Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Әти-әниләргә дога кылыйк!

Безнең иң кадерле кешеләребез — әти-әниләребез. Алар — бу якты дөньяга килүбезгә сәбәпче. Нәни вакытыбызда, төн йокыларын калдырып, алар безне баккан. Бераз үсә төшкәч, киреләнүләребезгә сабыр итеп, безне тиешенчә тәрбия кылганнар. Ата-аналарга ничек дога кылырга соң?

Авырып китсәк, көне-төне безнең өчен борчылып, яныбыздан китмичә дәвалаганнар. Үзләренә бик авыр булса да, «балам интекмәсен, мохтаҗлык кичермәсен, кеше арасында ким-хур булмасын» дип, үз авызларыннан өзеп, безне ашатып-эчереп, өс-башыбызны карап, башка кирәк-ярак белән тәэмин итеп торганнар...

Ата-аналарның барысы да үз баласын җил-яңгырмый тидерми кадерләп үстерә. Балалары өчен хәерлелек теләп, һидаят-тәүфыйк сорап, һәрвакыт дога кылырга тырышалар. Без дә әти-әниләребезгә һәрчак игелек кенә китерик һәм алар өчен һәрчак изге догада булыйк. Аллаһ Тәгаләнең Коръәнендә ата-аналарга дога кылырга әмер ителә: «Раббир-хәмһүмәә кәмәә Раббәйәәнии сагыйра» («Әй Раббым! Алар мине мәрхәмәт белән тәрбия кылганы кебек, Син дә аларга дөньяда һәм әхирәттә шәфкать кыл!») («Исра» сүрәсе, 24нче аять).

Әйе, алар безгә дога кылган кебек, без дә алар өчен һәрвакыт дога кылырга тырышыйк. Әти-әниләребез өчен бу дөньяда — бу дөнья яхшылыкларын, әхирәттә әхирәт яхшылыкларын сорыйк. Әти-әниләребезне догабыздан бер дә калдырмыйк! Югарыда китерелгән шушы доганы да ятлап, шул дога сүзләре белән дә Раббыбызга ялварыйк.

Чыганак

Автор:Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев