Хезмәт

Балтач мәчетендә уку елы тәмамланганда туган фикерләр

Балтачның Җәмигъ мәчетендә "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлегенең быел бишенче чыгарылышы булды.

Татарстан Республикасының мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тантаналы рәвештә 19 шәкерткә диплом тапшырды. Шулай ук диплом тапшыру чарасында мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм баш казый, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлилхәзрәт Фазлыев, мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Татарстанның төрле районнардан килгән имамнар катнашты.
Чыгарылыш кичәсе истә калырлык мизгелләргә бай булды. "Әс-Сәлам" тәрбия үзәгендә белем алучы балаларның абый-апаларны матур чыгышлары белән котлаулары нур өстенә нур булды. Шул сабыйларныңихлас күңелдән Коръән аятьләрен, шигырьләрне укулары һәм изге теләкләр белән котлаулары бар кешенедә әсир итте. Бу - зур шатлык, чөнки алар безнең киләчәгебез. Аллаһ Тәгалә аларны рәхмәтеннән ташламасын. Шулай ук мәдрәсәне тамәмлаучы шәкертләр ихлас күңелдән рәхмәтләрен, теләкләрен әйтте, кемнәрдер аларны
хәтта шигъри юлларга да салган иде.
Быелгы һәм узган еллардагы чыгарылыш шәкертләре үзләренең тәэсирләре белән дә уртаклаштылар:
Гарипова Гөлназ (Кукмара районы, Уразай авылы):
- Мин бу мәдрәсәгә 2007 елны укырга кердем. Мәдрәсәдә укыган вакыт гомеремнең иң матур мизгелләре булып истә калды. Өч ел уку дәверендә: «Бу гыйлемне иртәрәк алырга кирәк булган икән бит миңа» - дигән уй башымнан китмәде. Мин мәдрәсәнең кичке бүлегендә укыдым, ягъни эштән соң укырга килә идем. Эштән соң уку кыенрак булсада, Аллаһ ризалыгы өчен гыйлем алуым һәм остазларыбызның галимлелеге укуның авырлыкларын сиздермәде. Балтачта шундый мөмкинлек булуына һәм миңа гыйлем алырга җай чыгуына бик куандым. Аллаһ ризалыгы өчен кылынган эштә Аллаһның ярдәме була.Алган белемнәремнең ба-лаларымны тәрбияләгәндә дә файдасы зур. Укырга керергәме, юкмы диеп икеләнеп йөргән кешеләргә нәсыйхәт итеп әйтер идем: «Гомерегезнең бер мизгелен дә бушка уткәрмәгез, тизрәк гыйлем алырга ашыгыгыз». Безнеӊ мәдрәсәдә укытучыларнын гыйлемлелеге, әхлаклылыгы белән тирә-якта беркем дә ярыша алмый.
Хөрмәтуллина Тәнзилә апа (Балтач районы, Борнак авылы):
- Әлхәмдулилләһи, мин мәдрәсәгә килеп укып кабат тудым. Картаймыш көнемдә булса да Аллаһ моны насыйп итте. Бик күп нәрсәләрне белдем, өйрәндем, шуның өчен мөгәллимнәргә рәхмәтлемен. Аларның сабырлыгына, тынычлыгына сокланып, иң беренче сабырлыкка өйрәндем, дөньяга карашым тамырдан үзгәрде. Һәр туган көнгә куанып, Аллаһка шөкер кылып яшим.Яшьләргә әйтәсем килә: "Мәдрәсәгә килегез, укыгыз, безнең кебек соңга калмагыз - үкенмәссез. Өч ел вакыт күз ачып йөмганчы үтеп китә,акча эшләми калабыз дип кайгырма-гыз. Акча ул бүген бар, иртәгә - юк. Ә монда сез килеп укып, гомерегез буена
җитәрлек нигъмәт алырсыз".
Хакимҗанова Фирая апа(ш.т.п. Балтач):
- Әле генә укый башлаган идек, өч ел сизелмичә үтеп тә китте. Төркемебез бик дус, бердәм булды. Гаять күп гыйлемнәр алдык, остазларыбызга ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.
Мәдрәсәгә яшьләрнең килүләре сөендерә, әле алга таба тагын да күбрәк булып килсеннәр иде, чөнки алар гаилә корып, гаилә тормышы белән яшәп, балалар үстерә. Ә монда дөнья, ахирәт гамәлләрен һәм ислам кануннарын өйрәнү белән бергә, гаилә тормышы проблемалары, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, балалар тәрбиясе, ата-ана хаклары турында барысы да киң гыйлемле остазларыбыз тарафыннан җентекләп өйрәтелә.
Җәмгыять тарафыннан тәрбиямәсьәләсе читтәрәк кала барганчорда боларның барысы турында да белергә кирәклекне мөһим дип саныйм. Монда күңелеңне борчыган сорауга җавап та, җаның сыкраганга дәва да, күңелеңә тынычлык та табасың.
Шәмсетдинова Гөлчирә апа (Балтач районы, Сосна авылы)
- Барча мактаулар Аллаһ Тәгаләгә булса иде. 2011 елны мәдрәсәгәукырга кердем. Бик күп шайтан вәсвәсәсе белән көрәшергәтуры килде. Әммә бер көнне бикукыйсым килә башлады. Укырга кергәч укытучыларыбызның гыйлемнәрен, сабырлыкларынкүреп сокландым. Чит авылдан Балтачка йөреп эшләсәм дә, мәктәптә укучы кечкенә балам булса да, өйдәге мәшәкатьләргә крамастан, укуымны ташламадым. Аллаһка шөкер. Әлбәттә, бикҗиңел булмады. Дәресләргә соңа калмас өчен, болай да бик аз гына булган хезмәт хакымның яртысын таксига тотарга туры килде. Әмма мин моның өчен шатландым гына. Дин, мәчет юлында тоткан акча садакалардан булып бара икән бит. Әлхәмдулилләһи! Инде менә диплом алырга насыйп булды. Күпме гыйлем алдык, күпме эшләгән хаталарыбызны аңлап тәүбәгә килдек. Теләк булса, бар да була. АллаһТәгалә теләүчегә мин бирүче дигән.Гыйлем - ул Аллаһ биргән байлык,ул - гыйбадәт. Шуңа күрә укырга килергә шикләнмәгез, курыкмагыз. Киресенчә гыйбадәткә ашыгыгыз.Ә нәтиҗә һәрвакыт Аллаһтан. Ул үзенә бер адым атлаучыга ун адым атлый. Җан тыныч-лыгы табарсыз, со-рауларыгызга дөрес җавап табарсыз. Уку авыр түгел, теләк һәм сабырлык кына кирәк. Авыр булсада, Аллаһ бер авырлыкка ике җиңеллек бирәм дигән.
Г а й ф е т динов Рифгат абый (Сабарайоны, ш.т.п.Шәмәрдән)
- Мин 55 яшемдәгенә Аллаһның рәхмәте белән наммазга бастым һәм мәчеткә йөри башладым. Шул вакытта миңа мәчеттә "Нәсыйхәт" газетасын укырга туры килде. Анда "кем гарәпчә укырга өйрәнергә тели, октябрь аеннан кичке укулар башлана, укырга килегез", -дигән чакыру бар иде. Шул елны мин Шәмәрдән бистәсеннән йөреп гарәп хәрефләре нтанырга өйрәндем. Икенче елны: "Мәдрәсәдә укулар башлана, укырга килегез", - дип, безне Рамил хәзрәт укырга чакырды. Миңа ул елны укырга килергә насыйп булмады, ләкин икенче елны укырга керүне үземә бурыч итеп йөкләдем. 1 курска 2011 елны кердем. Укырга кергәндә, укый алырмын микән, булдыра алырмын микән дигән шикләнүләр булды. Рамил хәзрәт ул шикләнүләрнең урынсыз икәнен аңлатып, минем күңелдә ышаныч уятты. Шушы өч ел уку дәверендә мәдрәсәдәге остазларның сабырлыклары, аларның шәкертләргә карата миһербанлыклары, шәкертләргә фамилия белән әйтмичә, ә "фәлән апа", "фәлән абый" дип эндәшүләре мине шаккатырды. Уку вакытында дәресләрне калдырмыйча, остазларның һәрбер сүзләрен хәтердә калдырырга тырыштым. Уку җиңел бирелмәде, бигрәк тә "Тәфсир", "Тәҗвид", "Фикъһ", "Гарәп теле" дәресләрен үзләштергәндә күп тырышлык куярга туры килде. Әгәр дә мәдрәсәгә укырга керергә теләсәгез, "Минем яшем зур инде", - дип шикләнмәгез! Аллаһның ярдәме һәм мондагы остазларның тырышлыклары, мөгаләмәләре белән дәресләрне үзләштереп бара алуыгызга мин шикләнмим. Балтачның Үзәк мәчетендә Рамил хәзрәт Бикбаев җитәкчелегендә үз эшләренең осталары тупланган. Балтачның Үзәк мәчетендә урнашкан "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлегенә рәхим итегез!
Мәдрәсәдәге остазлар шәкертләрне укуларын тәмамлаулары белән котлады һәм диплом алуның зур җаваплылык булуын искәртеп нәсыйхәтләрен әйттеләр:
- Мәдрәсә тәмамлаган, дин белемен үзләштергән кеше тормышта башкаларга үрнәк булырга тиеш. Сезгә карап кешеләр күңелендә ислам динебез турында уңай фикерләр генә тусын. Мәдрәсә тәмамлап шаһадәтнамә алу - ул әле җәннәтле булдым дигән сүз түгел. Шушында алган гыйлем белән гамәл кылырга, аңа нигезләнеп яшәргә кирәклеген онытмагыз. Дини гыйлемгә ия булуның, Аллаһның ихласлы, тәкъва бәндәсе булуның төп күрсәткече - ул күркәм холык, яхшы әхлак. Мәшһүр язучыбыз Гаяз Исхакый әйткәнчә, әхлак бетсә - дин бетәр, дин бетсә - халык бетәр. Гыйлем алу шушы өч ел вакыт белән генә чикләнми. "Гыйлемне бишектән ләхеткә кадәр алыгыз", - дигән хәдисне онытмагыз.
Хәзер инде халкыбызга,милләтебезгә хезмәт итәргә, баш-каларны да ислам дине белән таныштырып, якыннарыбызның,кардәшләребезнең туры юлны - дөнья вә ахирәт бәхетенә илтүчеякты юлны табуларына сәбәпче булырга Аллаһы Тәгалә насыйп итсә иде.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: