Хезмәт

Ашау әдәбе

Ике кул белән ашау мөселман әдәбе түгел. Аш ашаганда бер кулымда кашык бар дигән сылтау белән сул кулга ипи тоту дөресме?

Ислам дине камил дин һәм Аллаһ аны кешелек өчен бирде. Яшәешнең кайсы гына ягын карама, сәясәтме, матди якмы, ашау-эчүме, барысы да ислам динендә тиешенчә аңлатылган. Бүген сүзебез яшәешнең аерылгысыз өлеше – ашау турында. Аның да үз әдәбе бар. Һәм аңа Пәйгамбәребез (с.г.в.) игътибар бирә иде. Аның турындагы бер риваятьтә: ул ашарга теләсә, кулын юа иде диелә. Һәм ашау алдыннан кул юу безнең мәзһәбтә сөннәт гамәл санала. Кул юып, өстәл янына утырганнан соң, Аллаһны телгә алу, ягъни “бисмилләһ” әйтү кирәк.

Әгәр кеше йортына кергәндә һәм ашар алдыннан “бисмилләһ” әйтмәсә, шайтан аңа ияреп керер һәм ризыгын да аның белән бергә ашар, ашарыма да бар, йоклар урыным да бар, дип шатланыр. Әгәр кеше йортына кергәндә һәм ашар алдыннан “бисмилләһ” дисә, шайтан бүген ашар ризыгым да, йоклар урыным да юк, диеп кайгырыр. Бу сүзне пышылдап кына түгел, ә тавыш белән әйтү хәерлерәк, яныңдагы онытканнарның да исенә төшерү өчен кирәк ул.

Һәрберебез хәтерлидер: сабый чакта өстәл артына утырганда әби-бабайлар безгә: “Тәти кулың белән аша”, – дип, уң кул белән ашарга кирәклекне искә төшерә иде. Әби-бабайларыбыз бездә шул рәвешле мөселманча ашау әдәбен тәрбияләргә тырышканнар, бүген дә шуны үтәсәк һәм балаларыбызны, оныкларыбызны да өйрәтсәк иде.

Ике кул белән ашау да мөселман әдәбе түгел. Аш ашаганда бер кулымда кашык бар дигән сылтау белән сул кулга ипи тоту динебезнең әдәбеннән түгел. Бер мөбарәк хәдистә Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын): “Сул кул белән бары шайтан гына ашый”, – ди. Хәтта сулагай булсаң да, башка эшләрне сул кул белән эшләп, ашауны уң кул белән ашау зарури.

Ризыкны бергә җыелып ашау саваплы. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Ризыкны бергә ашагыз, бергә ашау ризыкны бәрәкәтле итәр, бер кешелек ризык – икегә, ике кешелеге өч кешегә җитәр”, – диде. Сәхабалар дә беркайчан үзләре генә ашамаганнар, өйләрендә башка кеше булмаса, урамнан үтеп баручыны алып кереп булса да, өстәл артына чакырганнар. Шулай ук өйдә тәмле ризык пешергәндә күршеләрне дә онытмаска кирәклекне, әзерләнгән ризыкны аларга кертү кирәклекне искәртте. Тәмле сумса яки ишек алдында пешкән шашлык исе күршеләрнең, балаларның да борынын “кытыклый”, аларның да нәфесе керә бит. “Ризыкны синең өчен башка берәү әзерли икән, хәтта ул хезмәтче булса да, аны да ризыкландырыгыз, аңа да өлеш чыгарыгыз, – диде пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын), чөнки ризык әзерләүнең мәшәкатен, эсселеген ул татыды”.

Бергә ризыклануның да үз әдәбе бар. Әгәр ризык бар кеше өчен бер тәлинкәгә салына икән, һәр кеше үз алдыннан ашарга тиешлекне, шулай эшләгәндә ризыкның уртасына бәрәкәт төшүе хакында пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтеп калдырган. Ә ризык бертөрле генә булмаса, мәсәлән, тәлинкәгә җиләк-җимешләр куелган булса, ул вакытта үзең теләгәнне, теләсә кайсы урыннан сайлап алып була. Инде ризыкның бәрәкәте хакында әйтелгән икән, аның бераз суынганын көтү һәм ризыкның ахыргы өлешенең бәрәкәтле булуы турында да пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның сәламе булсын) хәдисләре бар. Шуңа күрә мөселманнарда тәлинкәдәге ризык калдыкларын ипи белән җыеп кабып кую, бармаклардагы майны тел белән ялап кую сөннәт гамәлләрдән санала.

Ашап бетергәннән соң куллар юыла. Куллар юылмыйча йокларга ятып, берәр начар хәл булса, үзегез гаепле булырсыз, дип кисәтелә хәдистә. Чөнки юылмаган кулга төрле бөҗәкләр ризык эзләп килергә, тешләргә мөмкин.

Мөселман кеше ризыктан гаеп эзләмәс, ошаса – ашар, ошамаса – юк. Бу – тозлы яки борычлы дип гаеп эзләү күркәм гамәлдән түгел. Шулай ук терәлеп яки корсакка ятып ашау да мәкруһ гамәлдән санала.

Ризыкны олылау – мөселманнарның күркәм сыйфаты. Ашаганда синең өлешкә кортлы җиләк-җимеш эләгә икән, мөселман әхлагы буенча, аның кортлы урынын кисеп ташлап, калганын ашау тиешле. Ашка чебен төшә икән, чебеннең икенче канатын да ашка батыру, аннан соң гына аны алып ташлау кирәк. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) чебеннең бер канатында агу булса, икенче канатында ул агуны бетерә торган матдә бар, диде. Моның шулай икәнлеге хәзерге фәндә Германия галимнәре тарафыннан да расланды.
Барыбызга да әдәплелек кагыйдәләрен үтәп ризыкланырга язсын.

Равил хәзрәт БИКБАЕВ,
якташыбыз,

Казан шәһәренең Әмәт мәчете имамы.

 

Реклама
Теги: ашау
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: