“БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ДОГА УКЫП ОЗАТЫЙК”
Баланың яхшы укуы, кемнәр белән аралашуы, ышанычлы дуслар табуы — барысы да Аллаһ кулында.
Хәйдәр СИБГАТУЛЛИН, Яшел Үзән районының Бәчек авылы имамы: — Пәйгамбәребез (с. г. в) нең: «Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алу фарыз», — дигән хәдисе бар. Һәр мөселманга белем алу кирәк. Баланың яхшы укуы, кемнәр белән аралашуы, ышанычлы дуслар табуы — барысы да Аллаһ кулында. Шуңа да Раббыбыздан хәерлесен сорыйк, балабызны фәрештәләр саклап йөртсен дип, мәктәпкә догалар укып, нәсыйхәт белән озатыйк.
БАЛАНЫ МӘКТӘПКӘ ОЗАТКАНДА УКЫЙ ТОРГАН ДОГА
«Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии биссаалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәссаләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа».
Мәгънәсе: «Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан, бәла-казалардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев