Хезмәт

Балтач районы Чутай авылында туган Харис Салихҗан: Ватанны сөю - иманнан.

Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясының астын-өскә китергән вакыйгалардан санала. Әлеге афәт дистәләрчә миллион кешене вакытыннан алда гүргә кертә. Миллионнарның күзенә кара кайгы пәрдәсе булып энҗе яшьләр эленә.

Күпмилләтле илебез халкы өчен бу дәһшәт аеруча зур сынау булды.1418 көн һәм төн дәвам иткән орыш һәрбер совет кешесенең чыдамлыгын, намусын тикшерде.
Үлем белән күзгә-күз очрашып та дошман пулясыннан исән-имин котылган батырларыбыз белән аралашканда, еш кына алар изге җаннардыр, догалары фәрештәнең "амин" дигән сәгатенә туры килгәндер, дип сокланган вакытлар булгалый. Чыннан да, адәм баласы үлем белән очрашканда Аллаһыга сыенганмы, ут эчендә кубарылып кайнаганда күңеленнән догаларын яңартканмы?
Дин һәм сугыш турында фикер йөрткәндә, кылт итеп Харис хәзрәт Салихҗан исеме хәтергә килә. Милиция подполковнигы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветеранының шул хактагы фикерләрен укучыларыбызга да җиткерергә булдык.
- Харис абый, сугыш сезнең гаиләгә иң әүвәл ничек кагылды?
- 1941 елның октябрь аенда әтием Салихҗанны фронтка алдылар. Ул Мәскәү янына эләгә. 110нчы укчы дивизиядә гади солдат була. Ә 1942 елның мартында Боровск шәһәре тирәсендәге бәрелешләрдә әти каты яралана. Госпитальдә дәвалангач, июнь аенда аны өенә кайтарып җибәрәләр. Әле дә хәтерлим: сул кулы җилкәдән яраксызга чыккан иде. Әти дә, мин дә Балтач районының Чутай авылында туганбыз. Әтине бик ярата идем. Ул намуслы, хезмәт сөючән, динле җир кешесе, аскет иде. Авырлыкларны күндәм кабул итте, гаделсезлеккә эчтән генә янды, кайгырды. Башкаларны уятырга үзендә көч таба торган иде. Үз заманы өчен шактый укымышлы: гарәпчә укый-яза белә. Гади җир кешесе булса да, латин язуын һәм рус телен дә белә иде. Коръән, география, астрономия, математика нигезләрен дә яхшы ук үзләштергән. "Мөселман - ул якындагысын аңлаучы һәм ярдәм кулы сузучы", - дияргә ярата иде. Сыңар кулы белән дә хуҗалык эшләрен башкарды, ат җикте, ике арбада иген ташыды.
- Хәзрәт, хезмәт юлыгыз ничек башланды соң?
- 1942 елда җиденче сыйныфны тәмамлагач, әтием кушуы буенча Арча педучилищесына укырга кердем. Ач-ялангач булсак та, башлангыч мәктәп укытучысы һөнәрен үзләштерә башладык, аң-белем алдык...
- Укуны сугыш өзгәндер...
- Мине дә унҗиде яшемдә армиягә алдылар. 1944 елның декабре иде. Бөтен авыл безне сугышка озатып калды. Әле дә ачык хәтерлим: күз яшьләре, кайгылы, хәсрәтле йөзләр. Кемдер киңәш бирә, кемдер безне җәлләп елый... Сәфәр намазларыбызны укыдык та, юлга кузгалдык. Зират яныннан узгач, әти мине читкәрәк алып китте. Кар көртләрен ера-ера кырыйгарак тайпылдык. Әти исән кулы белән мине кочып алды. "Бисмиллаһи рахман әр-рәхим. Монда синең бабаң, әбиең ята, ә аларның уллары фронтта. Командирларыңның боерыгын һәрвакыт үтә. Аларның исемнәренә тап төшермә", - дип үгет-нәсихәтләрен бирде. Мин бу сүзләрне калебемә бикләдем, яу кырында читен вә кыен мизгелләрдә атамның шушы вәгазе колагымда чыңлап торды...
20 февраль тирәләрендә яңа киемнәр киеп, Татищев станциясеннән вагоннарга төялеп юлга чыктык. Чыш-пышларга караганда, Харьков якларына икән. Озак, бик озак барды паровоз, әйтерсең лә, яңа гына мыек төрткән егетләрне үлемгә илтәсе килми иде аның. Ә безнең тизрәк дошманга каршы атакага барасы килә! Сарытау, Харьков, Киев, Львов, Станислав, Ужгород калалары артта калды. СССР чиген үттек. Каршыбызга яралыларны төягән санитар поездлар, әсирлеккә төшкән немец солдатлары очрый. Фашистларны беренче тапкыр шул вакытта күрдем. Чехословакия чиген үттек.
- Совет заманы дәһрилекнең чәчәк аткан чоры иде бит, хәзрәт, сез дә комсомол булгансыз...
- «Заманны сүгә күрмәгез. Заман синеке - адәмнеке түгел, заман - Минеке», - диде Җәнабел Хак. Заманны сүгеп үзеңне акларга тырышу һәрвакытта да гөнаһ. Динне каян белим инде, мине өйрәтмәделәр, атеизм чорында яшәдем ич, ди кайберәүләр. Заманны Аллаһка сылтарга ярамый. Совет хөкүмәте бит динне тыймады, ә аны пропагандалауны тыйды. Үз язмышымнан мисал китереп үтим әле.
Унҗиде яшьлек малайлар беренче тапкыр заданиегә киттек. Сазлыклы урынны үтәбез. Менә фашистлар безне утка тота башлады. Әйләнә-тирәбез сазлыктан бигрәк тәмугны хәтерләтә. Түмгәктән-түмгәккә сикерәбез, кайсыбыз барып җитә алмыйча сазга килеп төшә, кайсыбыз чамалап бетермичә түмгәкне узып китә, колак төбендә пулялар сызгыра. Түмгәкне кочып, белгәннәреңне укыйсың инде шул чагында... Инде, Ходайның рәхмәте белән исән-имин бу мәхшәрдән чыктык. Үзебезне рәткә китереп тәһарәт алдык та, әйдәгез, намаз укыйк, дип татар егетләре гыйбадәтебезгә керештек. Командир килеп җиткән. (Ул рус кешесе иде).
- Кем рөхсәт итте? - ди. Мине аның каршына китереп бастырдылар.
- Син, иптәш Салихҗанов, комсомол бит?
- Әйе, - мин әйтәм.
- Алайса, нишләп хорафат белән шөгыльләнәсез?
- Иптәш командир, без үзебездән дин таләп иткәнне генә үтәдек. Хак Тәгаләдән гозеребезне сорап догалар кылдык, шул гына!
- Йә, нәрсә сорадыгыз инде аннан?
- Һәрберебезне исән-имин йөртүен.
- Тагын?
- Тагын, иптәш командир, сезне дә дошман пулясыннан саклавын, шушы яулардан исән-имин алып чыгуын сорадык, - шушы сүзләрдән соң ул мине кочаклап алды, аның күзләрендә яшь иде...
- Бөек Ватан сугышында катнашуны җиһад дип атап буламы?
- 1942 елның маенда мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Габдрахман Рәсүлев Уфада узган ислам руханилары корылтаенда Ватанны ярату һәм аны саклау иманның бер шарты дип белдерә. Съездда мөселманнарга мөрәҗәгать кабул ителә. Анда "көчеңне кызганмыйча яу кырында Бөек Ватанны, бар мөселман дөньясын, бөтен кешелекне фашист илбасарларыннан азат итү өчен көрәшергә, сугыш өчен зарур булган әйберләр җитештерүдә иҗтиһад кылырга" дигән өндәүләр була. Моны барлык Союз мөселманнары да җиһад (изге сугыш) дип кабул итә. Һәм бу - хакыйкать. Бәс, шулай икән, Мәскәүдән алып Берлингача Европа киңлекләрендә ятып калган аталарыбызны, агай-энеләр, кыз туганнарыбызны, җыеп кына әйткәндә, яу кырында башын салган татар, мөселман солдатларын без шәһит киткәннәр дип раслый алабыз. Алар, пәйгамбәребез өйрәткәнчә, Ватан хакына гомерен корбан иткән мөкаддәс җаннардан!
- Укучыларга нинди теләкләрегез бар?
- Яшьләргә теләгем шул: динне һәм фәнне яхшы белгән чын мөселманнар булыгыз. Бүгенге матур көннәр хакына шәһит киткәннәрнең рухына дога кылыгыз, яуда һәлак булган кардәшләрегезне эзләүдән туктамагыз, аларны онытмагыз. Ватанны сакларга үзегез дә һәрчак әзер торыгыз, бу - пәйгамбәребез васыяте. Ул исә: "Ватанны сөю - иманнан", - дигән!
1943 елда Уфада мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте танклар колоннасы өчен 10 миллион сум акча җыеп тапшыра. Сталин мөфти Рәсүлев исеменә акча җыюда булышкан мөселманнарга рәхмәт хаты юллый. Моннан тыш, мөселман мәхәлләләре фронтагы сугышчыларның гаиләләренә ярдәм кулы суза, мәчетләрдә мохтаҗларга акча җыялар.
Дингә караш даулы елларда бераз йомшый төшә. 1941 елның көзеннән дин әһелләрен кулга алуны туктатып торалар. Дистәләгән дин эшлеклесе иреккә чыгарыла. Юридик таләпләргә туры килмәсә дә, намаз, гыйбадәт йортлары ачыла.
Чыганак: Интертат. ру

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: