Хезмәт

Авыл имамы нинди булырга тиеш?

Әлеге язманы әзерләргә Тәтеш районыннан килгән хат этәргеч булды.

Ул русча язылган. Кыскача тәрҗемәсе болайрак: "Хөрмәтле редакция, минем сорауларга җавап бирмәссез микән? Кайчандыр Алланы санга сукмаган яки мәчеткә укырга йөргән балаларны куып чыгарган яисә үзен дин сабагына өйрәтүчене хурлаган кеше имам, мулла була аламы?" Хат авторы имзаны Х. Мансур дип куйган. Мансур абый редакция аңлатмасын сораса да, имам шундый булырга тиеш, дип акыл өйрәтүне урынсыз дип таптык һәм Татарстан мөселман­нарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашып сөйләшергә булдык. Әңгәмә барышында халыкны борчыган башка сорауларга да тукталдык.


- Газетага хат язучы фами­лия­сен куймаган. Намаз укыймы ул, кемгәдер үп­кә­се бармы - берсен дә белмибез. Мәчеткә йөрсә, имам сайлаганда үз фикерен әйтә ала иде, - ди Җә­лил хәзрәт. - Имам­ны өс­тән китереп куймый­лар. Аны авыл халкы үзе сайлый. Шулай да килеш­терергә кирәк, чөнки төрле агымнар бар. Шә­ригать буенча беренче чиратта белеме, аннары яше, тавышы, кешене җәлеп итә белүе исәп­кә алына. "Гыйбадәте ис­ламия" ки­табында да шулай языл­ган.

Ә мин иң әүвәл ке­шенең әдәп-әхлагына карагыз дим. Белем­не ул соң­рак та алырга мөмкин. Холыкны үз­гәртүе бик җайсыз. Авыл­га имам табу бик авыр бүген. Шактые - 80 яшьне уз­ган картлар. Сәбәбенә кил­гәндә, менә бүген иртәнге икенче яртыда мәчеттә идем инде. Җәй көне иртәрәк тә ба­расың, ястүдән соң төнге унбердә өйгә кайта­сың. Моңа бар кеше дә чыдый алмый. Пәй­гам­бә­ребез, җитәк­челәрегезгә ита­гать итегез, һәр имам артына басып на­маз укы­гыз, шайтанны да сүкмәгез, дигән.


- Ә аннан әйбәтрәк, бе­лем­лерәк кеше табылса?..

- Алыштырырга була. Юк икән, аны хөрмәт итәргә тиешсең. Ал­лаһы Тәгалә кем­нең кем бу­луы­на ка­рамастан, бөтен кешегә рәх­мәт­ле, тәүбәне кабул итә, ки­черә. Бер­вакыт иблис белән фиргавен оч­рашкан. Фиргавен иблискә: "Син Ал­лаһы Тәгалә кушканны үтә­­мә­дең, сәҗдә кылмадың. Мин үземне Алла дип игълан итеп, гөнаһлы бул­дым. Бездән дә гө­наһ­лы бар­мы?" - дип әйт­кәч, иб­лис: "Бик күп, - дигән. - Бе­рәү икенче кешене рән­­җет­кәч, ялгышын аң­лап, гафу сорап барса, тегесе гафу итә алмыйм дисә, безгә караганда да гөнаһлы". Ки­чер­мәү­че үзен Аллаһы Тә­галәдән өстен куя килеп чыга.

- Имамны сайлаганда, ур­так фикергә килә алмыйча, Сездән ярдәм сораган очрак­лар булдымы?

- Бер авылда имам юк дип, мине алып киттеләр. 1990 нчы ел­лар иде ул. "Булышыгыз, җеназа укырга да ке­ше калмый бит", - диде­ләр. Бар­дым, җомга намазы укыдык. Шунда тәртипле генә бер кешегә: "Әйдә, үзең алын, өйрә­термен, китаплар да бирермен", - дидем. "Ничек ин­де, заманында про­пагандачы бул­дым, хә­мер дә тоткаладым, хәзер мулла булып китимме?" - ди бу. Шулкадәр ку­рыкты. Ул элек мәктәп директоры иде. Аны тәкъ­дим итеп ялгыш­ма­ган­мын: эшен ихластан, җиренә җитке­реп алып барды, мәчет төзетте, бала­лар укыт­ты. Элекке вазый­фасында төрле чак бул­ган­дыр. Кемнеңдер кайчандыр булган гаебен актарып чыгарып, тырнак астыннан кер эзләп, ул эш­ләгәндә мәчеткә йөр­мим, артына басып намаз укымыйм, дип әйтү дөрес түгел. Мәчеткә имам янына кил­мисең, ә Аллага сәҗдә кылырга ки­лә­сең. Әдәпле, иманлы мулла барында бер әрсезе, шуны тап­тап-изеп, әлеге эшкә алына икән, монысы, әлбәттә, кабул ителми.

- Җәлил хәзрәт, ә кем­нәр имам була алмый?

- Кайчандыр хөкем ител­гән кеше дә, тәүбә кылган икән, мәзин дә, имам да булырга мөмкин. Ул җитәкче органнарга гына сай­лана алмый. Утырып чыгучылар ара­сын­да да мәчеттә бик әйбәт итеп эш алып баручылар очрый. Имам да күктән төшмәгән, ул да җирдә яши, фәрештә түгел. Гө­наһсыз кеше юк. Тик берәүнекен халык белә, икен­чесенекен бел­ми. Карап торырга әйбәт тоелган адәм, бәл­ки, начар­дыр. Кешенең күңелен ярып карап булмый.

- Авылда имам табу җиңел түгел, дидегез. Ул хезмәт ха­кына да бәйле түгелме?

- Анысы да бардыр. Күз ал­дына китерегез: медицина вузын тә­мам­лап кайтучыга - миллион сум, авыл ху­җалыгының яшь бел­геченә 300 мең сум акча бирәләр. Аларга грантлар каралган, өстәмә хезмәт хакы түлиләр. Шуңа ка­рамастан, күп районнарда табиб­лар, укыту­чылар, агрономнар җитми. Ә дин әһеле үз хисабына мәчетне то­тарга тиеш, салым да түли. Иң гаҗәбе шунда: аңа бер тиен хезмәт хакы каралмаган. Кем чыдасын? Кайбер авылларда имамга йорт бирәләр, айга ун­бишәр мең сум хезмәт хакы түли­ләр. Яшьләр кайта, тик озак­ламый китеп бара. Аларны да гаеплисе килми. 19-20 яшьлек кеше авылга кайтып төшә. Ә сала халкы мәҗ­лескә элекке га­дәт буенча карт мулланы чакыра. Егет буш мәчет­тә берничә көн утыргач, китү җаен карый.

Реклама

- Авылда мәчет була торып та, аның буш торуын ничек аңлатасыз?

- Кешенең дингә килүе тиз түгел ул. Аннары халкы картая. Мә­четкә генә тү­гел, мәктәпкә, бакчага йөрү­челәр азая. Кеше, мәшә­кать­тән туеп, баласын шә­һәргә озата. Шә­һәрдә дә җиңел түгел. Анда да китереп бирми­ләр. Авылда болын кадәр йорт буш тора, мәк­тәп, бакча ябыла, йөр­тергә бала юк. Авылдан китү­че берничә елдан малосе­мей­ка яки 1-2 бүлмәле кысан фатир алып, шун­да әвәрә килә. Шулар авыл­да калып, дүртәр-би­шәр бала алып кайткан булса, мәктәп тә, бакча да ябыл­мас, мәчет тә гөрләп эшләп торыр иде. Адәм баласы, олы­гайгач, ба­рыбер авылга тар­тыла... Үләргә авылга кай­талар. Ул чагында мәк­тәпне дә, бакчаны да саклап булмый инде.

- Кайбер авылларда имам­нар зиратны карап тора, ике-өч кенә бала булса да, җыеп укыту җа­ен табалар. Картлар белән дә мөнәсәбәтләре әйбәт. Ә кай­бер­се, җомгага ничә кеше ки­лер икән дип, көтеп утырудан башканы белми...

- Соңгылары азрак. Күпчелек имамнар эшли. Зиратны да, мә­четне дә карыйлар. Гаеп-кыек бө­тен хезмәт кешесе арасында бар. Газетага да милиция өстеннән язарлар иде, куркалар, укытучы турында да язмыйлар, балаларын укытасы бар. Ә имамны кем тели, шул сүгә. Мин Балтач райо­нында мөхтәсиб булып 27 ел эшлим инде. Яныма: "Имамыбыз начар", - дип тә килгә­лиләр. "Ярар, хәзер җыелыш ясыйм да сине имам итеп куям. Бер ел эшләгәч, бүгенге имам белән синең эш­чәнлекне чагыш­ты­рыр­быз: күпме кеше йөргән, күпме кеше укыган, финанс ягы ничек? Начар эшләсәң, куып чыгарып, теге кешене куям", - дигәч, кисәк юкка чыгалар.

Кайбер газеталарга мәет­не юган өчен акча сорадылар дип тә зарланып язалар. Акча түлисең килми икән, якын кешеңне үзең юарга мөмкин. Юган­сың, кәфен­лә­гәнсең дип, мулла җеназа уку­дан баш тартмаячак. Шул аңла­шыл­мый: мәет юган муллага 500 сум акча кызганалар, туй мәҗлес­ләрендә тамадага 20-30 мең сум түлиләр. Никах укыган муллага акча бирсә­ләр, артыннан сөй­ләп йөри­ләр. Ул да эш баш­кара бит. Аның хезмәт хакы да юк. Чир­кәүләрдә хрис­тианны соңгы юлга озатканда түлә­тер өчен прей­ску­рант бар. Бездә карал­маган, ки­рәк­ми дә. Берәүнең бирергә мөм­кинлеге бар, икенче ке­шенең юк. Кызганыч, мөм­кин­леге булганнар күбрәк тә шаулап йөри. Шулай да, мәет юган кешенең акча сорарга хакы бар.

- Җәлил хәзрәт, ни кыз­га­ныч, үзенә кул салучылар да юк түгел. Имам мордар кит­кән ке­шеләрне җеназа укып, ясин чы­гып озатырга тиешме?

- Безнең Хәнәфи мәзһәбендә эчеп үлгән кешегә дә, үз-үзенә кул салган кешегә дә җеназа укылырга тиеш. Аны имам үзе тү­гел, ярдәм­чесе укыса хәер­лерәк. Кешедән кө­ләргә дә, аны хур­ларга да яра­мый. Кайсы әйберне үзебезгә килмәс дип әйтә алабыз? Пәйгам­бәребез: "Бе­рәү динле булып туар, динле йортта яшәр. Җәннәткә керергә бер карыш кына калгач, тәкә­б­бер­лек белән берәр гамәл кылыр да җә­һәннәмгә китәр. Икенче берәү динсез булып туар, динсез йортта торыр, үкенеп тәүбә кылыр да җән­нәткә кереп китәр", - дигән. Дөнья бит, иртәгә нәрсә буласын әйтә алмыйбыз.

http://vatantat.ru/

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 8 декабря 2017 в 09:20
    Балтачның СМУ микрорайонында ЮТҺ
  • Балтачта "Төнге чаңгы юллары" яңа сезонын ачты
  • 9 декабрьдә башкалада узган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән фоторепортаж
  • Районда терлекчелек өлкәсендә 11 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак районнныӊ «Уӊыш» хуҗалыгында ясалды
  • Балтачның “Ватан сакчылары” һәйкәлендә тагын бер флаг күтәрелде
  • Балтач балалары коррупциягә кршы көрәшә
  • Нылкышно-анай куинь полэс дано
  • "Хезмәт"сез яшәп булмый ди карилелеләр
  • Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар (+фоторепортаж)
  • Каратэ-кекусинкай соңгы елларда районыбызда зур популярлык казана (+фоторепортаж)
  • "Мудорвай" республиканской конкурс ортчиз
  • "Татарстан" хуҗалыгында районда сөт җитештерү турында җитди сөйләшү булды (+фоторепортаж)
  • “Салават күпере” балалары әниләрен бәйрәм белән котлаган
  • Балтачта Әниләр көне уңаеннан, “Ак чәчәкләр сезгә, ак җаннар” дип исемләнгән бәйрәм оештырылды
  • Балтачлылар ярминкәсе республикада югары бәяләнә (+фоторепортаж)
  • Римма Ратникова Балтачта "Бердәм Россия" сәяси партиясенең конференциясендә катнашты
  • Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышларыннан фоторепортаж
  • "Сельхозтехника" призына узган волейбол ярышлыры
  • "Чираттагы ярминкәгез дә, яхшы оештырылган" дип бәя бирделәр казанлылар
  • Крокодилның теше сызласа, нишләргә? яки тәрбиячеләр бала сәламәтлеге турында сөйләшә (+фоторепортаж)
  • Балтачта "Ат ил күрке" бәйрәм тамашасы узды.
  • 9 май - парад