Буш өметләргә табынып чишмәләрне пычратмагыз

Каян килде, нәрсә өчен, кая барабыз? Кеше өчен тормышта яшәгәндә мөһим булган сорауларның иң хәерлесе шушылар. Әгәр кеше үзенә-үзе дөрес яшәү өчен сораулар биреп, дөрес җаваплар эзләмәсә, адашып буталып яшәвендә ни мәгънә?..
Яшәү дәверендә моң-зарлар, үкенечләр һәм башка күп күңелсезлекләрдән генә торачак. Менә кешеләр белмәгәнлектән, бушлыклар белән тутыралар. Шуны гына көтеп йөргән шайтан да килеп, үз фикерен биреп китә: дөрес эшлисең, дөньяда бер генә яшисең, барын да кулланып кал, үләсең дә бетәсең, күп уйлама, баш катырма, ничек телисең шулай яшә, ди. Күпме генә кешеләр бүген үзләрен-үзләре аклап, алдап, маска киеп йөгереп, чабып утка баралар. Юкса, һәркемгә, хайваннан аермалы буларак, аң бирелде.
Коръәндә Аллаһы Тәгалә үзе әйтте: "Кеше үзен-үзе үзгәртмәсә, Мин үзгәртмим", диде. Кеше үзе дә бик еш кабатлый торган әйтем бар - Аллаһ сакланганны саклыйм дигән. Без нәрсәләрдән ничек сакланабыз соң һәм Бар итүчегә нәрсә тапшырабыз. Бүгенге көндә, хәер, элеккеге кешеләрдә үзләренә ниндидер буш өметләр белән табыну урыннары, әйберләре булдыралар. Сүзем үзебезнең авылдагы үтә дә куркыныч күренешкә борчылып язуым.
Чишмәгә суга дип төшсәм, улак тулы вак тиен акчалар ята. Су алганчы бу эшне белми башкаручыларның бозыклыкларын кичерүен сорап дога кылдым. Уйлап карагыз әле, Үзен-үзе саклап кала алмаган гап-гади ризык кешегә ничек итеп булыша алсын ди? Дөньяда Аллаһыдан да бөек табынырга тиешле зат юк. Чөнки бар да чикле. Беренчедән - бу гамәл тиңдәш эзләү (ширек), икенчедән - акчагыз әрәм (исраф), өченчедән - суны пычрату (зыян китерү), дәлилсез ышану (сукырларча иярү), яңалыклар кертү (бидгать). Менә мондый күп төрле бозыклыклар кылучыга Аллаһның ачуы бик каты. Гафу сорап, тәүбә итсәгез, намаз өйрәнеп, мөселман булсагыз, Иншаллаһ, кичерелерсез...
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 август 2022 - 21:41Шомырт күзләр Көз… Быел мин унсигезенче тапкыр көз белән очрашам. Шуларның унберен зур бәйрәмне каршылаган кебек каршы алдым.1200
-
7 август 2022 - 20:11Аш-су остасы Альбина Фәсхиева ни өчен борчыла? Заказ биреп пешертү: замана шаукымымы, ялкаулыкмы?8600
-
7 август 2022 - 17:41Нурзидә чишмәсендә чит ил кунаклары(+фото, видео) 30нчы июль көнне Балтач районы Борбаш Сәрдегәне авылында бик матур Чишмә бәйрәме узды.15700
-
2 август 2022 - 13:33Гыйлембану Зыятдинованы юбилее белән котларга "Дулык" җәмгыятеннән дә килделәр
-
2 август 2022 - 13:32Гыйлембану Зыятдинова 95 яшь тулды.
-
22 июль 2022 - 14:48Балтачта узган гармунчылар җыены "Туган тел" җыры белән тәмамланды
-
5 август 2022 - 08:30Газетаның 30нчы санында (05 август, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31000
-
29 июль 2022 - 08:30Газетаның 29нчы санында (29 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру һәм башкалар52400
-
6 август 2022 - 21:4121 якташыбыз авыр хәлдә... Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 292 418гә җитте. Тәүлек эчендә янә 91 якташыбызда инфекция ачыкланды.65400
-
5 август 2022 - 22:11Юлда кем очрамас... 17 яшьлек, чәчәк таҗларын яңа гына ачып җиһанга саф карашы белән баккан гөлем бит ул минем.61700
-
7 август 2022 - 08:11Балтачның бер авылында ишегалдына елан кергән Әлеге фотоның Чапшар якларыннан килүе мәгълүм.60300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика