Хезмәт

Борнак мәчете: үткәне һәм бүгенгесе

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 1740 елда авылда мәчет эшли инде. Бу – авыл нигезләнгәннән соң (чама белән 60-70 елдан соң) төзелгән беренче мәчет. Әлеге чорда мәчетләр бик кечкенә, манарасыз гади гыйбадәт йорты була. Ул мәчет, Россия императоры указы нигезендә, 1742-1743 еллардан җимертелгән.

1760-1770 еллар тирәсендә авылда яңа мәчет төзелгән, йөз елдан артык хезмәт итеп таушалган, кысанланып калган әлеге мәчет урынына авылда 1868 елда кабат яңа мәчет төзелә. Шиһабетдин Мәрҗани үз нәселеннән булган Мозаффар хәзрәтнең улы мелла Габделмәҗитнең Борнак авылында имам булуын яза. Аның имамлык еллары нәкъ менә җимертелгән мәчет урынына яңа мәчет салынган елларга туры килә.

Әлеге мәчетнең икенче имамы Гомәр хәзрәт. Аның турында да тәфсилле мәгълүматлар юк, әмма 1825 елның гыйнвареннан имамлык вазифасын аның улы Минач дәвам итүе билгеле. Аның исеме барлык рәсми документларда шулай теркәлгән, бары тик 1930 елларда аларга каршы кузгатылган җинаять эшләрендә генә Минһаҗ дип язылган.

Минач хәзрәт Гомәров 1874 елда эшен икенче улы Мөхәммәтҗанга тапшыра. 33 ел имамлык итә, 1907 елның 20 сентябрендә бакыйлыкка күчә Мөхәммәтҗан хәзрәт. Халык соравы буенча имам итеп аның улы Мөхәммәтсалих билгеләнә. Ул Түнтәр мәдрәсәсендә укып, тирән дини гыйлем алган, Арчада ике еллык рус-татар мәктәбендә укып, Казанда училищелар Советының таныклыгын алган, Уфада Диния назәрәте каршында имтихан тотып, имам таныклыгы алган кеше була. 1912 елда аны икенче мәчеткә имам итеп күчерәләр, ә беренче мәчеткә икенче имам булып аның тагын бер туганы – Казанда мәдрәсә һәм дөньяви мәктәп тәмамлаган Мөхәммәтвәли кайта. Тиздән ул мәчетнең баш имамы итеп сайлана (бу ике имам Борнак мәчетләренең соңгы указлы имамнары, аларның совет чорындагы тормышы турында мәгълүмат юк). Шулай итеп, Минач хәзрәт нәселе Борнак авылы тарихына якты сәхифәләр яза.

Авылдагы икенче мәхәллә мәчете 1880 елда төзелә. Бу мәчетнең беренче имамы Мөхәммәтнәсыйх Габделгаффаров. Ул вафат булгач, имамлыкны аның улы Хәбибрахман дәвам итә.

Ике мәчетнең дә язмышы 1939 елның 9 апрелендә хәл ителә. Шул көнне авыл халкын җыелышка җыеп, “бертавыштан” мәчетләрне ябып, берсен – мәктәп, икенчесен клуб итәргә карар кабул ителә. Беренче мәчетнең манарасы 1937 елда киселә, бинасы 1970 елга кадәр клуб итеп файдаланыла, яңа клуб салынгач, башка урынга күчерелә һәм балалар бакчасы итеп торгызыла. Икенче мәчетнең манарасы 1942 елда киселә һәм колхозның орлык амбары итеп, 1969 елдан башлангыч мәктәп итеп файдаланыла.

Реклама

Аннан соңгы авыр елларда имамлыкны берсеннән-берсенә күчерә барган Фатыйх Яппаров, Галимҗан Сафиуллин, Гыйльмулла Сафиуллин, Закир Мәннапов, Галиәхмәт Галиәкбәровлар, абыстайлар Гафифә, Гафабану, Һәдия (Садыйкова һәм Бурнацкая), Кәшифә, Камилә, Бибиҗан, Нәфисә, Сәхибҗамал, Мәгъсүмә, Галия, Әминә әбиләр тырышлыгы белән авылда дини йолалар башкарылып килә.

1990 еллар. Әлеге елларда авылдашларының мәчет төзү теләген авылдагы күмәк хуҗалык җитәкчесе Фәрит Җамалиевка авылның абруйлы өлкәне Нәкыйп ага Нәҗипов ирештерә. Җитәкче аның фикерен хуплап каршы ала. Төзелеш 1995 елда башлана, аның төп чыгымнарын “Шушма” хуҗалыгы үз өстенә ала. Авылның һәр кешесе көченнән килгәнчә өлешен кертә. Фәрит Җамалиев эшнең барышын үзе көндәлек контрольгә ала. Уртак тырышлык белән 1996 елның 19 февралендә мәчет ишекләрен ача. Аның беренче имамы итеп Нәкыйп ага Нәҗипов сайлана. “Нәкыйп хәзрәт үзлегеннән гыйлем туплаган зирәк акыл иясе иде. Күңел түрендә саклаган иман нуры аңа дин гыйлемен үзләштерергә этәргеч бирә, хезмәте һәм акыллы киңәшләре белән дә электән үк авыл халкының ихтирамын казанып яшәде, имам буларак та вазифасын намус белән башкарды. Ул Аллаһ юлында көчен кызганмады, авылдагы һәрбер йортның ишеген шакып, кешеләрне дингә өндәде. Бер генә түгел, бер йортка хәтта берничә мәртәбә барырга да авырсынмады. Шул ук вакытта үзенең гыйлемен арттыру өчен төрле җирләрдәге остазлардан белем алырга омтылды”, – дип яза борнаклылар үзләренең беренче имамнары турында. Нәкыйп хәзрәт 2007 елда вафат була. Яңа төзелгән авыл мәчетенә, бөтен авыл халкының уртак фикере, олы хөрмәте белән “Нәкыйп мулла мәчете” исеме бирелә.

Нәкыйп хәзрәттән соң имамлыкны Мәгъсүм ага Сабирҗанов дәвам итә. Ул вафат булганнан соң бу җаваплы вазыйфаны Наил Нәҗипов, 2017 елдан Ирек хәзрәт Габделәхәтов башкара. Мәчет ачылганнан бирле мәзин вазыйфасын Навил Нәҗипов, Габдулла Гарифуллин, Хәбибелхак Габделхаковлар дәвам итә.

2013 елда мәчеткә йөрүче өлкәннәр көче белән төзекләндерү эшләре башкарыла, мәчет эчтән һәм тыштан заманча материал белән төрелә, манарасы яңартыла. 2015 елда мәчеткә янкорма төзелә һәм балаларны, авыл халкын укыту өчен махсус бүлмәләр барлыкка килә.

2012 елдан мәчеттә “Мәрҗәннәр” исеме астында җыеннар үткәрү башланып китә. Җыен ай саен ике мәртәбә пәнҗешәмбе көннәрендә була. Анда вәгазьләр укыла, кызыклы очрашулар була, дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә, Коръән укыла, мөнәҗәтләр әйтелә. Җыенга йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Аны мәдрәсә тәмамлаган һәм хаҗ сәфәре кылган Тәнзилә Хөрмәтуллина оештыра һәм дәвам итә. Мәчетнең сәясәт фәннәре докторы, Болгардагы Ислам академиясе ректоры, якташлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рәкыйп Нәҗипов, Рәфкать Нәҗипов, Рафис Нәсыйхов, Ирек Габделәхәтов, Равил Нәҗипов, Миңнефәрт Хәбибуллин, Миңнәхмәт Хәбибуллин кебек ышанычлы даими иганәчеләре булу да борнаклылар бәхетенә.

(Язма Гарифҗан Мөхәммәтшинның “Балтач мәчетләре. Үткәне һәм бүгенгесе” исемле китабыннан кыскартып бирелде)

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: