Хезмәт

Дин һәм тормыш (сәхифә)

Әнәс хәзрәт варислары Сәхифәбезнең үткән чыгарылышында бер мәкалә Кариле авылы имамы Әгъзам һадиевка багышланган иде. Әгъзам хәзрәт ул чакта, ике сүзнең берендә диярлек, күршеләрендәге Норма мәчетен, анда эшләүчеләрне хөрмәт белән телгә алды. Кызыксынып, үзем дә шул мәчеттә булдым. Андагы имам урынбасары Рәфкать Шәрифулла улы Нигъмәтуллин белән сөйләштем. - Бүген авылыбызга...

Әнәс хәзрәт варислары
Сәхифәбезнең үткән чыгарылышында бер мәкалә Кариле авылы имамы Әгъзам һадиевка багышланган иде. Әгъзам хәзрәт ул чакта, ике сүзнең берендә диярлек, күршеләрендәге Норма мәчетен, анда эшләүчеләрне хөрмәт белән телгә алды. Кызыксынып, үзем дә шул мәчеттә булдым. Андагы имам урынбасары Рәфкать Шәрифулла улы Нигъмәтуллин белән сөйләштем.
- Бүген авылыбызга имам нуры иңдереп торучы шушындый матур мәчетебез булуга, без, беренче чиратта, авылыбыз имамы Әнәс Ярулла улы Мөҗиповка рәхмәтле, - дип башлады ул.
Авыр туфрагы җиңел булсын, Әнәс хәзрәт узган ел вафат булды. Мәчеттәгеләр белән елын зурлап искә алырга уйлыйлар.
- Остазыбыз әле дә безнең янда кебек - дип дәвам итә Рәфкать хәзрәт. - Уңган эшләребез булса хуплап, ялгыш якка китә башласак кисәтеп торгандай.
Әнәс союз таралган елларда Үзбәк якларыннан кайтып төпләнә туган авылы Нормага. Урнашып, әзрәк хәл алуга торган җирендә өйрәнеп кайткан гыйлемнәрен туплап, дин юлына кереп китә. Үз артыннан авыл кешеләрен дә ияртә башлый.
- Авыл өлкәннәре белән сөйләшеп җомга намазларына җыела иделәр, - ди Рәфкать хәзрәт. - Кайсында якты йөз, шул йортта укыйлар. Мәсәлән, Марат Галиев (мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын) йортында шундый изге гамәлдәге кешеләрне күп кабул итте. Җомгага йөрүчеләр саны ел саен артып тору сәбәпле, инде өйләрдә генә урын әз була. Сөйләшеп, Нормадагы училищеның спорт залына җыела башлыйлар. Ул чакта мин дә дин белән кызыксына башлаган идем инде. Нәрсә сәбәп булгандыр, дин тотучыларга хөрмәтем зур иде. Алар белән очрашканда, сөйләшкәндә сизеп торам инде: авылга мәчет кирәк. Күршем Фәрит абый Кәлимуллин, авылдашларым Исмәгыйль абый Мостафин, Фәрит абый Мортазинга район башлыгына мөрәҗәгать итеп карарга киңәш бирдем. Алар делегация туплап, ул чактагы башлык Марат Әхмәтовка килгәннәр.
- һәм мәсьәлә хәл ителгәнме?
- Финанс бүлеген җитәкләп, үз авылыңны мәчетле итүгә акча таба алмыйсыңмы?! - дип чакырды башлык. Ярдәм итәргә боерды. Шулай итеп мәчет төзелешен башларга районнан беркадәр акча бүленде. Ул гына аз иде, билгеле. Шулай да иганәчеләр, авылдашларыбыз ярдәме белән мәчетне төзеп, 1999нчы елның мартында ачуга ирештек. Рәхмәт инде Әнәс хәзрәткә.
- Гел Әнәс хәзрәт дисез. Авылыгызга иман нуры иңдерүдә хезмәте шулай зурмени?
- Ничек кенә әле. Хәзер рәхәтләнеп намаз, гарәп телендә укый алучы Коръән сүрәләрен әйтүче бик күп авылдашлар аңа рәхмәтле. Мәчетле итү өчен дә башлап ул кайгыртып, тырышып йөрде. Үзенә алмаш та хәзерләп калдыра алды. Авылыбыздан Азат белән Алмазны мәдрәсәдә укытуга иреште. Аларны Төркиягә җибәреп тә укытып кайтарды. Хәзер Азат - Кариледә, Алмаз Нормада имам.
- Алайса, янәшә ике мәчеттә дә Әнәс хәзрәт варислары инде?
- Алар гына түгел, без дә аның варислары. Мин дә намазга, Коръән укырга аннан өйрәндем. Минем кебекләр күп авылда. Мәчет ачылган вакытларда җомга намазына 10-13ләп кеше генә җыелсак, хәзер 40-50 кеше бергә укыйбыз.
- Шул кадәр халык җыелып, намаз укыйсыз да, кайтасызмени?
- Юк инде. Бер генә җомга да вәгазьсез үтми. Әнәс хәзрәт, нинди җыен, мәҗлес булса да вәгазьсез калмасын дип кисәтә иде. Көръән укыталармы, мәрхүмнәрне искә алу ашларымы, кайда кешеләр җыелган, шунда 10-15 минут вәгазь сөйлибез. Мин үзем никах укырга еш йөрим. Анда да иң элек никахның әһәмиятен аңлатып китәм. Авылда соңгы 7 елда 49 яшь гаиләгә никах укыдым. Шуннан тик берсе генә аерылды. Аллаһ каршында ант-вәгъдә итеп бирелүнең ни дәрәҗәдә җаваплы икәнен аңлау нәтиҗәсе бу.
- Күп сүз, буш сүз диләр. Ул вәгазьләр халыкны ялыктырадыр ич.
- Тыңлаучыларның составына карап, белеп сөйләргә кирәк. Әнәс хәзрәт тә сөйләм культурасына зур әһәмият бирә иде. Балаларга да намазны. сүрә-аятьләрне өйрәтеп кенә калмыйча, аларны мәдрәсәдә әхлакка, кешеләр белән мөнәсәбәткә өйрәтүгә нык басым ясала. Мәчет каршында инде 4нче сезонын эшләп килүче җәйге лагерьларда бу мәсьәлә алгы планда. Мәчеттә кышкы айларда 7 төркемдә укулар оештырыла. Мөгаллим, мөгаллимәләребез Азат, Алмаз, Илшат хәзрәт, Әлфинур, Мөнҗия әдәп - дин сабагы белән бергә дөньялыкта кирәкле әдәп-әхлакка өйрәтүгә дә басым ясыйлар.
- Шулкадәр халыкны бергә җыеп, төрле укулар, чаралар да үткәрергә мәчетегезнең мөмкинлеге җитәме соң?
- Аллага шөкер, Әнәс хәзрәт үзе исән чагында артыннан йөреп, ирләр һәм хатын-кызлар өчен тәхарәтханә бүлмәләре дә эшләтте, уку-укыту өчен дә мәдрәсәбез бар. Төрле дини бәйрәмнәрне дә зурлап күп кешеләр катнашында мәдрәсәдә үткәрәбез. Мәчетебезгә йөрүче яшьләр елдан-ел арта. Бездән соң авылда иманлы яшьләр кала, безгә алмашка тәрбияле, әдәпле буын килә дип зур ышаныч белән яшибез.
- Әйе, шулай булсын. Саваплы һәм кирәкле эшегездә уңышлар телим.
Хәлил НӘКЫЙПОВ
ӘНӘС ХӘЗРӘТ КУБОГЫ
Узган елның Рамазан аенда вафат булган Норма мәчете имамы Әнәс хәзрәтне искә алып, «Әнәс хәзрәт кубогы»на авыллар арасында Каракүл аланында футбол ярышы булып узды. Биредә алты команда: Бал-тач Үзәк, Раиф мәчетләре, Кариле, Норма яшьләре һәм хәзрәтләр командалары көч сынашты. Кубокны Балтач Үзәк мәчете командасы яулады. Шулай ук кул көрәше, бау тартышу ярышлары да булды. Чара Коръән укып, Әнәс хәзрәт рухына дога кылып, вәгазь тыңлап, пылау табыны белән тәмамланды. Чараны оештырган Норма мәчете мәхәлләсе, шушы күркәм җыенны традициягә кертеп, киләсе елларда да дәвам итәргә теләк белдерделәр.
сорау-җавап
Нигезгә бөти салыйкмы?
СОРАУ: Яңа салынучы йортның нигезенә бөтиләр яки Аятел-көрси салып калдыру ярыймы?
ҖАВАП: Йорт нигезенә Коръән аятьләреннән булган бөтиләрне һәм Аятель-көрсине кую Аллаһ сүзләре булган аятьләрне түбәнсетү була. Коръән аста түгел, ә өстәрәк сакланырга тиешледер, югары киштәләрдә. Гадәттә кешеләр бөтиләрне, Аятел-көрсине мине хәвеф-хәтәрдән сакламас микән дип тагып йөриләр яки йортларның берәр почмагына кыстырып куялар. Аллаһ Коръәнне без мөселманнарга күрсәтмә, кисәтү һәм вәгазь буларак иңдерде. Без бу Китапны укып үзебезгә дөрес һәм туры юлны табабыз. Шулай ук Коръәнне укып һәм аның белән өшкереп үзебезгә шифа да табабыз. Әмма ул бәла-казалардан, хәвеф-хәтәрләрдән сакламыйдыр һәм бөтиләргә ышанучы үз-үзеңне алдау гынадыр. Әгәр бөтине утка салсак, ул янып бетә, җиргә күмсәк череп бетә. Әйтегез, үзен дә саклый алмаган нәрсә ничек сезне сакласын? Алар бит үзләре саклауга мохтаҗлардыр.
Саклаучы, коткаручы һәм уңыш бирүче фәкать бер Аллаһ кына. Әгәр дә кеше Аллаһны онытып, башка нәрсәләрне - бөтиләрне, таш агачларны, төрле сүрәтләрне һәм башкаларны саклаучы, теләкләрне кабул итүче, уңыш бирүче кебек Аллаһка гына хас булган сыйфатлар тагып, аларны Аллаһ дәрәҗәсенә күтәрә икән, бу Исламда иң бөек гөнаһ - Аллаһка тиңдәшлек кылу буладыр. Шуңа күрә, әгәр дә кеше берәр явызлыктан сакланырга тели икән, яки берәр теләге бар икән, кулларын күтәреп Аллаһтан гына сорасын. Аллаһ Коръәндә әйтте: «Әгәр Минем колларым Миннән берәр нәрсә сораса, Мин аңа бик якынмын, сораган соравына җавап бирермен...» (Бакара: 186).
Коръән аятьләре язылган бөтиләр әлбәттә кешене саклый, ләкин бәла-казалардан түгел, ә аларны укып, дәрес алучыны гөнаһлы һәм хаталы тормыш юлыннан саклыйдыр.
Рамил хәзрәт БИКБАЕВ Балтач үзәк мәчете имамы
мең дә бер вәгазь
Аллаһ урнаштырган тәртип
Икенче аятьтә Аллаһ Тәгалә тауларның бер вазыйфасы турында әйтә: «Тауларны җиргә (селкенмәсен өчен) кадак кылмадыкмы?» (Нәбә сүрәсе, 7 аять). Ягъни тауның үз биеклегеннән берничә тапкыр озынрак тамыры белән Аллаһ Тәгалә литосфера катламнарын беркеткән. Ничек кадак берничә такта¬ны бергә беркеткән булса, таулар да җирнең катламнарын бергә беркетеп җирне кискен селкенүләрдән саклыйлар. Галимнәр әле 19нчы гасыр урталарында гына тауның тамыры булырга тиеш дигән фикергә килделәр. Ләкин бу фикернең дөреслеге 20нче гасырда гына расланды. Ә бу турыда Коръәндә инде ундүрт гасыр элек әйтелгән иде.
Кемдер сорарга мөмкин: «Аллаһ Тәгалә: «Җир йөзендә бөтен нәрсәне сез кешеләр өчен бар иттем» (Бакара сүрәсе, 29), - ди - ә безгә зарарлы, агулы булган әйберләр нәрсә өчен?» Моңа җавап итеп Аллаһ Тәгалә Коръәндә безгә вакыт үткән саен тирә-юнебездә һәм үз тәнебездә булган әйберләрдән һәрберсе урынлы икәнен беләчәгебез турында хәбәр итте. Бигрәк тә бүгенге фәнни ачышлар заманында күп кенә укымышлы кешеләр Аллаһны таныдылар һәм Коръәннең Аллаһ китабы икәненә инандылар.
Гөмбә белән бер кечкенә генә мисал китереп үтәсе килә. Дала районнарының берсендә кыр ышыклау - урман полосалары утыртканнар. Ләкин агачлар бик начар үскән. Шунда галимнәр урманда бер генә гөмбә дә булмавына игътибар итәләр. Монда гөмбәлекләре белән туфрак алып киләләр. Яңа урында гөмбәләр үсеп чыга. Менә шунда могҗиза була: агачлар үсеп китә, урман әйтерсең яңадан туа. Чынлыкта, гөмбәлек җепләре агач тамырлары белән кушылып үсәләр һәм агачларга туфрактан су, анда эрегән тозларны суырырга ярдәм итәләр икән. Шунысы кызыклы: үсемлекләрнең иң яхшы ярдәмчеләреннән берсе - чебен гөмбәсе. Урманда гөмбәләр белән хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр туклана. Кеше өчен агулы булган кайбер гөмбәләр белән хайваннар дәвалана. Чебен гөмбәсе, мәсәлән, поши өчен дару булып хезмәт итә. Моннан тыш, гөмбәләр үсемлек калдыкларын (агач төпләрен, ауган агачлар һәм ботаклар, коелган яфракларны) таркатуга ярдәм итә.
Аллаһ Тәгалә җир йөзендә булган һәр бөҗәккә һәм меңләгән төрле җан иясенең һәрберсенә үзенә хас ризык бар иткән. Шулай итеп гөмбәнең дә һәм башка без зарарлы дип уйлаган үсемлекләр, хайваннар, бөҗәкләрнең дә турыдан-туры яки башка юл аша файдасы ахыр чиктә без кешеләргә әйләнеп кайта.
Кыямәт көненә хәтле Аллаһ Раббыбыз шушы галәмне һәм табигатьне Үзе куйган кануннан чыгармыйча саклаячак. Күк тә бөтен барлыгы белән җир өстенә килеп төшми, җир дә су басып тулысынча су астында калмый, без күпме генә суласак та кислород та кимеми, берсе дә куелган кануннан чыгып китми. Әгәр дә Раббысына буйсынса адәм баласының да тормышы җайга салыначак. Коръәндә Аллаһ Раббыбыз безнең дөньядагы төп вазыйфабызны әйтте, ул да булса Аллаһка беркемне дә тиңләмичә, Бер Аңа гына гыйбадәт кылу. Аннан соң инде кешеләргә карата вазыйфалар (әти-әни, бала, күршеләр һ.б. хаклары). Ышанган һәм буйсынган кешегә Аллаһ Тәгалә дөньяда да бәхет, ахирәттә дә мәңгелек җәннәт вәгъдә итә. Дөнья тормышының бик кыска, ә ахирәтнең мәңгелек икәнен онытмыйк.
Гомәр хәзрәт ГОМӘРОВ
Сәхифәне Хәлил Нәкыйпов әзерләде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: