Хезмәт

“Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде… Моны уйлап чыгарып та булмый”

Кызык бит һәм аны уйлап чыгарып та булмый.

Менә шуннан соң Аллаһ юк дип әйтеп карагыз инде. Бар ул, бар. Дөнья белән, бөтен гамәл белән һәм безнең һәрберебез белән, аерым-аерым да Ул идарә итә. Әйткән сүзләрем бөтен­ләй яңалык та, ачыш та түгел. Һәм исбатлап тору да таләп ителми, шулай да бу кызык хәлләр турында минем сезгә сөйләп бирәсем килә. Кызык бит һәм аны уйлап чыгарып та булмый.

“Казан утлары” журналының соңгы, 12 нче саны килде. Почта якларын урап, язылып кайтмасам, ул башка килмәячәк. Ансыз яшәүне күз алдына да китереп булмый, шулай өйрәнелгән инде. Үзе – иптәш, үзе – дус. Барлыгыбызны, укымышлы, әдәбиятыбызны, сәнгатебезне, милләтебезне, тарихыбызны ярата торган, фидакарь җан булуыбызны д­лилли торган фал да әле ул. Ник соң безнең шундый журналыбыз 4-5 мең тираж белән генә чыгарга тиеш? Чыксын ул 50-60 меңле булып. Миңа калса, татар матбугатына язылу, аны уку, кемнең нәрсә язасын белеп тору үзе үк телне, милләтне саклауга санлы бер эш булыр иде. Тел бетә, милләт бетә дип сөйләнергә яратучылар бар-барын. Миңа калса, тел дә бетми, милләт тә бетми. Язучы Ибраһим абый Газинең: “Кеше ул, картайдым, дигән көннән картая башлый, шул сүзне әйтүдән сакланырга кирәк”, – дигәнен укыганым бар иде. Күңелгә кереп калган бит, әй, әйтәсе килми шул сүзне. Димәк, тел, милләт мәсьәләсендә дә шул ук инде. Бетәбез дибез икән, инде бетәбез. Ә бер дә бетәсе килми әле. Укылмаган, берсеннән-берсе кызыклырак әсәрләр көтеп тора. Алар турында “Казан утлары” журналы хәбәр итә. Акчаңны кызганмыйча, бер язылып кайтасың да ай саен берсеннән-берсе кызыклырак әсәрләр – Чыңгыз Айтматов, Ринат Мөхәммәдиев, Камил Кәримов, Рафис Корбан романнары, Нәбирә Гыйматдинова, Айгөл Әхмәтгалиева, Фоат Садриев, Тәлгать Галиуллин, Рамис Латыйпов, Айгиз Баймөхәммәтов повестьларын өйдә генә көтеп утырасың. 2019 елда журнал битләрендә дөнья күрәчәк табадан яңа төшкән кайбер әсәрләр исемлеген барлап чыктым да әдәбиятны шигырь белән изгән, шигырь белән баскан заманда “Казан утлары” журналы әллә шигърияттән баш тартамы дип куркып киттем. Аллаһы сакласын, шөкер, безнең халык шигъриятле, хисле, җырлы, моңлы. Тукайлы халык һәм Рәниф Шәриповлы халык. Исемлектә бер поэзия әсәре һәм, ул да булса – аның “Җомга” поэмасы. Сөбханалла. Журналга яңа язылган абунәчеләр аны укып ләззәтләнәчәк әле. Ул аны 2015 елда язган иде. Без аны шул ук елны диярлек (“Татар мөселман календаре”н бер ел алдан әзерлибез бит) 2016 елда календарь битләрендә, заманча булса да, тулысынча басып чыгардык. Бездән күреп дип әйтә алмыйм инде, бу бик шәп поэманы “Казан утлары” да басты. Рәниф Шәриповның 2016 елда чыккан китабы да шул поэманың исеме белән “Җомга” дип атала иде. Бу гаҗәп тәэсирле, хисле әсәрне мин ятлап алдым. Халык белән очрашуларда, сәхнәләр­ә, мәчетләрдә, Коръән мәҗлесләрендә сөйләп йөрдем. Ул утны-суны кичкән, чолганышта калган, сугышын да, тоткынлыгын да, төрмәләрен дә күргән Закир абый турында. Ул – гадиләрдән-гади, чын, намуслы, иманлы, татар кешесе. Аның һәрвакыт ап-ак күлмәге бар, иртәгә җомга дигән көнне ул шуны юып кия. Иманлы, яхшы күңелле бу татар кешесен фәрештәләр озата йөри, Аллаһы саклый. Ул дога ятлый, ике гаеттән өстенрәк булган җомганы зурлый. Татарлыгын, иманын саклый, җаннарны сихәтләндерә торган дәва, якты, ягымлы нур бөркелә. Нинди генә хәлләргә төшсә дә, кешеләрнең хөрмәтен казана. Әй, яраттым да инде бу поэманы. Кайдадыр мин аны, елның иң яхшы әсәре, дип тә язып та чыктым әле. Аның турында язучыларга, шагыйрьләргә сөйләдем. Марсель Галигә, Вахит Имамовка, Ркаил Зәйдуллага, Газинур Моратка, Зиннур Мансуровка, Фәүзия Бәйрәмова, Нәбирә Гыйматдиновага, Нәҗибә Сафинага. Берсе дә каршы булмады. Соң сез бит инде – татар әдәбиятының тартып баручы бурлаклары, үз сүзегезне өздереп әйтә торган зур шәхесләр. Бирегез әле шул Рәниф Шәриповка Тукай бүләген, дидем. Аллаһының рәхмәте яусын, тырышып карадылар. Идарә әгъзалары барысы да “за” иде дә, тавыш биргәндә ничәдер шар җитеп бетмәде, диделәр. Шәриповтан шәбрәкләр булгандыр, күрәсең. Дөрес, буласы булса, була инде ул. Әнә Миргазиян абый Юныс Тукай бүләген алганын сизми дә калды. “Ватаным Татарстан” газетасының әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире Асия Юнысова өч көн буена язучының әсәрләрен укып, әсәрләнеп, Миргазиян абыйның документларын җиренә җиткереп эшләп, комиссиягә тапшырды. Берүзе җыелыш та җыйды, фикерләр дә, тәкъдимнәр дә туплады, радиога барып сөйләде, мәкаләләр язды. Хәтта, Тукай бүләген бирә торган комиссия әгъзалары белән сөйләшеп, аның ниндирәк язучы икәнен аңлатып чыкты. Үз вакытында котлаулар кабул иткәндә, Миргазиян абый бәхетле иде. Ә бер елдан үпкәсен сиздерде. Чөнки ул алганның икенче елында бүләкнең күләмен шактый арттырганнар иде. Ничек кенә арттырсалар да, татарның иң зур бүләгенә яхшы машина алып булмый. Кәҗәсе түгел, мәзәге дигәндәй, дәрәҗәсе зур. Яраткан җырчыбыз Фәридә апа Кудашева белән дә шулайрак булды. Мин Миншәех Харис улына (ирем) әйттем, ул җитәкчесе – баш мөхәррире Зиннур Мансуровка әйтте. Ул исә документларны бик оста эшли белә, сөенә-сөенә башкарды. “Мәдәни җомга” газетасы исеменнән бөек җырчыны Тукай бүләгенә тәкъдим иттек. Бу изге эшне башкаруда Зиннур әфәнде бик тырышты һәм без җиңдек. Ул да Тукайлы булды, чын йөрәктән эшләгәндә җиңеп тә, уңышларга ирешеп тә була. Аллаһы Тәгалә, изге эшләрдә ярышыгыз, ди. Мондый ярышларда һәрвакыт гаделлек җиңәргә тиештер. Менә тагын Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге өчен ярышлар башланып китәр. Кемгә булыр, кемгә бирерләр? Миңа калса, “Җомга” поэмасын язган, шул исемдәге китап чыгарган Рәниф Шәриповка тиеш. Шулай булмаса, “Казан утлары” журналы аны иң-иң яңа әсәр дип тәкъдим итәр идеме икән? Әле 2020 елга “Татар мөселман календаре”н туплап, язып, төзеп утырам. Бу Рәниф Шәрипов туган, дөресрәге, 70 яшькә җиткән ел икән. Ул 1950 елның 5 маенда Кукмара районының Чокырчы авылында туган. Аны әнисе Ямьбикә (мондый матур исемне беренче ишетәм) апа берүзе үстерә. Бәхетле балачак бик кыска була шул. Улына 11 яшь булганда, тома ятим калдырып, үзе дә вафат була. Рәнифне Арча районы балалар йортына җибәрәләр, ул шунда үсә, чыныгу ала, сау-сәламәт матур егет булып, урта мәктәпне тәмамлый. Казан химия-технология институтына укырга керә. Бәхетсезгә җил каршы, диләр бит, ул елларда институтлардан армиягә алалар иде. Шул армия Рәнифне харап итә, җил­кәннәрен җил каера, канатлары очканда янып төшә. Хәрби корабтагы хезмәте вакытында ул, бозлы суда калып, каты, гомерлек салкын тидерә. Аны Казанга озатучылар кайтара. Ниләр күргән, ниләр кичергәндер? Шул урында Фәнис абый Яруллин искә төшә. Ул көрәшче булган икән, аның Нурсөясе дә көрәшче булгандыр. Рәниф тә, хатыны Дамирә дә көрәшчеләр түгел. Чү, туктыйм инде. Шундый хәлдә, урын өстендә “Тәрәзәдә ут”, “Ян, учагым”, “Күк һәм күңел йолдызлары”, “Йорт иясе”, “Җомга” кебек китаплар, проза әсәрләрен дә санарга җыенмыйм. Шагыйрь Фәнис абыйдан бераз гына калышса да, иҗаты зур, бәрәкәтле аның. Тукай бүләген күп язган өчен түгел, гүзәл әсәр иҗат иткән өчен бирергә кирәктер. Шул бердәнбер “Җомга” поэмасын гына язса да, ул Тукай бүләгенә лаек. Аңа бирми кемгә бирерләр икән? Мин әйтәсемне әйттем дип уйлаган идем. Юк икән, инде менә Рәнифнең “Җомга”дан да күркәмрәк поэмалар язганын ишеттем. Бездән теләк һәм дога.

Фәния Хуҗахмәт/“Ватаным Татарстан”, /№ 8, 22.01.2019/

Реклама
Теги: чын
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: