Хезмәт

Авылдаштан - корбан ашы (+фото)

Авылдашыбыз Гөлзада апа (Җәмилов Нурислам абый кызы) һәм аның кыз туганнары, балалары авылыбыз сабыйларына корбан ашы үткәрделәр.

Аш алдыннан үзе дә мөгаллимә булган апабыз һәм имам хатыйбыбыз Габделфәрт абый балаларга бераз гына вәгазь укып тәрбия дәресе биреп алдылар. Хөрмәтле авылдаш, теләгән теләкләрегез кабул булып, Аллаһының рәхмәтен тоеп, сәламәт булып яшәргә язсын. Кылган изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Барлык балаларыбыз, аларның әти- әниләре, мәчет мәхәлләсе исеменнән сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итәләр Көшкәтбаш авылыннан.
 

Фото: Габделфәрт Нәкыйпов

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: