Хезмәт

Балтачның Раиф мәчете балаларны ни белән сөендергән (+фото)

Раиф мәчетендә укырга йөргән балалар өчен йомгаклау бәйрәме булып узды.

Бу көнне балалар бик дулкынланып көтте. Ниһаять ул көн килеп тә җитте. Гади көн генә булмыйча, чын бәйрәм рухы алды ул.

Балаларны котларга Казаннан да кунаклар кайткан иде. Бик кызыклы, мәгънәле уеннар үткәрелде. Бәйрәм күңелле үтте. Бар балага да зур-зур бүләкләр тапшырылды, сабыйларыбызның күңелләре булды.

Укырга йөргән балаларның әти- әниләре исеменнән Илшат хәзрәткә hәм укыткан Алсу апаларына, Радик хәзрәткә hәм бәйрәмне үткәрергә ярдәм иткән кешеләргә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Роза Шакирова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: