Биш сорауга - биш җавап
Ураза турында биш сорау.
— Аш пешергәндә тозын кабып карарга ярыймы?
— Бик кирәк булганда ярый, әмма ризыкны йотмагыз, аннары авызны чайкагыз.
— Төкерекне йоту уразаны бозамы?
— Юк, какырык та, төкерек тә уразаны бозмый. Ләкин махсус рәвештә авызда төкерек җыеп йотарга кирәк түгел.
— Уразада борынга дару тамызырга ярыймы?
— Ярамый, дару тамакка китә, уразаны боза.
— Ураза аенда никах укытырга рөхсәтме?
— Ярый. Бары ахшамга кадәр ашау-эчү мәҗлесе үткәрмәскә кирәк. Авыз ачканнан соң мөмкин.
— Уразалы кеше кан анализы тапшыра аламы?
— Анализ өчен кан бирергә мөмкин. Ә менә донор буларак кан тапшыру хупланмый. Уразада үзеңә авырлык китерә торган эш башкару — гөнаһ. Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Уразалы килеш хәлне ала, ягъни сиңа зыян китерә торган эшләрне башкару рөхсәт ителми», — дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев