Хезмәт

Быелгы Уразаның бүләге – Бөрбашта янә балалар мөселман сабан туе үткәрелә

Ураза аен һәрбер мөселман булган кеше түземсезлек белән көтеп ала. Без бары Аллаһы Тәгаләгә ният итеп ураза тотабыз. Гөнаһларны кичерүне сорап догалар укыйбыз.

Изге гамәлләр кылырга ниятлибез һәм аларны тормышка ашырабыз. Татарстанның Баш казые, Балтач районы мөхтәсибәте җитәкчесе, Бөрбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев белән сөйләшү дә уразадан башланды.
- Беркөнне санап чыгарган идем әле, 24нче ел тәравих намазы укуым икән, 25нче ел рәттән ураза тотуым.
1980нче елларда әбиләр җәйнең озын көннәрендә ураза тотканда: «Ай-һай, бездән булмас бу», - дип уйлана идем. Үзем 1990нчы елны әлеге изге гамәлне беренче тапкыр башкардым. Аллаһы Тәгаләгә ниятләгәч, авырлыгы сизелми, булла икән. Бүгенге көндә, сөбханалла, үзем һәм гаиләмдәгеләр дә ураза тота.
- Хәзрәт, ураза тоту җиңел дип әйттегез дә, аның барыбер үз авырлыгы бардыр. Алай бик җиңел гамәл булгач, анны бөтен кеше дә башкарыр иде.
- Кыла торган гамәлләр үзеннән-үзе генә эшләнми, болар барысы да безнең иман ныклыгына сынау булып тора. Минем үзем өчен иң авыры - йокы туймау.
Ястү намазыннан соң, тәравих намазларын үтәп, мәчеттән өйгә кайтканчы төнге сәгать 12 тула. Өйдә үз өстемә алган өстәмә намазларны укыганчы тагын берсәгатькә якын вакыт үтә. Шуның белән сәхәр ашау вакыты да җитә, иртәнге намаз укып ятканда инде яктырып та бетә. Хуҗалыкта башка хайваннар белән сыер да тотабыз, сәгать иртәнге 5 тулганда аны саварга чыгып китәләр, чөнки көтүгә куасы бар, тагын йокы ачыла.
Өйләгә кадәр йә Казан, йә Балтач, йә булмаса берәр районга барасы була, кеше килә, кеше китә, өйлә җитә, өйләдән соң бакча эшләре көтеп тора, шуның белән көн дә тәмамлана. Ничек кенә булмасын, шөкер, аякта исән-сау йөрибез һәм әле бераз өй эшләренә дә булышырга вакыт табабыз.
- Җәлил хәзрәт бакчасында өлгереп килә торган карбыз, помидор һәм кабакларны күреп сокландым һәм эссе озын көннәрдә бер дә калдырмыйча ураза тотучы шушы олы шәхес сәхәрдә нәрсә ашый икән дип тә кызыксынасы иттем.
- Гаиләбез белән шулпа ашыйбыз. Көн озын, эш вакыты, эшләмичә булмый. Еш кына сәхәрдә туклыклы әйбер ашарга кирәк дип әйтәләр, әмма сәхәрдә итле ризык ашасаң, эчәсе килә. Авыз кипсә, ураза тоту аеруча авыр. Шунлыктан, бу очракта кемнең нинди ризыкка ияләнүенә дә карый бит әле. Түзәбез, балаларыбыз да зарланмый.
- Балалар димәктән, быел Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, аларга зур бүләк әзерләгәнсез икән. Сүзем Сезнең инициатива белән уздырылучы балалар мөселман сабан туе турында.
- Әйе, 3 августта Балтач районы мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән чираттагы республикакүләм балалар сабан туен уздыра. Монысы алтынчысы. Һәм менә дүртенче ел рәттән инде ул Бөрбаш авылында үткәрелә.
Узган ел төрле мөхтәсибәтләрдән җыелган 3 меңләп бала катнашкан иде. Быел да шулай булыр, Аллаһ боерса. Балалар ел да көтеп әзерләнеп торалар аңа хәзер.
- Сабантуй булгач, көрәшсез дә булмый ич. Аңа да көч туплыйлардыр.
- Татарча көрәш 1997 нче елгылардан яшьрәкләр арасында дүрт үлчәүдә уздырыла: 36, 50 килограммга кадәр һәм 65 килограммнан югары үлчәүдә. Теләүчеләрнең үзләре белән йә туу турында таныклык, йә паспорт алып килүләрен сорыйбыз.
- Бүләкләре ниндиерәк?
- Батыр калучыларга тиз йөрешле велосипед, батыр асты калучыларга гади велосипед, 3-4 урын-нарны да зур бүләкләр белән бүләклибез. Абсолют батырга скутер биреләчәк.
Баш батыр һәр үлчәү авырлыгында җиңүчеләр арасында шобага салып билгеләнәчәк, берьюлы ике техникада йөреп булмый бит, скутерга ия булган батырга тиз йөрешле сәпид тәтеми.
- Тагын нинди уеннар була?
- 17 төрле уен үткәреләчәк, быел - кул көрәше дә өстәлә. Ул балалар арасында 2 үлчәүдә - 50 кг. Кадәр һәм аннан югары үлчәүдә булачак. Шулай ук бу төрдә имамнар һәм мәхтәсибләр дә көч сынашачаклар.
- Җәлил хәзрәт, алдагы елларда Казаннан махсус чакыру буенча җырчылар килә иде, чакырдыгызмы?
- Күптән түгел Казанның «Ярдәм» мәчетендә «Бәрәкәт» ансамбле оешты. Шул ансамбльне көтәбез. Җырлыйлар, мөнәҗәт тә әйтәләр, уен кораллары да бар.
Ел саен безнең чараны Фәрит алып бара, ул үзе җырлый да. Аны да көтәбез. Башыннан ахырына кадәр дини җырлар, мөнәҗәтләр булачак инде. Быел үзебезнең аппаратураны да булдырабыз дип торабыз.
- Шушындый зур чараны оештыру шактый зур чыгымлы, мәшәкатьле һәм бу бәйгене бәлки башка җирдә дә оештырмый булмас дип әйткән фикерегез бар иде. Әмма быел тагын Бөрбашта калды, киләчәктә ничек булыр, бәйге урынын үзгәртмәсме?
- Бу Сабантуйны, әйткәнемчә, без быел алтынчы тапкыр үткәрәбез. Беренче тапкыр ул Балтачта уздырылды, аннан Карадуганда. Өченчесен чират буенча бездә үткәрдек.
Аннан төрле нәзерләр әйтеп, гел Бөрбашта уздырырга туры килде. Кешеләр дә үз авылымда үткәрүне хуплый һәм мәктәп директоры Гүзәл Бариева эшләгәндә чара урынын үзгәртмәс дип уйлыйбыз. Авылдашлар да даими ярдәм итеп тора.
Беркөнне Фатыйх Сәүбәнович та: «Ничек ярдәм итик?» - дип шалтыратты. Скутерны Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов алып куйган.
Гомумән, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр күп. Бүләкләр, чыннан да, күп кирәк, чөнки башка яклардан да кунаклар кайта. Шул ук Казанны гына алыйк, аннан кайтучылар: «Безнең балалар Сабантуй күрә алмый кала, шуңа ел да бирегә кайтабыз», - диләр. Шәһәрдә Сабантуйларда гел зурлар гына катнаша бит.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кибете, «Нурминка» кибете гел ярдәм күрсәтә. Велосипедлар алганда Рифат Зариповның ярдәме зур.
- Шулай да сер булмаса, әйтегез әле, гомуми чыгымнар күпме?
- 150-200 мең сумнар тирәсе буладыр. Бүләкләр дә зурдан, чөнки ул балаларга.
Ел да пылау пешерәбез. Аның бер казанын Балтачның «Раиф» мәчете, икенчесен - Бөрбаш, өченчесен Норма мәчете күтәрергә риза. Әле Кукмарадан да: «Бер казан пылау бездән», - дип шалтыраттылар.
Пылауны арзаннан гына сатарбыз дип уйлыйбыз, чөнки әзерләүчеләренә әзме-күпме түләргә кирәк. Уйлап карасаң, бер казанга гына да 25 килограмм ит, 30 килограмм кишер, 150 килограмм дөге кирәк.
- Ашаган белми, тураган белә шул. Мөмкинлек табып, үзләре теләп балаларыбызны ел да шулай сөендерүчеләргә зур рәхмәт инде. Элекке елларда Балтач «Хәләл паркы» да бәйрәм үткәрә иде. Быел нишлиләр икән?
- Без мөхтәсибәт җыелышында болай дип сөйләшкән идек: «Хәләл паркы» - Корбан гаетендә, ә без Ураза гаетендә үткәрәбез».
Аларның да Ураза гаетендә бәйрәмне үткәрергә теләкләре бар дип беләм. «Хәләл паркы» бәйрәменә Балтач халкы килсә, безнекенә тирә-яклар күп җыела. Шуңа да, бер көндә үткәрелмәсә, ике бәйрәм бер-берсенә комачауламас дип уйлыйм.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Вакыйф ЗӘКИЕВ

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: