Хезмәт

Бүген – Бәраәт кичәсе

Мәгълүм булганча, бүген мөселман дөньясы Бәраәт кичәсен, ягъни "ләйләтул-Бәраәт" каршылый.

Бу бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган вакыт. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.

Ислам галимнәре билгеләвенчә, Кадер кичәсеннән соң иң изге кичә - Бәраәт кичәседер. Чөнки Коръән беренче мәртәбә Бәраәт кичәсендә дөнья күгенә иңдерелгән һәм Кадер кичәсендә Пәйгамбәребезгә төшерелә башлаган. Бу кичәдә Аллаһ Тәгалә бәндәләренә гөнаһлардан арыну, рухи яктан пакьләнү мөмкинлеге бирә.
Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә галәйһис-сәлләм Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с. г. в.) янына килеп, болай дигән: "Йә, Аллаһының Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр - мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетү­челәр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр..."
Галимнәр, бу кичәне гафләттә (ваемсыз), гыйбадәтсез үткәргән кешеләр нинди зур өстенлектән мәхрүм булганнарын белсәләр, үкенү күз яшьләрен түгүдән туктый алмаган булырлар иде, дип әйтәләр.
Бәраәт көнен - уразада, төнен гыйбадәттә үткәрү, Көръән уку, салаватлар әйтү, өч тапкыр "Йәсин" сүрәсен уку киңәш ителә. Бәраәт кичәсендә 3 "Йәсин" уку тәртибе:
Беренче "Йәсин"не укыр алдыннан ният кылу рәвеше: "Раббым, дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булу өчен "Йәсин" укырга (укымакка) ният кылдым. Раббым, кабул итсәң иде". "Йәсин" сүрәсе укыла, аны тәмамлаганнан соң "Бәраәт" догасы укыла.
Икенче "Йәсин"не укыр алдыннан ният кылу рәвеше: "Раббым, дөньяда озын һәм гыйбадәтле гомер насыйп булсын өчен "Йәсин" укырга (укымакка) ният кылдым, Раббым, кабул итсәң иде". "Йәсин" сүрәсе укыла, аны тәмамлаганнан соң "Бәраәт" догасы укыла.
Өченче "Йәсин"не укыр алдыннан ният кылу тәртибе: "Раббым, мине, гаиләмне һәм якыннарымны бөтен начарлыклардан саклавыңа һәм ризыкларыбызны мул итүеңә өметләнеп, "Йәсин" укырга (укымакка) ният кылдым, Раббым, кабул итсәң иде". "Йәсин" сүрәсе укыла, аны тәмамлаганнан соң "Бәраәт" догасы укыла.
"Бәраәт" догасы
اَللَّهُمَّ اِنْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي شَقِيًّا فِي دِوَانِ الْاَشْقِيَاءِ فَامْحُهُ وَ اكْتُبْ فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ وَ انْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي سَعِيدًا فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ فَاثْبُتْهُ فَاِنَّكَ قُلْتَ فِي كِتَابِكَ الْكَرِيمِ يَمْحُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَ يُثْبِتُ وَ عِنْدَهُ اُمُّ الْكِتَابِ
Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб.
Мәгънәсе: Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: "Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр", - дип әйтәсең.
Фото: shahrichalli.ru
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 13:59
    Лилия Гарифуллина "Хезмәт"кә багышлап шигырь укый
  • “Балтач гүзәле” өчен тавыш бирү Бүгеннән “Балтач гүзәле” конкурсында катнашучылар арасында тавыш бирү башланды.
    3882 кеше тавыш бирде
  • Балтач урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” чыңлады
  • Урта Көшкәт мәктәбенең көмеш кыңгырау чыңы җиһанга таралды
  • Сагышлы соңгы кыңгырау
  • Балтач гимназиясендә үткән “Соңгы кыңгырау”да район башлыгы да катнашты
  • Чепьяның 31 укучысы өчен көмеш кыңгырау соңгы тапкыр шалтырады
  • Сосна мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәме
  • Балтачтагы хәрби җыен
  • Балтач районы башлыгы гранты быел кемгә насыйп булды?
  • 100 ар ортчыса пумиськизы
  • Елабугаын экскурсия
  • Казанда «Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
  • Илнур Шакиров призына шахмат ярышлары
  • Тимирязев иссемендәге хуҗалыкта чәчү эшләре
  • Район туристлары ялда
  • Таузар авылында узган "Уйнагыз гармуннар" фестивале - 13.05.2018
  • Покчи Лӧзя школалэн кизилиосыз
  • Балтачта Тукайны зурлап искә алдылар
  • Балтачта "Тукай көннәре"
  • Рәмис Насыйбуллин истәлегенә үткәрелгән баскетбол ярышлары
  • Бала күӊеленә ачкыч табучылар
  • Балтачта "Созвездие - Йолдызлык" фестивале талантларны барлый
  • Борнаклар елгасында бәйрәм
  • "Очрашуларны көтеп торабыз,әти-әни һөнәреннән үрнәк алабыз"
  • Йолдызлар “Йолдызлык”ка әзер
  • Балтач газчылары туган якка мәдхия җырлады
  • Балтач бистәсендә ярминкә
  • Пыжмара мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте
  • ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чапшар күпфункцияле үзәгенндә булды
  • Балтач район Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов катнаша
  • Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Уңыш"та булды
Ночной режим