Хезмәт

Бәхет тәме яки казый илә тәрбияче бәхете турында хикәят

"Бәхетлеме син?" - дип сорасалар, белмим, бүген ничә кеше уңай җавап бирер иде икән? Зарлану, һаман нәрсәдәндер канәгатьсезлек бүген әллә канда, әллә җанда шунда.

Бер дә зарланыр әйбер тапмаса, һава торышын булса да тирги адәм баласы. Кояш булса, эссе, ди. Салкын булса, туңа. Бер көн яңгыр яуса, коя гына, кайчан аязыр, ди, берничә көн яңгыр яумаса, һай, корылык, көйдерә, яндыра, дип лаф ора...
Ә минем геройларым үз хикәятләрен бу сораудан башка гына да: "Бүгенгебез бик рәхәт. Мин бәхетле дими, нәрсә диим?" - дип башладылар. Үзара сүз берләгән кебек. Юкса, Гөлфәния апа бу сүзләрне әйткәндә әле хуҗа - Җәлил хәзрәт ишегалдыннан кереп җитмәгән иде. Ул да сүзне шуннан башлады (һәм, ни хикмәт: бәхет турында сөйләшеп башланган сүзебез бәхет турында төгәлләнде дә - ахырга тикле укырга сабырлыгы җиткәннәр моңа шаһит булачак - Г.Х.). Аңлагансыздыр, бу язмабыз Татарстан Диния назәрәтенең Баш казые, Балтач районы баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм аның җәмәгате Гөлфәния ханымнар турында.

Бер чирләшкә малай
- Мин кечкенә генә буйлы, чирләшкә бер малай идем, - дип башлады үзенең хикәятен Җәлил абый. - Кечкенә чакта гел авырдым, гел хастаханәдә яттым. Үт авырткач, хастаханәдә дә сөтле ризыклар гына бирделәр, өйдә дә "сиңа ярамый", дип, колбаса ише ризыклар ашатмадылар. Бүгенге акылым белән уйлыйм, Аллаһы Тәгалә бит мине шулай итеп хәрәмнән саклаган! Үз гомеремдә аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым, дуңгыз ите ашамадым...

Мин әти-әниле, әби-бабайлы тулы гаиләдә үстем. Әти - тракторчы, әни мәктәптә хисапчы (счетовод) иде. Әбиләр бик дини булды. Кечкенәдән барыбызга да догалар өйрәттеләр. Бездә өстәл янына утырганда кычкырып бисмилла әйтәсе, ашап бетергәч, дога укыйсы, бабай азан әйткән саен дога кыласы иде... Берчакны сеңелкәшне мәктәптә ашап бетергәч, дога укып, амин тоткан өчен орышалар. Өйгә кайткач, ул мескен өстәл яныннан шул килеш кенә торып китте. Әбиләр, җелегенә үтәрлек сүзләр әйтә-әйтә, мәктәптәгедән дә яманрак итеп тиргәде үзен... "Мәктәптә ыштаныгызны төшереп, кычыткан белән чәпәләсәләр дә, өйдә доганы калдырасы түгел!"

Дүртенче сыйныфта укыганда минем үзеннән-үзе гарәпчә язарга өйрәнәсе килә башлады. Авылда имам булып торучы Фатыйх абзыйга барып карадым - өйрәтә алмады. Шулай да бу теләк сүрелмәде. Җиденчедә укыганда күрше Кәүсәрияләргә дәрес хәзерләргә керә идем. Әтисе Габдрахман абый итекче иде. Күрәм, ул гарәпчә укый-яза белә. "Мине дә өйрәт әле", - дидем. Авырсынмады. Акбур белән урындыкка язып күрсәтә-күрсәтә, ике көндә хәрефләрне өйрәтеп бетерде. Әле китап та биреп чыгарды. Менә шуннан иске китаплар укый башладым. Ә китапларны кайдан табыйм дип баш ватасы булмады.
Үскәч, исерекләр булырсыз инде
Аланнан партадаш дустым Зәкиуллаларга еш бара идем. Аның бабасы мулла булган, совет чорында атып үтерелгән. Ә әбисенә - Фатыйма абыстайга тимәгәннәр, кулга да алмаганнар. Без Зәкиулла белән гел бергә. Фатыйма абыйстай бездән көлә: "Сездән исерекләр чыгар инде", - ди.
Безнең ачу чыга: "Нәрсәгә?"
"Сезгә бит мәктәптә мондый җыр өйрәтәләр:
Тиздән үзебез
Үсеп җитәрбез.
Әтиләр эшен
Дәвам итәрбез.
Икегезнең дә әтиләре исерек, шуларның эшен дәвам иткәч, сез дә исерекләр булырсыз инде"...

Уйлап карасаң, шушы сүзләре белән ул безгә искитмәле тәрбия биргән бит. Эчмәгез, әтиләрегез кебек булмагыз дигәнгә караганда үтемлерәк, "мин-минлек"кә тия торган, хәйләкәррәк алым тапкан!

Зәкиуллаларда бабайларыннан калган бер чорма китап бар иде. Рәхәтләндем мин шуларны укып! Азактан аларны миңа бирделәр.

Башта нимес телен тыегыз!
1972 елны, бабай үлгәч, кырыгына кадәр зиратка барып коръән укыдым. Бу - сигезенчедә укыган чак, яңа гына комсомолга кергән вакыт. Укыганны беләләр иде, әйтеп, шелтәләп тә карадылар, тик мин ничектер, шулай килеп чыга, һәр нәрсәгә тапкыр гына җавап биреп котыла идем. Гарәпчә язуыңны туктат дигәч тә, "Әнә, Балтач мәктәбендә нимес телен өйрәтәләр бит әле, аны өйрәтүне туктатсалар, мин дә туктыйм. Ул бит әле безгә басып кергән, илне җимергән фашистлар теле", - дим. Үзем дә бит, гарәпчә язганны яшерәсе урынга, ни дисәң дә, сабый чак, кайда туры килә шунда - бер-ике сүз булса да, язып куям...

Мәктәптә мин иң яхшы укучы идем. Шуның да тәэсире булгандыр инде, минем "сәерлек"ләрне зурга җибәрмәделәр.. Өстәвенә, барлык чараларда да башлап йөрүче. Бөтен фәннәрдән олимпиадага баручы да, концерт-фәлән булса, конферансье, спектакльләрдә - баш рольдә мин. 1,5 километрда, 100 метрга йөгерештә дә районда гел чемпион кала идем. Чаңгы буенча - өченче, җиңел атлетикада икенче разрядым бар. 17 ел буе тирә-юньдәге барлык Сабантуйларда туры баганага менүче булдым. Туры баганага менү минем өчен баскычтан үрмәләү кебек кенә иде.

Мәрхүм укытучым Васыйл абый Гарифуллин мине ярышларга алып бара да, ул чакта бит катнашкан өчен акча-бүләк бирү дигән нәрсә юк, бар булганы - грамота, "Мин сине көрәшчеләр белән Сабантуйларга алып барырмын", - дип кызыктыра. Безнең авылның көрәшчеләре ул чакта бик данлыклы, әллә кайлардагы Сабантуйларга баралар. Васыйл абый сүзендә тора: мине дә алып бара. Мин исә йөгерештә, туры баганага менүдә беренчелекне беркемгә бирмим. Әнә шулай, чирләшкә бер малайдан мин җитез, сау-сәламәт егеткә әйләндем. Могҗизага тиң бу үзгәрешләр миндә догалар укый, өйрәнә башлагач сизелде, бераз хәлләнгәч, физкультура-спорт белән дә ныклап шөгыльләнеп, шактый ныгыдым.
Дәвамы бар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: