Хезмәт

Авылларда җомга намазына йөриләрме...

Татар авылларына барсак, кайчакны изге җомга чорына туры киленә. Каршыга пөхтә итеп киенгән өлкән яшьтәге абзыйлар очраса, җомгага барышларыдыр дип уйлап куясың...

Кайчакларда сөйләшеп тә аласың... Күп очракта "бик аз киләләр шул, нинди зур, матур мәчетебез бар, килүче сирәк", дигән җавап ишетәсең. Халкы күп, зур авыллардан мондый җавап ишетү рәхәт түгел, әлбәттә. Ә менә Норма авылында һәр җомга мәчет каршы тулы машина белән үтә. Әлеге җирлекнең яшь егетләре дә җомга намазын калдырмый, вәгазь тыңлап, җанына сихәт ала, рухын сафландырып кайта. Мәчетләребез беркайчан да буш тормасын иде.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: