Балтачта мәдрәсә тәмамлаучыларга таныклыкларны мөфти үзе тапшырды (+фото, видео)
Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр белән килде
Исегезгә төшерәбез, мөфтинең эшлекле район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашудан башланды. Аннан соң Камил хәзрәт һәм Җәлил хәзрәт белән бертөркем кунаклар Балтач гимназиясендә булып, бай күргәзмә белән таныштылар. Аннан соң ачык дәресләрдә катнаштылар.
Камил хәзрәт Сәмигуллинның эш сәфәре Балтач үзәк мәчетендә тәмамланды. Биредә ул Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсе филиалында белем алучыларга дипломнар тапшырды.
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары Мөселман мәдрәсәсенең Балтач филиалында быел 13 чыгарылыш кичәсе узды. Мәдрәсәне 36 кеше тәмамлады. Алар арасында Саба районы, Малмыж районыннан да укучылар бар иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев