Без әти-әниләргә нәрсә тиеш?
Әти-әнигә исеме белән эндәшмәскә.
— Ризыкка мохтаҗ булса, без аларны ризыкландырырга тиеш.
— Киемнәргә мохтаҗ булса, киендерергә.
— Ата яки ана баланың хезмәтенә мохтаҗ булса, бала аңа хезмәт итәргә тиеш.
— Әгәр әти-әни безне чакырса, аларга җавап бирергә һәм ярдәм итәргә әзер булырга тиешбез.
— Әгәр әти-әни бер эш белән әмер кылса (гөнаһ эш булмаса һәм гайбәт белән кушылмаса), әти-әнинең сүзен тыңларга.
— Әти-әни белән йомшак сүз илә сөйләшергә һәм авыр сүз белән эндәшмәскә.
— Әти-әнигә исеме белән эндәшмәскә.
— Әти-әнинең артыннан йөрергә.
— Үзебезгә разый булган нәрсәне әти-әни өчен разый итеп күрергә. Үзебез өчен мәкруһ күргән нәрсәне алар өчен мәкруһ күрергә.
— Үзебез өчен дога кылганда, Аллаһы Тәгаләгә әти-әни өчен ярлыкау сорап дога кылырга.
«Тәнбиһүл-гафилин» китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев