Хезмәт

Азанның шартлары

Әйтелгән азан шушы шартлар үтәлгән очракта дөрес дип санала:

1. Намазның вакыты керү.
2. Ир кеше әйтү.
3. Азанның гарәп телендә булуы.
4. Аззанны кешеләр ишетерлек итеп кычкырып әйтү.
5. Азан сүзләрен тәртип белән әйтү.
6. Кыйблага каршы тору.
7. Азан әйтүченең акыллы һәм мөселман булуы.
8. Азан әйтүченең гөселле булуы
Азанның мәкрүһлары:
1. Азанны ике тапкыр кабатлап әйтү.
2. Олы гөнаһлар кылучының азан әйтүе.
3. Азанны сәбәпсез утырып әйтү.
4. Азан һәм икамәт әйткәндә бүленеп башка бер сүз әйтү.
5. Аззанны җырга әйләндерү.
Азан тагы кайсы очракларда әйтелә?
Азан асылда биш вакыт намаз өчен генә укыладыр. Ләкин азанны башка вакытларда да әйтү мөмкиндер:
1. Яңа туган баланың уң колагына азан сул колагына икамәт әйтелә. Бу баланы шайтанның кагылуыннан саклыйдыр.
2. Җен һәм шайтаннарны куып аларның зарарыннан саклану өчен. Азан әйткәндә шайтан качадыр диде пәйгамбәребез.
3. Пәйгамбәребез вакытларында Рамазан аенда азан таң атарга 10-15 минут кала әйтелә иде. Бу азан йоклап калучыларны уяту өчен дә һәм сәхәр ашаучыларга таң атарга күп калмады дип кисәтү өчен дә әйтелә иде.
4. Шулай ук азанны өшкергән вакытта да әйтеләдер.
Госман ибн Гаффан хәлиф булгач җомга намазы өчен өстәмә азан кертелә. Пәйгамбәребез вакытларында җомга намазында имам мөнбәргә менеп утыргач кына азан әйтелә иде. Ә Госман бу азан алдына тагы бер азан өстәде. Бу азан җомга намазының вакыты керү белән әйтелә башлады һәм хәзерге көнгә кадәр бу шулай дәвам итә.
Азан әйтүнең өстенлекләре
Азан әйтүнең өстенлекләре бик зурдыр. Азан ул Аллаһка һәм Аңа гыйбәдәт кылырга чакырудыр. Аллаһ бу хакта әйтә: "Аллаһка чакыручының сүзенән дә күркәмрәк сүз була алырмы? Ул изгелекләр кылыр һәм: "мин мөселманмын",- дияр" (Фуссыйләт: 33)
Пәйгамбәребез әйтте: "Әгәр дә кешеләр азан әйтүнең һәм намазда беренче сафта торуның әҗер-савабын белсәләр, алар бу дәрәҗәгә ирешү өчен жирәбә тартырлар иде" (Мөслим)
Пәйгамбәребез әйтте: "Әгәр дә берәү азан әйтсә, аның азанын кем генә ишетмәсен, ул кеше яки җен булсын, хәтта таш яки балчык булсын,алар кыямәт көнендә аны яклап шәһәдәт бирерләр".
Пәйгамбәребез әйтте: "Мәзиннәр кыямәт көнендә иң югары урыннарда булырлар".
Шушы хәдисләргә нигезләнеп намаз укыр алдыннан кешегә азан әйтү бик хәерледер, хәтта янында бер кеше булмаса да.
Шулай ук азан булып намазны көткән арада дога кылу өчен яхшы вакыттыр. Пәйгамбәребез әйтте: "Азан белән икамәт арасындагы дога кире кагылмас" (Нәсәи, Ибн Хузәйма)
Азанның мәгънәсе һәм максаты
Азан - ул исламның үзе хакында тирә юнгә белдерүе, ул мөселманның ирекле икәнен күрсәтә. Азан ул Пәйгамбәребез Мөхәмәтнең чакыруының дәвамы һәм бу чакыру ахырзаманга хәтле барачак. Азан кешегә нәрсәгә омтылырга, ничек яшәргә кирәклегенә юл күрсәтә. Азан ул бөтен дөньяга Аллаһның берлеге, Аның бөеклеге хакында һәм Аллаһтан башка табынырга лаеклы һич бер нәрсәнең юклыгын искә төшерә.
Азан шулай ук ул Аллаһның безгә булган рәхмәтедер. Төрле манаралардан яңгыраган азаннарны ишеткәч, кеше күңелендә бер рәхәтлек һәм тынычлык сизә, һәм борчу - мәшәкатләрен оныта.
Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче Габдел-Хәмид әл-Фидаль исемле галим-математикның исбатлаулары буенча җир шарында 24 сәгать эчендә азан бер генә минутка да тынып тормый. Аның әйтүенчә безнең планета 360 вакыт меридианнарына бүленә. Бу меридианнарны бер берсеннән 4 минут вакыт кына аера. Азаның үзенчәлеге шунда, ул төгәл бер вакытка бәйле һәм якынча 4 минут чамасы әйтелә. Шул сәбәпле бер меридианда азан беткәч, шундук икенче меридианда әйтелә башлый. Шуңа азан җир шарында бер өзлексез 1440 минут яки 24 сәгать буе яңгырый.
Фото: http://mechet74.ru/islam/molitvennik/azan-i-kamat/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: