Хезмәт

Балтач мәчетендә фотосенсорлы, кинозаллы... музей

Газетабызда хәбәр ителгәнчә, Балтач үзәк мәчете үзенә “Мәгърифәт мәркәзе” статусы алды һәм, сөенечкә, аның бөтен эшчәнлеге киң мәгънәле, беренче карашка яңгыравыклы булып тоелган шушы исемне аклауга багышланган. Соңгы елларда булган барлык яңалыклар да инде шушы максатка хезмәт итә иде дисәк тә, арттыру булмас. Бүген сүзебез күптән түгел ишекләрен ачкан, әлегә республикада беренче һәм бердәнбер булган, районыбызның дини тарихына, үткәненә багышланган музей турында.

– Безнең күптәнге хыял иде бу, – ди музей турында сүз чыккач, аның чишмә башында торучысы, идея авторы һәм әлеге хыяллар чынбарлыкка әйләнсен өчен күп тырышлык куючыларның берсе Рамил хәзрәт Бикбаев. – Музейның бер өлешендә күп еллардан бирле бөртекләп җыйналган, авылларыбызда, өлкәннәребездә сакланып калган, бирегә китерелгән, Марат хәзрәт тарафыннан өйрәнелгән китаплар тупланган. Алар бик күп, болар барысы да районыбызда нинди гыйлемле халык яшәвен, нинди асыл муллалар-абыстайларыбыз булганына тагын бер дәлил. Музейга килгән һәр кеше үзе өчен биредә кызыклы, бай мәгълүмат тапсын, сабый балалардан алып өлкәннәргә кадәр биредән “буш” чыкмасын дип тырыштык. Беренче булып биредәге материаллар белән, музей белән танышкан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин музеебызга хәер-фатихасын да, югары бәясен дә бирде. Инде ул райондашларыбыз өчен яратып, кызыксынып килә торган урынга әйләнсен иде. Ни генә дисәк тә, биредә бик күп мәгълүмат, үткәнебез турында кыйммәтле хатирәләр тупланган, әле туплау дәвам итә.

Сентябрь башларында әлеге музейга чакырылган абыстайлар һәм әхлак фәне укытучылары белән бергә мин дә мондагы экспонатлар белән таныштым. Заманча, якты, зәвыклы зал. Бөтенесе эзлекле, үзенчәлекле итеп урнаштырылган экспонатлар, тарихи документлар, китаплар... – сине бөтенләй үзгә мохит каршы ала. Бу залны шушы хәлгә – хәзинәләр тулы музейга әйләндерүгә күп хезмәт куйган мөдире Айгөл ханыма, күренеп тора, бик күп эзләнергә, өйрәнергә, дини һәм тарихи белемне берләштерергә, иҗади сәләтен дә эшкә җигәргә туры килгән. Шушы хәзинәләрдә тупланган мәгълүматларны ул һәрбер тыңлаучыга аңлаешлы, кызыклы, кыска итеп җиткерә. “Бирегә бер кергән кеше кабат кызыксынып килерлек булсын иде”, – ди Айгөл. Безнең төбәккә ислам диненең килүе, нигезләнүе, ислам динебезне саклап калу өчен көрәш еллары, җәдитчелек һәм кадимчелек арасындагы каршылыклар дигән бүлекләр һәркайсы тарихи фактлар, якташларыбыз язмышы белән бәйләнештә үрелеп бара. Гарифҗан Мөхәммәтшинның «Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе» китабына нигезләнеп, моңа кадәр өйрәнелгән, билгеле булган мәгълүматларга, бик күп яңалары өстәлгән. Балтачның беренче-икенче мәхәлләләре метрикәләре, Балтач имамнары, аларның нәсел-нәсәбәсе, мәдрәсәләр эшчәнлеге, иганәчеләр, мөселман дөньясына, динебезне үстерүдә, танытуда, белем-мәгърифәт таратуда, иганәчелек эшендә зур хезмәт куйган атаклы шәхесләребез турындагы ерак сәхифәләрдән “Асылыбызга кайту чоры”на кадәрге берничә гасырлык ара белән бер тында, бер сулышта таныштык бу көнне. Бүгенгебезне чагылдырган соңгы стенд янына килеп җиткәч, район хатын-кызлар берлеге җитәкчесе Фирая апа Хәкимҗанова түзмәде: “Музейның моңа кадәрге өлеше бик бай. Бик күп кызыклы мәгълүмат тупланган. Зур эш эшләнгән. Әмма асылыбызга кайту чоры үзе бер аерым этап, миңа калса, бу чорга игътибарны арттырырга, шушы чорда бәяләп бетергесез зур хезмәт куйган кешеләребезнең, имамнарыбызның хезмәтен танытырга, күрсәтергә кирәк. Бу чорны бүген әле беләләр дип карарга кирәкми, ул хезмәтләр озакламый онытылачак. Бер генә мисал: Басыйр хәзрәт Бикбаев районыбызда динне үстерүгә искиткеч хезмәт куйды, ул яздырган кассеталар белән Җәлил хәзрәтнең вәгазьләре бөтен ислам даирәсенә таралды, күпме китаплар дөнья күрде”...

– Күргәнегезчә, монда буш урын шактый әле, дәвам итәчәкбез, – диде Рамил хәзрәт, аңа җавап итеп.

Реклама

Моңа кадәр күрелгән, ишеткән кадәресеннән бихуш булган ак яулыклы өлкәннәребезне (сүз уңаеннан музей залларында төрле урыннарга урындыклар куелган, бу өлкән яшьтәгеләр өчен бик уңайлы, экскурсовод артыннан күчеп, икенче җирдәге урындыкларга утырып тыңлый алалар), Рамил хәзрәт фотосенсор – уен панеле янына чакырды. Мәктәпләрдәге интерактив такталардан аермалы буларак (әле анысы да өлкән буын өчен тормышның бер могҗизасы), биредә үзеңә кирәк “операцияне” һавада – бармак белән генә эшлисе. Мультфильм геройлары белән “элемтә” шулай бара.

– Балаларны мәчетләргә тарту өчен без заманча мөмкинлекләрдән дә файдалана белергә, файдаланырга тиеш, – диде Рамил хәзрәт. – Бу кадәресе нәни сабыйлар өчен кызыклы булса, электрон карта өлкәнрәкләр өчен, заманча кинозал исә балалар өчен дә, өлкән яшьтәгеләр өчен дә мавыктыргыч һәм файдалы ял урынына әйләнә ала. Заманча аппаратуралар, бай фильмотека биредә төрле дәрәҗәдәге тәрбия сәгатьләрен мавыктыргыч итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Әлеге очрашуга килеп кушылган Җәлил хәзрәт Фазлыев та бу замана яңалыклары, бу матди байлыклар буш тормасын, динебезне үстерүдә, куәтләүдә нәтиҗәле кулланылсын иде дигән теләген җиткерде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: