Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбашны яңгыратып, районыбызны ямьләп XVII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе узды

Районыбызның Бөрбаш авылында гадәттәгечә зурлап 14 июльдә XVII Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе уздырылды.

Татарстан районнарыннан тыш, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан да балалар катнашты. Быел әлеге чара Россиядә игълан ителгән Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы уңаеннан үсеп килүче яшь буында татар халкының традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды һәм күпләгән шәрәфле кунакларны, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрне, дин һәм җәмәгать эшлеклеләрен үзенә җәлеп итте. Алар арасында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Рес-публикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан мөфтиенең урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре, имамнары бар иде. Сабан туе Бөрбаш балаларының Коръәннән аятьләр укуы белән ачылды. Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең догасында ил-көннәребезгә тынычлык теләп, һәркемнең күңелендә йөргән хисләрне җиткерде, бу бәйрәмне үткәрүгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләрен әйтте. Рәсми чыгышлардан соң, Гаилә елы уңаеннан күп балалы 9 гаиләгә һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әти-әниләренә бүләкләр тапшырылды.
Ачылыштан соң илебезнең төрле төбәк-ләреннән килгән балалар уеннарда көчләрен сынап, бүләкләр алырга ашыкты. Ә сәхнәдә Коръәннән аятьләр һәм догалар, мөнәҗәтләр, төрле иҗади чыгышлар яңгырады. Чыгыш ясаучыларга, һәр уенда катнашучыларга зур бүләкләр тапшырылды.
Әлеге Сабан туеның үзенә генә хас үзенчәлеге — бирегә килгән халыкның бергәләшеп мәйдан уртасында өйлә намазы укуы. Бу Сабантуйга оныгым белән, барлык халык белән бер булып, намазны укыр өчен генә дә килерлек, ди чал башына чиккән татар түбәтәен кигән Киров өлкәсеннән килгән кунак. Озын гомерле булсын иде бу бәйрәм, безнең татар авылларында аның булуын көтеп алалар, оныкларыбызга нинди зур дәрес, дип шатланган ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дини бәйрәмнәр