәннән алып диделәр, өченчеләре зур вакыйгалардан алып санарга дигән тәкъдим керттеләр, мәсәлән, беренче Бәдер сугышында җиңү, Мәккәне алу. Әмма Гали ибн Әбу Талиб (р.г.) елны Пәйгамбәребезнең Мәккәдән Мәдинәгә күчкәненнән алып (622 елдан) саный башларга, дип тәкъдим ясый. Бу фикер Гомәргә ошады һәм бөтен мөселманнар күңеленә дә хуш килә.

Ни өчен Гомәр бу фикерне кабул итте? Эш шунда ки, Пәйгамбәребезнең Мәдинәгә һиҗрәт кылуы, бу тәкъдим иткән вакыйгаларның барысыннан да олырак бер гамәл була. Чөнки Пәйгамбәребез Мәккәдә фәкать бер Аллаһка гына табынырга чакырды. Бу вакытта намаз булса да зәкәт, ураза, хаҗ, никах дигән гыйбәдәтләр әмер ителмәгән иде. Фәкать бер генә идеология: Аллаһтан башка табынырга лаеклы зат юк һәм Мөхәммәт Аллаһның рәсүле. Ә инде Мәдинәгә күчкәч, намаз хөкемнәре китә, шунда зәкәт, ураза, хаҗ әмер ителә, шәригатьнең бөтен хөкемнәре аңлатыла, шушы идеология белән гамәл бергә кушыла. Мәдинәдә ислам дине көчәя һәм шуннан бөтен дөньяга тарала. Менә бу дөрестән дә зур вакыйга була. Ә иң мөһиме мөселманнар бер кемнән дә курыкмыйча бергә җыелып җәмәгать намазларын укый башладылар. Ләкин ни өчен Гомәр беренче ай итеп Мөхәррәм аен сайлаганы билгесез. Бәлки Мөхәррәм ае 4 харам айларның (Рәҗәп, Зөлкагдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм) соңгысы булгангадыр. Чөнки бу айларда дошманлык күрсәтү, һөҗүм итү, сугыш башлау катгый рәвештә тыелды, харам кылынды. Шулай ук Пәйгамбәребез әйтте: "Рамазан аеннан соң иң изге ай Мөхәррәмдер". Шулай итеп 622 ел мөселманнарның һиҗри елының башы була.
Ләкин монда шундый сорау туа: Пәйгамбәребез нинди календарь белән яшәгән соң? Миңа калса, Пәйгамбәребез ай календаренә өстенлек биргән булса кирәк. Ни өчен ? Чөнки мөселманннарның изге айлары һәм көннәре бар, мәсәлән, Рамазан, Мәхәррәм айлары, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне, Гашура һ/б көннәр бөтенесе дә айны күрүгә бәйле. Пәйгамбәребез Рамазан уразасы хакында әйтте: "Ай күреп уразага керегез, ай күреп чыгыгыз". Бу выкыйгаларны айга карамыйча берничек тә белеп булмый.
Аллаһ та Коръәндә әйтә: "Ел саннарын һәм хисапны белү өчен Ул айга урыннар билгеләде". (Юныс: 5). "Алар синнән яңа туган ай хакында сорашалар. Аларга әйт: " Ул ай кешеләргә вакытларны һәм хаҗ җиткәнен күрсәтә".( Бакара: 189).
(Дәвамы алга таба булачак, күзәтеп барыгыз)
Фото: http://sawab.ru/2011/10/16/islamskiy-kalendar/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: